Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Бу нәфес - аҗдаһадыр

Бу нәфес аҗдаһадыр, касдыңа даим хуҗадыр,
Һәр көн җиде җирдән чыгар, гафи булмаң, белең, инсан.
Җиденең бере хирыстыр, җыяр дөнья малын туплап,
Никадәр җыйса да туймас, кабергәчә булыр юлдаш.
Икенчесе мин-минлектер, башкалардан өстенлектер,
Башкаларны санламыйча йөрер кашкалы кебектер.
Өченчесе – гамәлсезлек, эстәр ул гыйбәдәтсезлек,
Зикере юк, фикере юк, йөрер гафил, һаман гамьсез.
Аның дүртенчесе – хөсет, күпсенердер кешенең малын,
Үзендә таудай булса да, үз ягына тартыр барын.
Бишенчесе – мактанчыклык, «мин-мин» диеп аваз салыр,
«Минем күк кеше бармы?» дип, үз-үзенә хәйран калыр.
Алтынчысы – мөхел-саран, саранлык илә мәгърүрдер,
Корбан чалмас, хәер бирмәс, саранга җанын саткандыр.
Аның җиденчесе – тамгы, кешегә тамгысын салыр,
Комагайлыгына барып шуннан үзенә ямь табыр.
Бу сыйфатлар аждаһадыр, аҗдаһа җиде башлыдыр,
Бу эшләрдән даим саклан, нәфсеңә баш бул, инсан.