Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Менә шундый заман җитәр

Йокылары нәүбәт булыр, ки ашлары сәгать булыр,
Ризыклары үлчәүле булыр - менә шундый заман җитәр.
Дин гыйлемен бетерерләр, фән гыйлемен күтәрерләр,
Шау-шау белән лә ашарлар - менә шундый заман җитәр.
Җир йөзендә дәүләт китәр, нигъмәтләрдә ләззәт бетәрЮ
Өммәтләрем шунда нишләр - менә шундый заман җитәр.
Өй эчендә тәсбих булмас, җаннарында тыныч булмас,
Нидән икәнен белмәсләр - менә шундый заман җитәр.
Бала-чага алдан барыр, халык китәр уңга-сулга,
Дөнья халкы бар да азган - менә шундый заман җитәр.
Намаз, руза тәмам бетәр, хатын-кызлар сәүдә итәр,
Өммәтләрем шунда нишләр - менә шундый заман җитәр.
Дөньяның ямьнәре бетәр, халык йөрер уңга-сулга,
Изгелекне һич кылмаслар - менә шундый заман җитәр.
Бәлагә сабыр кылмаслар, Ходага риза булмаслар,
Аллаһыдан дип белмәсләр - менә шундый заман җитәр.
Ата-анага хөрмәт бетәр, балалардан шәфкать китәр,
Галимнәрдән чалма китәр - менә шундый заман җитәр.


Ир балада гайрәт бетәр, хатын кыздан хәя китәр,
Балалардан өмет бетәр - менә шундый заман җитәр.
Биналары биек булыр, эче тулы җиһаз булыр
Дин дөньясы бозык булыр -менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман килер.
Галимнәре вәгазь сөйләр, кайберләре гайбәт сөйләр,
Адәм хәвеф белән үлер --менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Атасыз бала күбәер, фахишлек- зина күп булыр,
Мәчетләрдә уен булыр -менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Гөнаһны һич тә белмәсләр, биш вакыт намаз кылмаслар
Заман каһәрен белмәсләр - -менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Фәкырь булса бирә алмас, ару булса күрә алмас,
Теле гаеп сөйләп армас - менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Шундый дөньяга алданып гомерләре үтеп китәр,
Әҗәл вакыты килеп җитәр - менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Дөньялыкта ямьнәр бетәр, халык китәр уңга сулга,
Изге гамәл һич кылмаслар, бихисап мал булыр кулда.
Зур зур биналар салырлар, ашыгып анда барырлар,
Эчендә гауга корырлар - менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Кяфер кием киярләр, мине күрсеннәр диярләр,
Тәгамнең барын җыярлар - -менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Халык әһле көчсез булыр, хәйләкәр адәм күп булыр,
Дин иясе гаҗиз булыр - менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.
Балалары түрә булыр, хатыннары солтан булыр,
Һәм ирләре коллар булыр -менә шундый заман җитәр.
Менә шундый заман җитәр.