Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Хәлиулла Хәлфә

Хәлиулла Хәлфә


Исәнгилде авылы, Александровский район. Агишева Мәхмүзә Әхмәдулла кызы,1925 елда туган. Милләте башкорт.
«Хәлиулла Хәлфә озын буйлы, тар гәүдәле, озын яңаклы ине. Чиратта торып керегез, файдасы булмай, ти. Сез бит миңа йөкләп алып киләсез авырлыгыгызны, ти. Мин кырык ел мәдрәсәдә укыттым, ти. Яшем 80, ти. Шулай итеп ачулана чиратсыз керергә тырышкан алкоголикны. Басалмаем тупсаны, ул берүзе, оялып тик торам. Кер кызым, мин кем керәсен белеп утырам, тине. Шуннан кердем. Өшкерде. Тамырлардан тотып карай, кандан беләмикән. Чыккан саен җил булып кагынып тора инем. Шул хәтле йөдәгән, кабыргаларым беленеп тора, өйдә берүзем калырга курка инем төнлә генә түгел көндез дә. Ул әйтте ике өшкерүдә бетәр. Ике өшкерүдә бетте».


Дәүлетъяров Гобәйдулла Габдрахман улы, 1912 елда туган.
«Исемен беләм Хәллә Хәлфәнең. Ул миннән күп өлкән кеше. Табиблыгын беләм. Ашказан авыруын дәвалау өчен зәгъфрән чәчәгенең гөленнән чыккан буяу белән тәлинкәләр язган. Авыруга әйткән, менә шушы тәлинкәне чайкап эчәсең, шуннан авыруың китә. Шуннан соң ул бик яхшы гипнотизер булган. Ул гипноз белән лечить иткән кеше. Революциядән соң запрет булды халык табибларына, шарлатаннар, диеп. Хәллә Хәлфә Чебенледә мулла була ул. Сугыш беткәчтен Оренбурга главнокомандующий булып генерал Белов килә. Аның 18-19 яшьтә авыру кызы була. Ул Москвада күп йерләрдә обращать иткән. Кызны һичкем лечить итә алмаган. Оренбургский-Южноуральский военный округка генерал булып килгәч сораша башлаган кемне беләсез иске табиблардан. Урыслар знахарь, ди. Кемдер әйтә, бар бер бабай, килешә алсагыз, ул мулла. Барып яхшылап сөйләшсәгез ул лечить итәр. Хәлиулла Хәлфә Каргалының мулласы булып землянкада тора. Тәрҗемәчеләр аша сөйләшә. Менә минем кызым, үсеп җитте, йөри алмый. Аяклары эшләми. Хәлфә әйтә, мин башка җиргә барып лечить итә алмыйм. Әгәрдә теләсәгез менә шушы землянкада бер карават куябыз да кыз шунда ята. Мин ни ашасам шуны ашый, мин ни эчсәм шуны эчә. Мин үземчә лечить итеп күрием. Шуннан соң кызга әйтә, синең бит аягың сузыла, ник аягыңны сузмыйсың ди. Кыз аягын суза башлый. Тегеләр хәйран була. Генерал әйтә, ашау белән тәэмин итәбез, тик лечить ит. Шунда лечить итә Хәлиулла Хәлфә. 50 нче еллардыр бу хәл. Кавый абый сөйләде миңа, детдомның директорые. Фактически кыз аякка баса постепенно. Генерал килә, кызы машинага чыгып утыра. Шуннан соң генерал Хәллә Хәлфәгә йорт салдырып бирә».


Аетова Хөсниямал Нигмәтулла кызы, 1910 нчы елда туган.
«Хәлиулла Хәлфә Икра сүрәсе белән өшкерде. Күрше Мәхмүт бабай барые. Шул әйтәдерие, белеп алган Икра сүрәсен, шуның белән өшкерә дә өшкерә, ди. Кемне алып килсеннәр шуларны лечить итәдерие. Кулларын бәйләп куеп дулаган кешеләрне өшкереп терелтәдерие. Бер тиле кешенең маңгаена КПСС дип язылган ие. Авыруларың агып китсен, дип, кулъяулыкларын ташлаган суга. Терелде, бухгалтер булып эшләде».


Мөрсәлимова Мәрьям апа (әтисенең исеме, туган елы кирәк - МШ)
«Хәмидә китап ачадырые. Бик бирелеп, күккә карап бик внимательно (игътибар белән - МШ)сорый ие. Шуннан китапны ача да сорый. Нинди китапмы, шуннан туры китереп үзе юраганмы. Дөрес килә диләр ие. Мынчачы (мончачы? - МШ) Фәхриямал апага мынчага барган Хәлиулла Хәлфә. Шуннан шул мынчадан чыккан Хәлиулла Хәлфә, аны Хәллә дип кенә йөртәләрие. Хатыны булмады. Ул апа уйлый икән эченнән, инде чыкты инде бу, бөтен суны бетерер инде. Суны көянтәләп ташый, утынны урманнан ташый. Каргалы елгасыннан су ташый. Тиз чыкмас инде бу дип уйлаган. Теге 15 минутта чыккан да, менә тиз чыктым, суыңны да бетермәдем. Тегенең уйлаган уен белеп торган. Шулай итеп сөйлиләрие кешеләр. Шуннан Хәллә Чебеннедә дә торган бит ул. Шул вакытта берәү барган лечениега аңа. Алып барган әйберләр подарокка. И, бөтенесен дә бирсәм моның күп була инде. Яшереп калдырган. Барган, каралган, теге әйберне биргән. Теге печән төбендәгесен онытма алырга кайтканда, дип әйтә, ди. Шулай итеп кешенең уен белә торган. Без белә белгәннән карт ые инде. Хәмидә кызына ошаганые. Җен кебек тиз атлап йөрерие. Көндә тора да яланга чыгып китә. Яр буена төшә дә көндә вак-вак усакларны алып кайтадырые кыска гына кисеп. Әллә тамырлары дәва булган, әллә яфрагы дәва булган. Дарулар да ясып бирәдерие. Үзе Каргалыныкы ие. 100 ләргә җитмәдеме икән. 1958 нче елларда үлде. Өшкерә ие, кешеләрне карыйдырые. Без якын тордык. Шул вакытта монда килгән кеше! Вокзалдагы кебек яталарые. Атналар буе яталарые. Сорап алмасые, кем ни бирә. Өшкерә дә, әйтеп кенә дә чыгара торган булган. Даутов Хәлиулла ие исеме. Өшкереп ашата диләр ие. Я тоз, я шикәр. Тәлинкә яздырып алаларые. Өр-яңа 7 тәлинкә алып киләләр ие, шул 7 тарелкага зәгъфран белән, суда җебетәләр дә аны, кара белән язган кебек язалар. Шуның белән сап-сары итеп язалар. Ул кибә. Шуны чайкатып эчерәләр. Хәлләдән тәлинкә яздырып эчтем дип сөйли торганые әни. Бабай язып бирә ие. Дога яза ие. Нинди дога, белмим. Я йоклый алмыйча аптырый кеше, күзенә әллә нәрсәләр күренә, җен кагылган, дип әйтәләрие.
Җен кагылды дигән сүз – нервный авыруы. Я башы бик нык авырта кешенең, я әллә нәрсәләр күренә күзгә. Әни әйтә торганые, күземә зәхмәт кагылды, дип. Түбән Әрәмә дигән җирдә боларның җирләре булган, ашлык чәчкәннәр. Кайтып килгән вакытта ат белән, ди, төйнәгән төенчегем төшеп калды, ди. Шуннан атта утырган кеше атларны туктата алмый, ди. Атлар чабалар, туктата алмый, ди. Шуннан сикердем дә төштем, ди. Арбадан капланып төштем, ди. Менә шул вакыттан башлап күземә, ди, күренмәгән нәрсә калмады, ди. Кеше башы өстенә, кеше башлары, кеше, кеше, кеше. Кеше, кеше, бер туктаусыз кеше башлары күренде дә торды, ди. Шунда зәхмәт кагылды күземә, ди. Хәлиулла Хәлфә өшкереп бирде тәлинкәләр. Шуның шаукымы калган инде. Улы үлеп калганга да күп елады. Күп каравыл торды бакчада, төнлә күзне ял иттермәү зыян бирә бит инде. Зәхмәт кагылган, син Зәхмәтнең өстенә егылгансың, дигән Хәлиулла Хәлфә. Түбән Әрәмә диелгән җирдә җен бар, дип сөйлидерие әни. Үзләре ел саен участокларны обрабатывать итеп ятканнар. Нәрсәдер сизгәндер инде. Сакмар буенда юк җеннәр.
Нух пигамбәр бик озын булган, 1000 ел яшәгән дип сөйлиләре. Кәмә ясап, һәрбер хайванны алып кергән, шунда ишәк кире булып аякларын терәп тора икән кәмәгә кермичә. Кер шайтан, дигән Нух пигамбәр. Ә, мине чакыра икән, дип шайтан кергән. Шунда ишәк аяк терәп тормаса, шайтан кермәс иде икән.


И адәм белән җен, нигъмәтләрнең хаклыгына ничек инде ышанмыйсыз! И адәм белән җен! Адәм белән җен бергә йөри инде. Җене белән бергә йөри дип әйтәләр. Җеннәнә, җеннәре бер, җенем бер аның белән, җенем сөйми, диләр. Тәк сөйләргә чыккан сүзләр түгелдер.
Кешенең бер елдан соң җаны Сур мөгезенә кереп китә, ди. Бер елга хәтле җаны очып йөри, дип әйтә иде әни».


Рәхмәтуллина Галиябану Мөдәрис кызы, 1966 нчы елда Бохарада туган, әнисе Котлыбүкәштән, Балык бистәсе районы, Татарстан; әтисе Борай районы, Кушманак авылы, Башкортостан. 1987 нче елда Каргалыга килгән.
МШ: Җеннәр турында Каргалыга килгәнче ишеткәнегез бар идеме?
ГР: Беренче ишеттем Хәмидә ападан, хәзрәт белән чәй эчәргә керәдер ие. Әйдәгез, чәй эчәбез. Сөйләшә иде әтисе турында. Хәмидә апаның әтисе Хәлиулла Хәлфә ул бик зур ишан булган. Өшкерүчеләр аларның нәселеннән килә. Әтисе күчерәсе килгән ул өшкерү көчен Хәмидә апага, ал, кызым, юк, алмыйм, әти, дигән Хәмидә апа. Төшемә әти килде, менә туалет, әйтә, батырам шунда алмасаң. Төшемдә алдым. Әтисе көчләп алдырган. Аларның нәселенә Аллаһы Тәгалә биргән көч кешеләрне карарга. Кешедән кешегә бирәләр, көче җитсә. Хәмидә апа китап ачадырые. Коръәннең тәфсире. Мәгънәсен әйтә. Әтисеннән аңа калды күп китаплар, дәфтәрләр. Әгъзәмгә дә әйтте күчер дип. Сихыр тисә сихыр догасын (фәләк, миннәс) 41 мәртәбә укырга кирәк көн буена.
МШ: Нигә 39 түгел?
ГР: Китапларында язылган, үзләренең цифрлары була. Төш күргән вакытта өч мәртәбә Әлхәмны, өч мәртәбә Колхуалланы укырга. Төшемдә күрдем, бер әби килде өшкерегә, дип. Хәмидә апа әйтте, ал пыяла су белән, өч мәртәбә Әлхәмне әйт, җиде мәртәбә Колхуалланы укы да, өф әйт, аннан соң эч ул суны. Төшеннән Аллаһы тәгалә өшкертә кешене. Җеннәр өйрәтәләр. Кешенең авыруы өшкерүчегә күчә.
Хәлиулла Хәлфәнең ике эте булган. Кая бара, калмаганнар. Җеннәр эт сыйфатында аны саклап йөргәннәр. Аны өйрәткән җеннәр. Кемне җеннәр, кемне фирештәләр өйрәтә. Өйрәтү белән кешенең эчендә булырга тиеш көч Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Өшкерә торган кешеләрдән рөхсәт булырга тиеш. Хәлиулла Хәлфә кечкенәдән таяк белән йөрегән. Зиратка берүзе менгән, шунда калган берүзе. Кешене күмеп китәләр бит. Хәлиулла Хәлфә зиратка барып мәетне тыңлаган. Кешеләр мәетне калдырып кырык адым китәләр дә, фирештәләр сорау алырга киләләр мәетнең рухыннан. Хәлиулла Хәлфә ярдәм иткән нинди сүзләр әйтергә. Менә шундый кеше бик җиңел җавап бирде, кайберләре бик авыр. Хәлиулла хәлфә ишеткән, бик әшәке кеше кабергә күмелгәч иман китергән. Шуны Хәлиулла Хәлфә ишеткән. Элек Хәлиулла Хәлфә зират өстеннән очып йөрегән, бәдбәхетләр китегез, йөремәгез зират янында, дигән, үбешеп торган яшьләргә.


Мурсаянов (фамилисенең язылуы? - МШ) Фәтхерахман Фәйзерахман улы, 1936 нчы елда туган.
«Тегермәнгә китеп баручы кешеләр ашарларына онытканнар, араларында Мәҗит абый бар инде. Шул Мәҗит абый Хәлиулла Хәлфәне очрата Майорда. Хәлиулла Хәлфәгә Мәҗит абзый әйткән, Фаимә ашарга әзерләгән ие, онытып калдырганмын, дигән. Бераз баруларына җитеп Хәлиулла Хәлфә китереп биргән теге ризыкны. Моны Каргалы халкыннан ишеттем».


Рәбига Мусина (әтисенең исеме? - МШ), 1912 елда туган. «Мин әйттем Хәлиулла Хәлфәгә, исәнмесез, дидем, әле мин үлмәгән, диде. Kергәчтен, бабай нихәлсез, Аллага шөкер, я әлхамделилла дип әйт, диде. Совет заманында чыккан хәл диде дә, авызны япты да куйды. Исәнмесез дигәчтен, әле сез үлмәгәнсез икән дигән мәгънәдә, диде. Мин Сарманайда укытадыр идем, сеңлем хат язды, 1962 дә микән, Хәлиулла Хәлфә үлде, дип».


(Мәрьям апаның истәлеге, ничек тәрәзәдән карап торган җен кууын Хәлфәнең)


Рус сүзләрен кыстырганнарны үзгәртмичә, аста татарчага тәрҗемәсен бирергә
Тагын кемдә истәлекләр бар, исемнәре белән кушарга


Истәлекләрне Мәсгудә Шәмсетдинова язды