Masguda I. Shamsutdinova's site

Өммелхәйрәт Исмәгыйлова

Өммелхәйрат Сәйфетдин кызы Исмәгыйлова (ӨИ). Мәсгудә Шәмсетдинова (МШ)
ӨИ:“Сәгыйть Хәялин әниемнең бабаеның бабаеның бабае була инде, алтынчы буын булгачтын, Сәгыйть, Хәсән, Әхмәт, Әбүбәкер, Мөхәммәт исемнәрен әнидән ишеттем. Әтием 1919 елны тифтан үлде. Сәйфетдин исемле ие. Мин инде иң кече балалары, әтиемнең тулы исеме Бикчәнтаев Сәйфетдин Бәдретдин улы. Сельсоветтан язып йөриләр бит яңа ел алдыннан. Шунда минем кыз фамилиям Бикчәнтаева, дип, әйткәч, әй, башкорт икәнсез, Бикчәнтаевлар, башкортлар алар, диделәр перепись вакытында. Мин детдомда үстем. Дингә ышанган кешеләр карады инде безне. Детдомда йырлаталарые өстәл янына утыргач. 21 нче елны бик корылык булды бит инде. Шунда яңгыр теләргә чыгалар, ботка пешерергә дип әйткәннәрен беләм. Ботканы яланга чыккач пешергәннәр. Яңгыр, яу, яу, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, сөтле сыер абзарда, сөтсез сыер көтүдә, яңгыр, яу, яу, илдә ачлык булмасын, ачтан халык үлмәсен, үләт кебек чирләрне һичберәүдә күрмәсен, яңгыр яу, яу. Менә хәзер шуларны бер баланың авызыннан ишетмисең, ничек яңгыр булсын шулай булгачтын.
МШ: Димәк балаларны оештырмыйлар,
ӨИ: Теләмиләр. Тәмам имансызга әйләнделәр бит балаларга хәтле. Олылардан балаларга күчә бит.

МШ: Менә ул детдомда нинди бала-чага уеннарын уйныйдыр идегез?
ӨИ: Третьи лишний, Комсомол Кругы, дип. Күп уеннар. Барысын да истә тотып буламени.
МШ: Сезнең бик моңлы тавышыгыз.
ӨИ: Әти матур итеп йырлый ие. Атта барганда, кырга чыкканда, башкорт булгангадыр инде, йырлап йөридер ие. Нинди йырлар йырлаганын хәтерләмим. «Мәдинәкәй»не дә, «Уел»ны да, әтием йырлагач инде, әллә кайчангы йырлар булгандыр инде.
МШ: Каргалыда бик борынгы көйләр сакланган.
ӨИ: «Тәфтиләү»не кем чыгарган икән? Панкратов ягында Тәфтиләү урманы булган, Тәфтиләү урманы дип шунда барадырыек, күгән җыя идек. Күгән – әче, слива формасында турин диләр аны. “Чыга торган идем ауга башыма таҗлар киеп, инде таҗ урынына калды бу озын кара чәчем”, дип. Анда байлар торганнар бит инде. Бай егете булган, нинди сәбәптәндер инде, байлыкларны алганнармы. Тагын нинди җырлары барые. Элек шундый бай булган да хәзер шундый хәлгә калган, таҗ киеп йөргән кеше булган инде. Таҗ урынына кара чәчем генә калды, ди бит. Оренбурга каршырак, Тәфтиләү урманы диләр. Тәфкилев, исемә төште. Шул бай булган. Бер сәбәпләр белән ярлыланган инде ул. Тукай язгачтын «Тәфтиләү» көенә дип, бик борынгы көй, әлбәттә. Шигырен дә туры китергән бит. И мөкатдәс, моңлы сазым, дип, көенә килеп тора Тукайныкы.
Сакмар көен скрипкада еш уйныйлар радиодан. Аны матур итеп югары тавыш белән йырларга кирәк. (“Сакмар суы”н җырлый, искиткеч матур - МШ)
Безнең Сакмар буе бигерәк ямьле
Ак тирмәләр корып җәйләргә,
Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәсе куенында.
Кая гына барсаң дус-иш кирәк
Каршы чыгып атың бәйләргә.
Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәсе куенында.
Бишенче классларда җырлый ыек озын җырларны. Озын җырларны яшьтән өйрәнергә кирәк.
Әти җырлап йөри ие гел «Мәдинәкәй»не.
Бүдәнәкәй дигән ай матур кош,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Юргалыйдыр туры юл белән.
Маңгайларга язган хак язмышын,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Сыпырып ташлап булмый кул белән.
Шунда бер бәләкәй генә кош күз алдына күренә. Бүдәнә нинди кош була икән соң ул (русчасы перепелка - МШ). Шуны җырласам инде бәләкәй чагымда шул кош атның алдыннан барган кебек. (Хәйрәт апа 1914 нче елда туган, әтисе 1919 елда вафат, 4-5 яшьлек кызның хәтерендә уелып калган әтисенең арбада җырлап барган чакта сикергәләгән бүдәнә кошы. Гаҗәеп!– МШ. )

Детдомга Шәриф Камал бер генә мәртәбә килде. Муса Җәлил еш киләдерие. 25 нче елны җәй көне киләдер ие. И матур итеп мандолинада уйный торганые, рояльдә уйныйдырые. Террассада зур рояль.
МШ: Нинди көйләр уйный иде?
ӨИ: Төрле-төрле, “Каз канаты”н, «Галиябану»ны....
МШ: «Шәмшәрифкәй» дигән җырны беләсезме?
ӨИ: Шуны «Мәдинәкәй»гә кушып җырлаганнарын ишеткәнем бар.
Шәмшәрифкәй дигән ай каладай,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Кич ахшамсыз капкалары ябылмый,
Кич ахшамсыз капка ябылмый.
Үткән дә гнәй гомер, калган хәтер,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Сатып алыйм дисәң дә табылмый,
Сатып алыйм дисәң дә табылмый.
«Мәдинәкәй» җырында Мәдинә турында башка бер сүз дә юк бит. Нигә икән дип уйлыйм, Мәдинә анда җанашын югалтканмы, әллә җанашын сагынамы? Тота да уртага бер Мәдинәкәй, гөлкәй, дип әйтеп китә бит.
МШ: «Зөлхиҗә» матур җыр әйеме?
ӨИ: Биик матур, бик озын көй.
Ак карчыга белән күк карчыга
Һаваларда очып талчыга
Егеткнәй булсаң һай кыю бул,
Кыюлыкалар белән дан чыга.
МШ: «Урал»ны башлаган идегез...
ӨИ: Бу башкорт җыры. Башкортлар алар бик моңлы халык.
МШ:Нигә икән?
ӨИ: Алар бик кыенлыкларны күргәннәр, аларны бик җәберләгәннәр. Мин үзем уйлыйм, җәберләнгән кешеләрнең, кыенлыклар күргән кешеләрнең моңлары күп була торгандыр. Чөнки кимсетелгәннәр алар, күпне күргәннәр, күп гомер алар далада көн күргәннәр. Далада йөргән казахларның да моңнары матур, көйләре зур.
Далада йөргәннәрнең далада йөргәнгә, саф һава сулап, киңлектә йөреп моңнары матурырак була.
МШ: Тәбигатьтән дип уйлыйсыз инде беренче, икенчесе – җәберләнүдән. Моңлана җәберләнгән кеше. Үзегез дә бик моңлы, үзегезнең тормышыгыздан алганда...
ӨИ: Мин ансат яшәгәнменмени? Гомер буе кыенлыкта, гомер буе ятимлектә... Ул ятимлектә булу бик кыен бит ул.
MШ: Казахлар моңлы инде
ӨИ: Биик, далада йөриләр бит алар.
МШ: Ә русның ничек моңы?
Ө: Белмим... (Качты сораудан - МШ)
Арысландай киек һай кайгырмас
Каршысында биек ләй тау булса
Каршысында биек тау булса.
Кайда барса егет һич кайгырмас
Газиз башкайлары лай сау булса,
Газиз башкайлары лай сау булса.
МШ: Менә «уел» дигән бер генә сүз дә булмады, нигә “Уел” дип атаганнар соң бу җырны?
ӨИ: Белмим шул. Менә шуны мин дә уйлыйм.
Әти «Мәдинәкәй» белән «Уел»ны җырлаганын хәтерлим мин. Ул да булса, арбада атта вакытта.
МШ: Дала.. Хәйрәт апа, мөнәҗәт белән бәетнең көе аерыламы?
ӨИ: Аерыла. Бәет ул тормышта булган нинди дә булса булган хәлгә каратып язылган. Көйгә салынган дини тезмә әсәр – Мөнәҗәт. Элек Мөнәҗәт әйтүчеләр булган. Бәет моңлырак. Мөнәҗәтне күп ишеткәнем юк. Дастан – булган вакыйгаларны язган поэма булырга тиеш. Яки булырга мөмкин булган. Менә поэмалар бар бит инде. Менә бездә «Йосыф Зөләйха» дастаны. Шундый әсәрләр көйгә салынган тезмә әсәр була. Зиләйлүк, Тәфтиләү, Уел, Урал, Зөлхиҗә - алар бик борынгы озын көйләр. Озын көйгә дигән Тукайның әсәрләре бар бит. «Эскадрон» ны «Сүнгән йолдызлар»да йырлый ие Мөхәммәт абый, мулла ие, бик матур йырлый ие. «Зөләйха” исемә төште:
Капкаларың ачып куй,
Кояш төшсен түтәлгә,
Күзем төшсә күңлем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
Асыльярлар, Галиябанулар, Зөләйхалар, Рәйханнар бик озыннардан астарак, такмаклар иң соңыннан бит инде.
МШ: Әйтергә буламы боларны озын дип?
ӨИ: Ничек сузасың бит, Асылъярны әллә күпме сузып була.
МШ: Аларны сузып буламы соң иң озын көйләрнең биеклегенә?
ӨИ: Алай ук барып җитмәс...
МШ:Өченче төркем?
ӨИ: Алмагачлар анда, Эрбет көе.
МШ: «Сәгать Чылбыры» кайсы төркемгә керә?
ӨИ: Икенче төркемгә керергә тиеш. Сузылмый бит.
МШ: Алмагачлар группасын нәрсә дип атарга була?
ӨИ: Урам көе, авыл көе. Элек бит урамда йырлап йөргәннәр гел шулай. «Алмагачлары» да шунда йырланган, «Эрбет»е дә шунда йырланган. Авыл көе дисәң ярый инде. Элек халык урамда йырлап йөридерие.
МШ: Бик борынгы озын көйләрне кайда җырлап була?
ӨИ: Атта атланып барганда, арбада утырып барганда Арба көенә сузып-сузып йырлап барып була, көймә йөрешенә йырлап була.
MШ: «Рәйхан» группасын кайда җырлыйлар?
ӨИ: Өйдә утырганда, кеше тик утырмый бит өйдә, я йырлап утыра, я укып утыра.
Күңел ачып клубта йырлар йырлап, бииләр ие кыска көйләрне.
МШ: «Көймә килә» – башы озын, азагы кыска, алары кайсы төркемгә керә?
ӨИ: Бию көенә салынган такмак. Бию көенә салынган йыр инде ул. Такмак белән озын җыр кушылгачтын – кушма җөмлә, кушма җырлар дип әйтергә буладыр.
МШ: Такмак үзе генә яшәргә мөмкинме?
ӨИ: Нинди дә көйгә салынган була инде такмак.
МШ: Минемчә, бездә сүзсез көй юк. Хәйрәт апа, нигә кешенең биисе килә?
ӨИ: Кешедә дәрт бар, биисе килә.

( Мәдинәкәй, диеп кушылган сүзләргә карата сораулары мине дә уйландырды. Хәйрәт апаны уйландырган, аның артыннан мине уйландыра. Шулай ук аның татар халык җырларын классификацияләве бик зур игътибарга лаек. 2014 ел, май ае, урамда коеп яңгыр ява. Мин Өммелхәйрәт апаның көмештәй чыңлаган тавышында тибрәләм - МШ)