|
|
кайнар сәламнәр
Чәчкә матурлыгы орлык бөртегеннән күренсә - зыялы кешенең гүзәллеге аның кечкенә генә җаныннан балкып тора бит...Изге эшләрегез өчен, Үрге Чебенле авылының җыры сакланып калган өчен, пакъ жаннарыгызга тагын да рәхмәтләрем! Сәхрә даладан кайнар сәләмнәр белән Нур. Масгүдә апай исәнмесез! Сезгә язучы Нур Хусаинов була. Мин Үрге Чебенле егете, минем күз карашларымны минем статьяларым аша күреп белә аласыз (В заметках..) Мин Зульфиягә язган Каргалыга кагалышлы сезнең " Ватаным Татарстан" газетасында чыккан язу турында булыр. Урындыктан егылып төшә яздым...Чебенленең гимны, аның көе югалган булып санала. Минем укытучым Наиль абый истәлекләрендә, аны Бату Мулюков алып китә, эшкәртеп бирермен дип. Шуннан бирле сүзләрен белгән кеше юк дип санала. Сез язган дүртюллык, шулмы? И, рәхмәт яугыры кеше...Рәшит абыйга иртәгесен җиткерермен. Наиль абый һәм сез телгә алган әбиләр юк инде, урыннары җәннәттә булсын...Менә җомга көн! Нинди куаныч. Хәлиулла хәлфәне минем истәлекләрем аша яңа китапка кертергә тиешләр. Языгыз әле калган сүзләрен, зарыгып көтеп калам...ихтирам белән Нур. Сүз бара Чебенле тематикасындагы Зөльфиягә җибәргән материал,"Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр, Җаның алып гүргә салып вәйран иткән дөньядыр.
Җанымны бирмим дисәңдә, бирмиенчә ни чара, Я сәфәрдә, я хәзердә җаның алгын дөньядыр." Чебенле темасындагы дүртюллык җыр. 1991 елны мин хәрби хезмәттә, шунардансың бик кызыксынып тарих белән эш йөртә башладым. Безнең әби-бабайлар Чебенле гимнын шиллыкларда һәм кунакларда җырлый торган булганнар. Аны бөтен авыл халкы башкарган, аның көенә күпләр елап утырганнар...Бу мин белгәнемчә бик кайгы хасрәтләрне чагылдырган җыр булырга тиешь. Аны азакы белгән кеше Наиль абый, тел укытучысы иде. Ул Бату абый белән очрашкан булган, җырны исенә төшерә алмады. Авылда аны белгән кеше юк дип санады, ялгышкан соман...Бу җыр миңа бик кирәк! Минем әни һәм апаларым җырлыйлар иде. Мин үземдә җырларга, язырга яратам. Әле генә авылдан кайтып тоштек, Рәшит абыйдан кайнар саләмнәр сезгә. Авылга килгән вакытларыгызны исенә төшереп сөйләде. Ул да бик куанды, сүзләрен алып кил инде миңа ди. Мин бер авылда булган чарада бу хәлләрне халыкка җиткерермен.
Әни көне котлы булсын замандашым, БИК Зур эшлар башкарды бит газиз башың , сер бирмаден, Яши бирден ирләр кебек, утырмадың кул кушырып, елап-жебеп. (Шамсуаров)
|