Masguda I. Shamsutdinova's site


 

хәтер кыйпылчыклары

Когда папу хоронили, я полезла под крышу сарая, кто-то мне дал конфету, было так вкусно, я подумала, что если мама умерла бы, мне бы дали две конфеты.
Помню деда, Шамсутдина – был старый и добрый.
Фазыйла картыем была такая незаметная, маленькая. У них всегда было чисто.
Помню луну с их крыльца видную.
Видела страшный сон, что поймали огромную рыбу в деревне Ново-Казанчи.
Сестра в карты играла, я пряталась под столом. Пыталась читать, открывала быстро- быстро книгу, думала, увижу людей, спрятавшихся в рассказах.


Хасан Оспанбаев
Где то в середине 90-ых годов говорили и вспоминали Интернат Родной (Ю.Неклюдов, С. Банщиков и Я ) в Москве у Неклюдовского дома и все помним, как Масгуда предсказывала каждому  ощупывая очертания черепа . Неважно - сбылись эти предсказания будущего или нет, - Важно то, что это помнит каждый из говоривших с Теплотой и большой Нежностью !!!  Мы часто забываем, что это те Ценности которые дают нам Силы Жить ибо это есть Доброта и действий в детстве и нашей Памяти !!! Рахмет !!!


В нашу деревню привезли свиней размножать. Деревенские юноши били их дубинками. Мама жалела до последних дней тех свиней, повторяя, за что свиньи-то были виноваты?


Нәсимә апа язды: Да я из Кышлау-Елга, может помнишь Амина апа, я её дочь. Мне, кажется, если не ошибаюсь, что ты тонула на нашем пруду и я вытащила, хотя я сами-то плаваю, как топор. Хорошо помню вашего отца. Замечательный был доктор! Наш дом находился на углу переулка. Как к речке спускаться, а пруд был ближе к ферме. У нас во дворе был ещё колодец. А улица - ваш дом был арт урам называли, а было то всего 2 улицы а мы жили на нижней, как бы на главной. Минем хәтердә суда батканым, әмма мин аны балачагымның куркыныч төше дип уйлый идем. Күршебез Миңниямал апа мине корт күченнән саклап калган. Бал кортлары аерганда миңа корт анасы килеп утырган. Бөтен явы белән килеп төшкәннәр. Инәем әйтә иде, бал кортлары килеп утырса атны да үтерәләр. Ничек исән калдың соң?


Авылым Кышлау зираты кәртәләренең тышкы ягында мал яшел үләнне таптап ашап бара иде. Әмма зират эчендә ул чәчәкләр, ул җиләкләр... Анда төнлә светлячкилар – кондызлар, исеме ничектер татарча, яктырып торалар иде. Мин шул хәтле кызыга идем аларны тотып карарга. Бер вакыт кызлар белән киттек зиратка шул кондызларны җыярга. Кызлар кәртәнең бу ягында калдылар, мин кереп киттем теге ягына зиратның... төнлә! зират эченә!. Әзерәк кенә бардым да чытырдап төшеп киттем иске кабер эченә. Бәлки ул кабер дә булмагандыр, әмма мин аны кабер дип белдем, хәтта сөякләрнең кырылып киткән тавышларын ишеттем кебек, аякларым кипкән мәетнең кабыргаларын сындырган кебек әллә нәрсәнең авыз эченә кереп киттеләр. Мин шул хәтле акырдым ки куркуымнан, минем тавышымны ишетеп авыл этләре өрә башладылар. Каберме, чокырмы эченнән очып чыгып кәртә аша сикердем. Дус кызларның исләре дә калмаган. Без бик шәп йөгерә идек бала чакта. Тик тәпиләренең тавышларын ишетеп мин артларыннан акыра-акыра йөгердем. Алар минем акыруымнан куркып тагын да шәберәк йөгерделәр. Йөрәгем уч төбенә төште. Ул төнне уен булмады. Һәрберебез өйгә кереп киттек. Шул зират астында ике каен агачы үсә иде. Инәем сөйләвенчә, кызыллармы, аклармы бер кешене үтергәннәр күсәк белән кыйнап. Шул кешене әле дә җәллим. Тере җаннарның әрнүләре һавага сеңеп кала да безнең йөрәкләргә килеп җитеп безне җәрәхәтли. Шул ике каен астында тозлы чишмә ага. Шуның суы шундый тозлы! Димәк ул су тозны ялап килеп чыга җир өстенә. Инәем бик ярата иде ул чишмәне, бозланмый дип. Шул чишмәдә суйган казларны юалар иде. Калган чишмәләр ерактарак. Нахар чишмәсе диләр иде... Матур исем... Нахар... Хатын кыз исеме...


Улымның яшәгән җиренә тере үрдәк китереп ташлаганнар. Шул үрдәкнең борыны юк икән. Мин шуның өчен көеп йоклыйлар алмадым. Миңа ни инде ул үрдәк! Миллиардлап үләләр...


Ак чынаякларга баллар салам,
Самавырым кайнап чыгадыр,
Үз хәсрәтең өчен чыдап була,
Бала хәсрәтләре егадыр.


Ак чынаякларга салдым баллар,
Сихәтләнсен диеп, тәннәрем,
Бер утырып укыйм Корьән Сүрә
Тынычлансын диеп җаннарым.


Ак чынаякларга баллар салам,
Баллы чәйләр эчү тәмлегә,
Чәйләр эчкәч сөенеп дога кылам
Дөнья мохитларе ямьлегә.


Ак чынаякларга салдым баллар,
Балаларым чәйлар эчәрлар,
Еллар имин булып сау булсалар,
Тигез матур гомер кичәрлар.


Ак чынаякларга салдым баллар,
Самавырым кайный өй ямьләп,
Мәсгудә дус килер, чәй эчарбез
Бавырсаклар белән бик тәмләп


Шамсуаров Камиль


әбияәби, картыем Фазыйланың апасымы, сеңлесеме. Иске Казанчы, өлф Саләх. Фамилияләре Гарифуллин