Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җәүдәт Вәлитов

Бию сәнгате


Җәүдәт Вәлитов Хәбибулла улы (ҖВ)
Йолдыз Исанбет (ЙИ)
Мәсгудә Шәмсетдинова (МШ)


Җәүдәт Вәлитов 1929 нчы елда Татар Каргалысында туган.
ҖВ: Бездә читек белән бииләр. Оекчан биимиләр. Мин башка поднос куеп бии идем. Каргалыда элек-электән хатын-кызларның авыр әйберләрне башта йөртү булган хәл. Сугыш елларында башка капчыкны куеп йөри торган торганнарые. Мәзәк, кызыклык өчен поднос куеп биимен.
ЙИ: Безгә берәү әйтте, татар биегәндә аның тәне кузгалмый дип. Урыс бөтен тәне белән бии.
ҖВ: Дөрес ул. Күбрәк мимика. Куллар билдә була инде. Тормышка җилләнеп каршы барып, кочып алу, кешелеклелек. Биюнең үзенең лирикасы. Бию – тыпырдау гына түгел, аның эчке колориты, тойгылары булырга тиеш. Әнә шул йөздә колорит, кулларының хәрәкәтендә. Яшь кәҗә тәкәсе сымак сикерү юк. Тыйнаклык, тигезлек, мөлаемлык. Гомумән хатын-кызларда. Бездәге бөтен сөендергән әйбер үзенең җөзе (йөзе – МШ) белән күрсәтелә. Яулыкның кырыеннан гына карап үтүе дә, күз сирпеп кенә, нечкә генә карауда әллә нинди хәтле зур мәгънә, йөзе белән карамаса да ул бөтен нәрсәне күрә. Халыклар да эчке хисләрен күрә аның. Шуңа күрә дә ул халыкка аңлашылып тора. Капыл чыгып татар кызы тыпыр-тыпыр- тыпыр-тыпыр басып идәнне җимерердәй булса аңа кул чабалар күп булса да, ул теләгән хискә китереп җиткерә алмый.
ЙИ: Башкорт биюләре белән чагыштырсаң татарныкы нәрсә белән аерыла?
ҖВ: Башкортта күберәк тематически. Күп әйберләрдә безнең башкорт белән тугандашлык чагыла. Алар очып бииләр. Тагын аларда бик тә матур оформление. Костюмнар, куллар эластичный. Аларның биюләре классик бию дип әйтер идем инде. Биш бармак көе. Күп биюләрдә бармак элементлары кабатланалар. Бик күптәнге биюләре аларның. Безнең алар белән туганлык җебе сизелеп тора. Көйләр башкортларның матурырак, җәйләүләр, таулар, Идел буйлары. Бераз руска тартым татар көйләре. Кысынкылык татар көендә.
ЙИ: Ничек поднос киеп биедегез, шуның турында сөйләгез әле.
ВҖ: Гомүмән Каргалыда поднос куеп бию бар. Султанова Роза да биеп йөрде. Аны бию өчен катлаулык юк инде. Тик җилкәдән муеннан баш селкенми. Халыкны аһ дидерер өчен чүгеп ала торганыем. Туп- туры гына чүгеп, туп-туры гына торырга тиешсең. Аяк бөгелә. Моторика булырга тиеш. (биеп күрсәтә). Рюмкалар тезәсең. Еще да опасно. Урыс алай биеми. Чашкалар куеп биегәнем бар. Халыкның күңелен җәлеп итеп алырга кирәк бит ул.
МШ: Урыс биюе белән татар биюе ничек аерыла?
ВҖ: Бездә тыпырдау азрак. Алар ничек эшли ала шулай эшли. Ә без йөз, мимика, плавный движениелар белән аерылабыз. Милли психологический процесс. Марҗа халкы бит йылый. Бездә йыларга ярамый. Без бөтен кайгыны, хәсрәтне эчтә сөзеп үткәрә белергә тиеш. Кызганычмы, яки үзеңнең кайгыңны бакырып, кычкырып аңлатам, дип түгел, без эчтән сөзеп уздырабыз. Безнең татар культурасында эченнән сызып үткәрә алу, эчеңдә сер тота алу, бу сыйфатлар күзгә бәрелеп торган нәрсәләр бүтән халыкларга караганда. Биюдә дә шул тасвирлана. Бию нәрсә ул? Бию ул көндәлек тормышыннан чыгып алынган. Безнең заманда тематически биюләр күп булып китте инде. Рус биюләрендә хәрәкәт нәрсә күрсәтә ала вич күрсәтергә тырышалар. Егыламы, чүгәме. Аңлашыла шулай, кешенең нинди генә хәрәкәтләр эшли алабыз без дигән сымак ниләр сизелә алар биюләрендә. Ә бездә алай түгел. Кешеләр – бәндәләр бит барыбер. Алар эшләгәнне татар да эшли ала, әмма ләкин, әнә шуның белән матур татар биюе. Татарның биюендә эчке тойгысы. Безнең милләтебезгә, татарга хас һәрвакытта нинди эштә дә, биесә дә, җырласа да тормыш барышында да аерым тыйнаклык. Мин үземне күрсәтәм дип түгел, ә ничектер читтә торган кебек, бөтен нәрсәне күрә белә, бөтен нәрсәне эшли белә, бөтен нәрсәгә аның кулы җитә, бөтен нәрсәгә аның зиһене җитә. Күрсәтеп, кешене хәйранга калдырам дигән нәрсә түгел. Безнең мәчетләрдә дә рәсемнәрнең булмавы, аерым шәһесләрне күрсәтмәү. Монда аның кирәге юк. Чиркәүгә чагыштырганга, анда капма-каршылык. Анда, менә без, менә нәрсәкәй ул, дигән нәрсәне күрсәтәселәре килә. Ә татар халкы бик гүзәл. Ясалма ялтырату юк татарда. Аның эчке матурлыгы көчле. Менә шулай итеп шуннан чыгып мин үземнең татарымны яратам. Тыйнаклык, әлбәттә, күп йердә үзеңне күрсәтә алмаулыкта. Кайвакыи бик үк уңайлы сыйфат түгел инде. Аны халык аңлый. Үз халкың. Бүтәннәр шуңардан файдаланалар. Булдыра алмаган кебек иттереп таныйлар. Шуның аркасында, руслар әйтә бит, смелость города берет. Нахальство второе счастье, ди. Шуңардан без күп вакытта бәлки алырга тиешле, булдырырга тиешле әйберләребезне булдыра алмыйбыздыр.


Җәяләрдә татарча тәрҗемә бирергә рус сүзләрен кулланганда