Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мин бер көн сәхрәгә чыктым

Мин бер көн сәхрәгә чыктым,
Ничә төрле чәчәк күрдем,
Карадым да елап алдым
Шушы чәчәкләр өчендә.


Исәпләдем дә ошаттым
Мин үземнең гомеремә,
Шундаен гаҗәп гөл икән,
Әйләнәсендә күл икән,
Күлгә кунып кошлар сайрый,
Алар да кайгылы микән?


Бу кошкайның сайраулары
Мәгълүмдер лә бер Ходайга,
Канатын салып сайрый ул
Чыдый алмый хәсрәтенә.


Үзем шул кош кеби булдым,
Баскан ботагым әйләнде,
Ялгызлык хәсрәте илә
Йөземә сары коелды.


Иляһи, Рәхмәтең киңдер,
Үзем кереп йөзәр идем,
Кыямәттә әҗер бирсәң -
Бу дөньяга түзәр идем.