Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сал өстендә тутый кошлар ялварадыр (Рәмис Хәлиттән)

Агыйделнең өсләрендә сал барадыр,
Сал өстендә тутый кошлар ялварадыр;
Тутый кошны багламага ефәк кирәк,
Кызлар белән сөйләшмәгә хәйлә кирәк.


Агыйделнең буйларында куян качты,
Шул куянны куа-куа карным ачты;
Ач карынны туйдыручы татлы аштыр,
Һич ашамый туйдыручы каләм каштыр.


Үрдәк белән каз әйтәдер, кил, очаек,
Яр ягының киң кырыeна без төшәек;
Яр ягының киң кырлары тардыр безгә,
Бер Ходайның язмышлары бардыр бездә.


Агыйделнең буйларында җәйләгәнем,
Эссе көнне билем бөгеп бәйләгәнем;
Һич исемдин чыгасы юк, җаныкаем,
Күкрәгеңә кулым куеп йоклаганым.


Үрдәк йөзәр бата-бата, калка-калка,
Канат очы борма-борма яшел камка;
Ярны ярдин аерганга, аерганга -
Кыямәт көн колагына тимер алка.


Агыйделнең аръягында яңа келәт,
Шул келәтнең түбәсендә алтын үрдәк;
Шул үрдәккә карый-карый киттем ерак,
Җан сөйгәннәр искә төшеп өзелә үзәк.


Өфеләрдән бер ат килә, җаныкаем,
Башларында ефәк нукта, бавы башка;
Бездин сәлам, изге дога каләм кашка,
Ни булса да булыр икән газиз башка.


Агыйделнең буйларында болыт тора,
Яңа ярлар искеләрне оныттыра;
Яңа ярлар табак-табак аш китерә,
Искеләре күзләремдин яшь китерә.


Агыйделнең аръягында җәйләгәнем,
Беләгемә энҗе-мәрҗән бәйләгәнең;
Ай да онытмыйм, ел да онытмыйм, һич тә онытмыйм
Күкрәгеңә башым куеп йоклаганым.


Мәскәүләрдин килә диләр җирән кашка,
Тезгеннәре каеш диләр, бавы башка,
Бер дә сәлам, ике дә сәлам каракашка,
Ни килсә дә килә диләр газиз башка.