Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Агыйделнең буйларында җәйләгәнем

Агыйделнең аръягында җәйләгәнем,
Беләгемә энҗе-мәрҗән бәйләгәнең,
Ай да онытмыйм, ел да онытмыйм, һич тә онытмыйм
Күкрәгеңә башым куеп йоклаганым.
Агыйделнең буйларында болыт тора,
Яңа ярлар искеләрне оныттыра,
Яңа ярлар табак-табак аш китерә,
Искеләре күзләремдин яшь китерә.
Мәскәүләрдин килә диләр жирән кашка,
Тезгеннәре каеш диләр, ..... башта (?)
Бер дә сәлам, ике дә сәлам каракашка,
Ни килсә дә килә диләр газиз башка.


Сатыш авылы, Саба районы, Татарстан. Султанов Нәкыйптән язылды.