Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мактама

Җирле сөйләм үзенчәлекләреннән берничә мисал:
Юмайлап, Алагаем, Җилдерү, Ие, Телтәвеч (бу сүзнең генә мәгънәсен белмим), Эшләнчек, Тиңелте, Бөтенәйсе, Сүләшү, Үрәнү, Җырмачлану, Коштабак, Инәй, Зур инәй, Зур әти, Ләкаб, Түтәй, Исәпле (санау мәгънәсендә түгел)
Наз, сөю хисләрен белдерү:
Иркәм, кадерлем, сары чыпчыгым, апаем, әнкәсе, әткәсе, бабасы, әбисе, җимеш бөртегем, оланым, бәбекәем, җаным, газизем, сабыем.
Авыл халкының үз-үзенә биргән сыйфатлары
Бик тырыш, уңган, горур, үзсүзле, сугышчан, кызу канлы, чая, төрмәле телле, кытыршы, чигенүне белми, чигенсәләрдә урап-урап максатына барып җитәләр...


Илалетдинова Миңлегаян дәфтәреннән:
Чыгар идем олы юлга, олы юл нур белән тулган,
Әлхәмделлиләһи шөкер, Мөхәммәд өммәте булган.
Гамәлләрне укыгачтин бәндәләрнең ушы китәр,
Гөнаһалы бәндәләргә зөбаныйлар килеп җитәр.
Раббем Алла, Раббем Алла, җаннарымный каты алма,
Җаннарымный каты алсаң ни җавап бирермен анда.
Иляһым, Син минем Раббем, безнең хәлләр сиңа мәгълүм,
Сигез Җәннәт сараеннан куймасана безне мәхрүм.
Чәчәк вакты әле дими, авыр үлем хәле дими,
Җаннарыннан артык булган яры кала моның дими.
Кабер атлы мәхкәм сарай, ишеге юк ачып булмай,
Кабердәге әрвахларның хәлләре ни белеп булмай.
Ходай йөземне ак кыйлсын каберләрдән кубарганда,
Хисабларым җиңел булсын хозурларыңа барганда.
И дускаем, димәдемме, үләсеңне белмәдеңме,
Чарасыз тар каберләргә керәсеңне белмәдеңме?
Укыйм микән, җитәр микән, бу хәсрәтем бетәр микән,
Җылый-җылый дога кыйлсам, бу эчләрем бушар микән?