Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мәсгудә Шәмсетдинова. Балалар өчен язылган җырлар.

Минем гөлем (Әзгар Габиди, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Тәңкә карларны себереп
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Янып торган чәчәкләре
Бүлмәбезне яктырта,
Тышта январь, ә чәчәкләр
Җәй исләре аңкыта.


Кояшлы җыр (Разил Вәлиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Елмаеп карыйлар, —
Ал, зәңгәр үзләре…
Җирдәге чәчәкләр —
Кояшның күзләре.
Йөргәнмен ишетми
Мин аны элгәре…
Сандугач теледер —
Кояшның телләре.
Манды ул алтынга
Җәйләрне, көзләрне.
Урманда, кырларда —
Кояшның эзләре.
Кояшның үзе күк
Хыяллар югары.
Кояшлы булсын гел
Балачак юллары.


Син кирәк (Дания Галәми, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Син минем күңлем көзгесе,
И, минем, газиз телем,
Язар җырым, сөйләр сүзем
Җаныма иңгән минем.
Ислами тел, татар телем,
Һәр сүзең олы бүләк,
Милләтемне яшәтергә
Син бик кирәк, син кирәк.
Үз телемдә сәлам юллыйм
Сезгә болын, кырларым,
Телемне саклар каләмем,
Шигырьләрем, җырларым.


Cөмбелә (Гөлшат Зөйнашева, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Сөмбелә дип матур исем
Кушты икән кем генә,
Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән
Чәчәк кебек Сөмбелә.
Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбел гөлдән өзлеп төшкән
Чәчәктер ул, кем белә.
Әткәсенә, әнкәсенә
Ул күз карасы кебек,
Гөл арасында сайраган
Былбыл баласы кебек.
Сөмбелә, Сөмбелә,
Гөл арасында сайраган
Былбыл баласы кебек.
Чәчәк кебек сөйкемле ул,
Былбыл кебек моңлы ул,
Таң аткачта сүнми торган
Йолдыз кебек нурлы ул.
Сөмбелә, Сөмбелә,
Таң аткач та сүнми торган
Йолдыз кебек нурлы ул.


Кышкы ямь (Резеда Вәлиева, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Тәрәзәләр көмеш сурәт,
Көмеш кенә урамнар,
Бар агачлар, алмагачлар
Көмеш кебек булганнар.
Зәңгәр күктән җем-җем итеп
Көмеш йолдызлар ява,
Көмеш йолдызлар чыңыннан
Зыңлап торгандай һава.
Әйтерсең лә җир өстенә
Көмеш нурлар таратып
Гаҗәеп бер аккош оча
Җилпеп ап-ак канатын.


Яңгыр (Роберт Миңнуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Кешеләр яңгыр көткән,
Яумаган яңгыр күптән,
Яңгыр кирәк, дигәннәр,
Яусын тизрәк, дигәннәр.
Яңгыр ялындырмаган,
Көттереп тә тормаган,
Яңгыр ява башлаган,
Шактый явып ташлаган.
Ә кешеләр өркешеп,
Этешеп тә төртешеп,
Чатырларын ачканнар,
Чатыр чабып качканнар.
Ә яңгыр үпкәләгән,
Әз генә сипкәләгән,
Бер-ике тамган аннан,
Тиз генә китеп барган.


Кар бәйрәме (Роберт Миңнуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Кар агыла, кар агыла
Безнең авыл ягына,
Әй ява кар, өр яңа кар
Безнең авыл ягына.
Кар бәйрәме, кар бәйрәме,
Куаныч кар булганда,
Ак кызлар да, ак малайлар
Уйный безнең урамда.
Кирәк түгел Кар бабай да
Явып торгач кар болай,
Һәр кыз бүген Кар кызы бит,
Һәрбер малай – Карбабай.


Кояшлы җыр (Разил Вәлиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Елмаеп карыйлар, —
Ал, зәңгәр үзләре…
Җирдәге чәчәкләр —
Кояшның күзләре.


Йөргәнмен ишетми
Мин аны элгәре…
Сандугач теледер —
Кояшның телләре.


Манды ул алтынга
Җәйләрне, көзләрне.
Урманда, кырларда —
Кояшның эзләре.


Кояшның үзе күк
Хыяллар югары.
Кояшлы булсын гел
Балачак юллары.


Көлке көн (Роберт Миңнуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова)


Кояш көлә, гел көлә,
Кояш көлгәч көн килә,
Көн килгәчтен гөл көлә,
Гөл көлгәчтен мин көләм.
Кояш көлә мин көлгәч,
Шуңа да мин гел көләч.


Колын бара каладан (Шәүкәт Галиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Колын бара каладан,
Ияргәннәр балалар,
Артыннан һич калмыйлар,
Бик яратып карыйлар.
Колын кала күрмәгән,
Кала колын күрмәгән,
Колын бара каладан,
Кала аңа караган.


Наян куяннар (Җәүдәт Дәрзаманов, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Бу ояда кемнәр яши?
Кемнәр булсын – куяннар,
Борыннарын кыймылдатып
Карап тора наяннар.


Ак кардан да ак туннары,
Кызыл төймә күзләре,
Колаклары яфрак кадәр,
Йодрык кадәр күзләре.


Үлән салгач сөенешеп
Ашыйлар кетер-кетер,
Күзгә карап әйтәләр күк -
Иртәгә тагын китер.


Нәни мәргән (Шәүкәт Галиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)


Күземне кысып, тынымны тыеп,
Мылтык түтәсен иңемә куеп
Куян чыкканны сагалап торам,
Атып егарга чамалап торам.
Чыкты ул, чапты, әнә ул, әнә!
Атуын аттым, тимәде янә...
Кургаш салдым да мылтыкны кордым,
Төлкегә табан көпшәне бордым.
Бәхет бер булса була бит инде –
Төлкегә дидем, бүрегә тиде!
Тирдагы абый мактады мине:
Үскәч шәп солдат булырсың, диде.


Чәчәкләр (Мәрзия Фәйзуллина Мәсгудә Шәмсетдинова)
Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,
Күк чәчәкләр аланда,
Без исемен белми торган
Чәчәкләр дә бар анда.
Кем буяган? Ничек алар
Күп төрле төскә кергән?
Ә аннан соң кем аларга
Ислемай сөртеп йөргән?
Кайсы сары, кайсы кызыл,
Кайсы аның зәп-зәңгәр,
Тик шуңарга искитәрлек
Уйлап карасаң әгәр.


Кыңгыраулы бозау (Шәүкәт Галиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Атласа да тын гына
Тавыш бирә кыңгырау,
Чең-чең чең-чең чең итә,
Ишеткән ди чикерткә.
Мин дә монда ялгызау,
Кил, бергә сайрыйк, бозау.
Чең-чең чең-чең чең-чең чең,
Чең-чең чең-чең чең-чең чең.


Күбәләк (Шәүкәт Галиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Кар өстендә Күбәләк,
Өшемиме икәнни?
Әле язгы иртәрәк,
Төшенмиме икәнни?
Кар өстендә сары нур,
Каян килгән көлгәләк?
Салкын карны эретеп
Яз ясый бер күбәләк.


Сагындырып киләсең дә (Рәшит Гәрәй, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Кыш бабай булган өчендер
Ак-кына керфекләрең,
Якаларыңа тезгәнсең
Энҗе кар бөртекләпен
Кушымта:
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Туның иркен, күңлең киң,
Һәммәбезне коч бабай.
Сагындырып киләсең дә,
Бүләкләр бирәсең дә,
Безне уйнатып йөрисең
Чыршылар тирәсендә.
Кушымта:
Кыш бабай куша биергә,
Матур шигырь сөйләргә,
Аркабыздан сөеп кала
Озатканда өйләргә.
Кушымта:


Йоклыйсым килә (Шәмсия Җиһангирова, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Кешеләр күптән
Йоклаган инде,
Машиналар да
Туктаган инде.
Уенчыкларым
Йоклыйлар күптән,
Тәти сеңлем дә
Бәү-бәүгә киткән.
Күзләрем әйтә:
“Йокым килә”, ди,
Телем дә әйтә:
“Әзрәк сөйлә”, ди.
Киемнәрем дә
Ял итә чөйдә,
Минем дә бик-бик
Йоклыйсым килә.


Уятыйм әле Җир шарын (Роберт Миңнуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Уятыйм әле Кояшны,
Көннәрем якты булсын,
Уятыйм әле бакчаны,
Көннәрем татлы булсын.
Уятыйм әле Әнине
Көннәрем җылы булсынн,
Уятыйм әле кошларны,
Көннәрем җырлы булсын.
Уятыйм әле дусларны,
Көннәрем якты булсын,
Уятыйм әле Җир шарын,
Көннәрем гөрләп торсын.


Сыерыбыз югалды (Резеда Вәлиева, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Сыерыбыз югалды,
Көтүдән кайтмый калды,
Эзли-эзли арып беттем,
Авылның очына җиттем,
Авылның очына җиттем.
Чатта Саттар бабай тора,
Җайлап кына сораштыра,
Сыерыгыз югалдымы,
Көтүдән кайтмый калдымы?
Сыерыбыз югалды,
Көтүдән кайтмый калды.
Саттар бабай күрмәдеңме,
Бу тирәдә йөрмәдеме?
Сыерыгыз аламы?
Койрык очы карамы?
Дугадай зур мөгезлеме?
Шайтан кебек зур күзлеме?
Шул, нәкъ үзе, бабакай!
Күрмәдем шул, балакай...


Шуны да бит белмиләр (Резеда Вәлиева, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Әллә нәрсә булды минем,
Әти белән әнигә,
Йөдәтәләр сорау биреп,
“Ник?”, “Нәрсәгә?”, “Нигә?
Кушымта:
Ник икеле алдың? – диләр,
Нигә соңга калдың? – диләр,
Ник дәресең карамадың,
Белмәгәч ник сорамадың?
Ник тагын пычракка кердең?
Нигә дип сугышып йөрдең?
Ник сугыштың Салих белән?
Әйтерсең инде мин беләм.
Кушымта:
Иң башларымнан тарталар,
Җиң очларымнан тарталар,
Бик каты итеп тарталар,
Бөтенләй аптыраталар.
Кушымта:
Яле, бире кил! – диләр,
-Тизрәк әйтеп бир, - диләр,
Белмәгәч, ничек әйтим соң?
Шуны да бит белмиләр.
Әй, шуны да бит белмиләр.
Кушымта:
Ник икеле алдың? – диләр,
Нигә соңга калдың? – диләр,
Ник дәресең карамадың,
Белмәгәч ник сорамадың?


Туган телем (Хакимҗан Халиков, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Нинди җәберләр күрмәгәнсең син,
Алай да ничек үлмәгәнсең син,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.
Кушымта:
Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.
Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Чиксез галәмнең гүя моңы син.
Кушымта:
Син исән булсаң халкым да яшәр,
И туган телем, үс һаман, яшәр.
Бабаларымның изге мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.
Кушымта:


Таң (Разил Вәлиев, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Зәңгәр яулык япкан иртә
Йокысыннан уянды,
Ул күзләрен ачу белән
Алланып офык янды.
Һәм ул күрде шаян җилнең
Агачны уятканын,
Тулган айның тау артында
Югалганын, батканын.
Аннан күрде юынганын
Чык белән үләннәрнең,
Һәм ишетте чәчәкләрнең
Чылтырап көлгәннәрен.
Тыңлады ул тыпылдавын
Иң соңгы тамчыларның,
Кояш алтын нуры белән
Тәрәзә шакыганын.


Әни кирәк (Роберт Миңнуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова)


Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен әни кирәк.
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк.
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә әни димәк.


Кем уяткан Ләйләне? (Саҗидә Сөләйманова, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне,
Уятмаган, үзе торган –
Әниләрнең бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, әй ямьле,
Якты булсын, балкып торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле,
Котдлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.


Капитан булачакмын (Роберт Миңнуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Үсеп җиткәч мин барыбер,
Капитан булачакмын,
Корабымның штурвалын
Туйганчы борачакмын.
Кушымта:
Яңа Гренландиядә,
Папуаслар илендә,
Юлбарыслы джунглида,
Йөрисем бар минем дә,
Йөрисем бар минемдә.
Кораб белән мин иң ерак
Илләргә барачакмын,
Диңгезләрдә ачылмаган
Утраулар табачакмын.
Кушымта:
Диңгез давылына гына
Булыр иде түзәргә,
Ләкин башта ничек кенә
Өйрәнергә йөзәргә?
Кушымта:


Көлеп тора һәр эше (Хәкимҗан Халиков, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Мине бакчага илткәч әни эшкә йөгерә,
Ачылганчы ашханә аш әзерләп өлгерә.
Кушымта:
Аш сулары еш кына керә минем төшемә,
Яшәр идем үзем дә шатлык биреп кешегә.
Ак халаты шикелле ап-ак аның куллары,
Ә йөзендә нур булып балкый якты уйлары.
Кушымта:
Йөзе якты булганга көлеп тора һәр эше,
Көлеп тора чәкчәге, өчпочмагы, бәлеше.
Кушымта:


Тукай абый (Зәкия Туфайлова, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Әле укый белмәсәк тә
“Туган телне” җырлыйбыз,
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
И туган тел, и матур тел!
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла,
Су анасы, Шүрәлеләр
Безнең дуслар барсы да.
И туган тел, и матур тел!


Гимназистлар маршы (Җәүдәт Сөләйманов, Мәсгудә Шәмсетдинова)
Гасырлар буе күңелдә
Йөртте дә түзә-түзә,
Халык иң бөек мирасын
Тапшыра бүген безгә.
Кушымта:
Барганда якты язларга
Бормалы юллар аша.
Гимназия, кем яз дия,
Шул безнең сафка баса.


Без белемле булсак кына,
Без кыюлар булсак кына
Без көрәшче булсак кына
Теләкләр чынга аша.
Кушымта:
Караңгы еллар артыннан
Елмаеп кояш чыгар,
Без татарларга азатлык
Ачкычын табучылар.
Кушымта:
Татар иленең күзләргә
Ышанып карар чагы,
Без горур Татарстанның
Өметле киләчәге.
Кушымта: