Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сөембикә Бәете

Cөембикә бәете


Бисмиллаһи дип башладым, суга таяк ташладым,
И дусларым, гаеп итмәң, Сөембикә бәетен башладым.


Мең дә биш йөз унбиштә лә бу дөньяга килгәнмен,
Ата-ана дәүләтен лә һич китмәс дип белгәнмен.
Кырымнардан Казаннарга бәне китерде тәкъдирем,
Казанның яшь гүзәл ханы Җангали булды ирем.


Булат та чаршау, көмеш бау,
Син кордырттың әнекәем,
Килгән лә кода китәр иде,
Син бирдерттең әнекәем.
Булат та чаршау шәүләләре
Битеңә лә төшәр әнекәем,
Миңа ла тиңдәй кызлар күрсәң
Исеңә лә төшәр, әнекәем.
Булат та чаршау, кылыч бау,
Син кордырттың әнекәем,
Китәр лә вакыт җиткән инде,
Тор, дисәң дә тормам, әнекәем.


Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам,
Сәне күрми ки тамчы вакыт түзалмам,
Әйа, җаным, ике күзем багалмам,
Ки, билләһи, сәңа бармыйча калмам.
Ки йокларга күзем йомсам, уянам,
Сәнең гыйшкың бәне кыйлды диванаң.


Хан бикәсе булгачтин, ике ел гына торгачтин,
Тол калдым, кайгылы булдым ханым дөнья куйгачтин.


Кырымлык Сафагәрәй Казаннарга хан булды,
Өч хатыны булса да – дүртенчесе мин булдым.
Дөньялары хафалы, заманалар буталды,
Казанга кяфер илләрдән падишаһлар күз салды.
Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар,
Һәркайдин яу килгәчтин авыр булды сулышлар.
Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,
Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат.


Үлем дигән ачы агу берәү дә татымый калмас,
Үлем угы атар туры, берәү дә котыла алмас.
Берәүгә дә киңәш кыйлмас, бу карт, бу яшь диеп тормас,
Көтеп тормас чакырганны, алып китәр үлем хәле.
Батырлардан идерә баш, патшалардан койдыра яшь,
Коткаралмас фыш-талаш, алып китәр үлем хәле.
Бу дөньяга килеп киткән адәмнәрнең хисабы юк,
Үлемгә баш идермәскә бу дөньяның китабы юк.
Хан кабере өстенә койдырдым таш манара,
Дидем үзем үлсәм дә исемем күп елга бара.
Койдырдым таш манара, дидем бу минем манара!


Казан-Мәскәү арасында сугышлар бик күп булды,
Җиңелгәчтен казанлылар солыхка тамга куйды.
Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,
Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт куйган.
Солыхтан соң илче килде мине Мәскәүгә алырга,
Дәүләтемнән аерып горбәтлеккә салырга.


Бардым ханым каберенә, түктем канлы яшемне,
Дидем, күргел хәлләремне, саттылар бит башымны.
Белә алмыйсың хәлемне, эшем хәзер бик гасир,
Дүрт яшендә газиз балаң минем беләндер әсир.
Синең исән чагыңда мотыйг идек әмереңә,
Бүген булдык җанлы үлек, алсана, җаным, кабереңә,
Алсана, җаным, кабереңә.


Горбәтлеккә салынгач өч көнгәчә еладым,
Һич тә шәфкать булмагач бер Ходадан сорадым.
Хуш бәхетсез халкым, мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш.
Утлы кузлар ятып мәгърур кала,
Елантауда кешни яралы яу аты,
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп
Безнең данны алар шул учакка атты.
Алар җиңде, кулдан кылыч төште,
Миңа әсирәгә әзерләнде бөят,
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Алып китә алар синең шөһрәтеңне төяп.


Идел ага яр кагып,
Уңга сулга чайкалып,
Ут көймәсе китеп бара
Сөембикәне алып.
Ия башын, түгә яшен Казанга таба карап,
Миннән башка ничек итеп көн итәрсез, дип аяп.
Зифа буйлы, кара кашлы, сөйкемле ханбикәбез,
Тоткын булып торган чакта ничек итеп түзәрбез.


Иделләрдә сулар ай туңмаган,
Уртасында балык уйнаган,
Егет яр алган да яр уңмаган,
Толымнарын кабып елаган.


Иделләрдән чыкканда карадым мин калага,
Калды елап Казаным, охшап үксез балага.
Сөембикә атым, Нугай затым,
Моңлы күңлем, сары йөзем,
Кайда минем хан дәүләтем?


Сабыемны кулларымнан өзеп алдылар,
Әсирлектән янган идем, тагын утка салдылар.
Ишеттем мин баламны поплар алганнар диеп.
Акылы да юк сабыйны чукындырганнар диеп,
Чукындырганнар диеп….
Айя балам, йөрәк парәм, ике күзләремнең карам,
Синең аһларыңда янам, синең аһларыңда янам.
Балакаем, синең аһың минем йөз нурларым алды,
Йөрәккәем бәгырьләре сагыш утларында янды.


Әнекәем, туган илем кайда икән белсәм иде,
Әнекәем, кардәшләрем белән бергә йөрсәм иде,
Әнекәем, үз илемдә газиз җаным бирсәм иде,
Хак Тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.
Фани дөнья адәм углын вәйран итә,
Яшь гомерләр ят илләрдә зая үтә,
Туган илем искә төшсә һушым китә,
Хак Тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.
Әнекәем, туган илем кайда икән белсәм иде,
Әнекәем, кардәшләрем белән бергә йөрсәм иде,
Әнекәем, үз илемдә газиз җаным бирсәм иде,
Хак Тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.


Кардәшем, әй, кардәшем,
Идел ни ул, җанашым, суы салкын, иңе киң,
Шулмы Идел, җанашым.
Тишек итек аякта, әйтегезче, Казан кай якта,
Яланаяк кайтыр идем, юл белсәм синең якка.


Мәсгудә Шәмсетдинова