Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Хәсрәт көне

Бу турыда язаргамы юкмы озак икеләнеп торгач, тәвәккәлләдем... Хәерле кичләр теләп барчабызга, Masguda Shamsutdinovaның узган айдагы постында искә алынган "72 пахарванлар" турында сүз башлыймын. «72 пахараван» хикаясе мөселманарны һәрвакыт кайгылы, там 1340 ел элек, 680нче елның 10 октябрендә, хасил булган хәлләр белән бәйле хәтирәләргә чумдыра. Ислам тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булган Кәрбәла нәрсә ул һәм ул кайда булды? Кәрбәла вакыйгаларының нечкәлекләре һәм Кәрбәладагы 72 шаһитнең исеме белән танышып китәргә вакыт. Шулай итеп, Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең оныгы, Хәзрәти Гайшә белән Хәзрәти Галиның уллары, ХәзрәтиХөсәен, аның 72 туганы хиҗри илә 61 елның мөхәррәм аеның 10нчы көнендә Гомәйяд хәлифәсе Беренче Язид һәм аның гаскәребелән бүгенге Гыйракта урнашкан Кәрбәла шәһәрендә сугышып шәһит булганнар. Бу көн "Хәсрәт көне" дип атала. Алдагы хәлләргә күз салыйк. Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең үлеменнән соң хәлифәлек барлыкка килде һәм аның белән чират буенча Хәзрәти Әбү Бәкер, ХәзрәтиГомәр, Хәзрәти Госман һәм Хәзрәти Гали идарә иттеләр. Ләкин, Хәзрәти Гали хәлифәлек иткән чорында Ислам дәүләте зур фетнәдән зыян күрә. Мөгавия бин Әбү Суфьян тирәсендә тупланган кешеләр Хәзрәти Галины Хәзрәти Госманны үтерүчеләрен тапмауда гаепләделәр һәм аңа каршы сугыш ачтылар. Хәлифәлек, Хәзрәти Гали шәһит булганнан соң улы Хәсәнгә, ул төрле сәбәпле ихтяри үз вазыйфасыннан баш тарткач, Мөгавиягә күчә. Мөгавия үз хатынын Мәдинәгә барып Хәзрәти Хәсәнне агулап үтерергә җибәрә һәм бу явыз ниятендә үңышка ирешә. Бу фетнәченең, Мөгавия бин Әбү Суфьянның, үлеме белән хәлифәлек өчен кабат көрәш башлана. Хәлифәлек киңәшләшеп һәм тавыш бирү аркылы тапшырылган очракта, Язид бин Мөгавия моны санга сукмыйча патшалыкның атасыннан улына күчүе өчен көрәшне җитәкләде. Фәкать, Язиднең хәлифә булуы шикле һәм бик күп сорауларга бәйле булу сәбәпле, Язид хәлифәлеккә утырырга юл эзләп, үз көчен һәм абруен ныгыту өчен Мәдинә вәлисенә, ярдәм сорап, хат язды. Икенче яктан, Куфа халкы, Хәзрәти Галигә көчле бәйләнешләре булуыннан, Язиднең хәлифәлеген танырга теләмәделәр. Монысын да әйтергә кирәк, Өмәйядлар башкаланы Димәшкъка күчергәч Куфаның керемнәре сизелерлек кими. Куфа халкы, Хәзрәти Галиның улы Хәзрәти Хөсәенгә хат язып, аңа тугрылыкларын белдерделәр һәм аны Куфага чакырып алдылар. Хәзрәти Хөсәен бу чакыруны кабул итте һәм гаиләсе белән Куфага юл тотты. Әмма бу капкын иде. Шул арада, Язид Куфага вәли итеп үз кешесен, Гөбәйдулла бин Зыядне, билгели. Куфа халкы белән Хәзрәти Хөсәен арасында хәбәрче булган Мөслим бин Гәкел үтерелә. Хәзрәти Хөсәен һәм Язид гаскәре Багдаттан 100 чакрым ераклыкта урнашкан Кәрбәлада очрашалар. Хәзрәти Хөсәеннең гаскәре 72 кеше була, шул исәптән аның гаиләсе. Язид исә 4500 кешене гаскәр куя. Коелардан һәм Евфрат суыннан киселеп Хәзрәти Хөсәен гаскәре белән чүлдә калып сусауга дучар булалар. Хатын-кызлар һәм балалар, ирләр дә сусаудан интегәләр. Хәзрәти Хөсәенгә тугры булырга ант иткән җирле халыклар Язид ягына авыша. Иртән Хәзрәти Хөсәен белән Гомәйяд гаскәреарасында сугыш башлана. Башта бергә-бер сугышалар. Хәзрәти Хөсәен исә Тәмим бин Кахта белән гарәпләрнең куркыныч баһадирлары Зәйед бин Тахины үтерә. Аннан Хәзрәти Хөсәеннең тарафдарлары Хөр, Хәбиб бин Мәзахир, бабасы Гали бин Әбү Талипның дуслары берәм-берәм һәлак булдылар. Моннан соң Хәзрәти Хөсәеннең якыннары көрәшәләр. Аның улы Галиәкбәр, племяннигы Касыйм һәм кардәше Габбәснең гомерләре өзелә. Язиднең гаскәре дә шактый югалта. Хатын-кызлар һәм балалар, алар белән Хәзрәти Хөсәеннең авыру улы Зәйнелгабидин дә, чатырда бер-бересенә сыенышып сугыш беткәнен көттеләр. Хәзрәти Хөсәен сусаудан үлем хәленә җиткән алты айлык баласын, Галиәскәрне, башы өстендә күтәреп алга чыга. Бу балага бер йотым су бирегез, дип ялвара. Язид гаскәреннән Хөрмәлә бин Кәһл хәтта баланы уктан атып үтерә. Дошманар әкренләп пахарваннарның (яклаучыларның) түгәрәген тараталар һәм хатын-кызлар һәм балалар урнашкан чатырга якынлашалар. Хәзрәти Хөсәен кылычын һәм калканын алып, соңгы көчен җыеп һөҗүм итә. Дошманнарның күбесен чаба, әмма алар аны 33 мәртәбә кылыч бәлән чәнчеп һәм 34 мәртәбә сугып җиргә егалар. Беркем дә башын кисәргә батырчылык итмәгәнен күреп, Шимр бин Зиъл шунда ук кылычын чыгарып һәм Хәзрәти Хөсәеннең башын тәненнән аера. Солдатлар Хәзрәти Хөсәеннең башсыз гәүдәсен дә, хатыны, кызы, улы һәм туганнарын чатырда талыйлар. Хәзрәти Хөсәеннең киселгән башын сөңгегә утыртып күрсәтеп йөриләр. 72 пахарванның җәсәде Әл-Гадирия авылдашлары тарафыннан дәфен ителә. Һәрберсе батырларча сугышып һәм һәрберсе геноцид төре буларак тарихка кереп калган бу һөҗүмдә шәһит була. Исән калган хатын-кызларны, авыру Зәйнелгабидинне дөяләргә төяп Димәшкъкә “трофейларны” көткән Язидка алып китәләр. Ислам пәйгамбәренең токымы һәм аның нәселен дәвам итүчеләр шулай шәһит булалар.
Кәрбәлага килгәнче һәм Кәрбәла вакыйгасы кысаларында Имам Хөсәен янында чүлдә шаһит булган 72 бөек мөҗәһиддин исемлеге:
Хөсәен Кәрбәлага килгәнче Мөслим бин Гәкел белән бергә шаһит булганнар:
1. Мөслим бин Гәкел
2. Мөхәммәт бин Мөслим Гәкел
3. Ибраһим бин Мөслим Гәкел
4. Мөшкүр (Гәкел улларын зинданнан коткарган зинданчы)
5. Хани (Мөслим бин Гәкелне өендә яшергән)
6. Мөхәммәт бине Кесияр
7. Мәхдүм бин Мөхәммәт Кесийр
8. Кайс бин Гараби
9. Гөлам Селам (Басрада шаһит булды)
Кәрбәлада имам Хөсәен белән шаһит булганнар:
1. Хөр бин Рия
2. Гали бин Хөр
3. Горвә бин Гөлам Хөр
4. Мисгаб бин Рия Хөр
5. Габдулла Гарм бин Көлби Әбү Талип
6. Бәрир бин Хәсини Хамадани
7. Ваһһаб бин Көлби
8. Гомәр бин Хәлил
9. Хәлил бин Гомәр
10. Сәет бин Ханзала
11. Гомәр Габдулла Мухий
12. Ваккас бин Малик
13. Сәрих бин Гөбәйд
14. Мөслим бин Гаусәҗә
15. Мәхдүм бин Мөслим
16. Хиләл бин Рафги
17. Габдерахман бине Габдулла
18. Яхъя бин Мөслим Мазени
19. Габдерахман бин Гөрве
20. Мәик бин Әнәс
21. Гомәр бин Мута
22. Хасим бин Гөтбе Ваккас
23. Фазл бин Али Мортаза
24. Хәбиб бин Мәзахир
25. Хәмзә бин Хәрир
26. Зәйд бин Мөхаҗир Җәфи
27. Әнәс бин Мәъкел
28. Зәһир бин Хәсән
29. Җәгъфәр бин Мөәззин
30. Йосыф бин Харис
31. Мәик бин Гөтбә
32. Фәрис
33. Ханзала бин Сагд
34. Зәйд бин Зияд Сааби
35. Сагд бин Габдулла
36. Җәбәвә бин Харис
37. Гомәр бин Җәвәбә
38. Мөхәммәд бин Микдад
39. Габдулла бин Дәҗҗан
40. Саад бин Гөләм Мавлә-и
41. Кайс бин Ребия
42. Сит бин Сәййид
43. Гомәр бин Феррат
44. Мөслим бин Хәммәд
45. Габдулла бин Мөслим
46. Җәгъфәр бин Гәкел
47. Габдерахман бин Мәҗзүб Иләһи Сариб
48. Мөхәммәд бин Габдулла Җәгъфәр
49. Мөхәммәд бине Гавф Габдулла
50. Гаун бин Гавф
51. Габдулла бин Имам Хәсән
52. Мөхәммәт бин Әнәс
53. Сагдбин Дәҗҗан
54. Фирүзән
55. Касыймбин Имам Хәсән
56. Әбү Бәкербин Имам Хәсән
57. Госман бин Гали
58. Гаун бин Имам Гали
59. Габдулла бин Имам Гали
60. Габбәс бин Имам Гали
61. Галиәкбәр бин Имам Хөсәен
62. Галиәскәр бин Имам Хөсәен
63. Имам Хөсәен бин Имам Гали
Язиднең мәхкамәсенә тартылгач Зәйнәп бинт Имам Гали аның хәлифәлеге ялган икәнен ачыклап чыкты һәм Мәдинәгә сөргенгә озатылгач Хәзрәти Хөсәеннең авыру улы Зәйнелгабидин (Гали) белән халыкка Кәрбәлада булган хәлләр турында яшерми сөйләде һәм Хәзрәти Хөсәеннең хаклы булганлыгын һәрбер кешегә аңлатты. Мөселман өммәте ике мәзһәбкә бүленүдә бу вакыйгалар төп этәргечләренең бересе булды. Бүгенгәчә Кәрбәла сугышы шаһитләре Гашүрә көнне искә алыныр.


Рәмис Хәлит