Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Хәзрәти Фатыйма

Пәйгамбәребез әйткән: "Минем кызым Фатыйма дөньяга килгән һәм киләчәк барлык хатын-кызлардан өстен. Ул минем тәнемнең бер өлеше, күзләремнең нуры һәм йөрәгемнең җимеше. Ул минем җаным. Ул кешеләрдән булган хурия. Раббының хозурында гыйбадаткә торган чагында йолдызлар Җир әһле өчен ничек яктыртса ул да күктәге фәрештәләр өчен балкый һәм Чиксез кодрәтле Алла үз фәрештәләренә түбәндәгечә мөрәҗәгать итә: - Әй фәрештәләр, минем колыя Фатимага карагыз - ул куркуындан калтыранып минем алдымда тора, ул минем гыйбадәтемә чын күңелдән басты. Мин сезне шаһит кыламын ки, аңа иярүчеләрне уттан саклаячагыма." Хәзрәти Фатыйма - Раббыбызга һәм Рәсүлүллаһка ачылган күңел ишегенең исемедер. Ул, Фәхрел Каинат, Пәйгамбәребезнең мәгънәви серләрнең эчтәлегең эзләү ноктасы. Хәзрәти Гали белем капкасы булган кебек, Фатыйма анабыз- күңел ишеге.
Хәзрәти Фатыймадан рөхсәт алмаган, йөрәгенә керә алмаган, чын күңелдән кеше була алмый һәм иман белән ләззәтләнә алмый; беркем дә ярата алмый, беркем дә шәфкать күрсәтә алмый, беркем дә кызгана алмый. Барлык шәфкатьлелек, мәрхамәтлелек, юмартлык, тугрылык, гыйбадәт һәм итәгатьлелек сере Фатыйма анабыздан килә. Пәйгамбәребезнең күнелен аңлау юлы - Фатыйма анабызның күңеледер.
Пәйгамбәребезнең сере галәмдә чагылыш тапкан нокта - безнең Фатыйма анабызның күңеле. Ул Ике Җиһан Сәрвәре; "Алла үзең миндә, мин дә үземне Фатыймада күзәттем", дип әйтте Рәсүлебез