Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Зөлфия Усманова бәете

Безнең татар-башкорт халкы тарихи, шәхсән фаҗигале вакыйгаларны поэтик рәвештә беренче заттан хикәяләнгән әсәрләргә бәет исемен биргән. Бәет – фарсы, гарәп һәм төрки шигъриятенең минималь строфа берәмлеген аңлатса, без бәетне халкыбызның югары хиссият киеренкелеген тәшкил иткән жанр итеп таныйбыз. “Чү, әз генә бернәрсә шылт иттеме, хәзер бәет чыгарыла” ди, Габдулла Тукай, жанрны күз алдында тотып. «Сагынмак дип бәет яздым, газиз иркәм, сезгә» ди, Габделҗаббар Кандалый поэтик калыпка ымлап. Бәетләрне сүзне моңга төреп хәсрәт кичергән кешеләр иҗат итә. Бәет язу сәнгатендә һәрбер сүз әһәмияткә ия, чөнки ул күңел халәтенең иң яшерен нечкә кылларына кагыла. Көнчыгыш шигырь язу кануннарыннан азат ителгән, халыкның милли зәвыгына бәйләнгән, саф татар телендә иҗат ителеп дәфтәрләргә теркәлеп, кулдан кулга йөргән бәет жанрын татар-башкорт халкының профессиональ язма әдәбиятына кертеп була. Сүзләремне дәлилләргә профессиональ бәетче Сагыйтова Фәизә апаның (Уральск, Казахстан) сүзләрен китерәм: «Берсе кичергән, берсе язган, берсе күчергән, һәм ул гыйбрәткә ия».

Үткән гасырның азаккы елларында без, Казан консерваториясенең бер төркем студентлары һәм мин, аларның җитәкчесе, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысында халык авыз иҗаты җыярга килдек. Колхоз җитәкчесе Мөхтәр әфәнде безнең Казаннан килүебезне белгәч: “Уборкага килгән механизаторларны тәрбияләгән кебек ризыклар белән тәэмин итегез”, — дигән боерык бирде. Анда тупланган материалларны файдаланып докторлык, кандидатлык якладылар, чыгарылыш дипломнары яздылар. Хәзерге көннәрдә Татар Каргалысы экспедициясендә катнашкан студентлар чит илләрдә (Бельгия, Германия), Казан, Мәскәү, Петербургның фәнни фольклор белән бәйле учреждениеләрендә уңышлы хезмәт итәләр.

Татар Каргалысында һәркемдә диярлек борынгалардан калган, кадерле мирас итеп сакланган бәетләр дәфтәре бар. Халкыбызда таралган «Манара бәете»н күз яшьләренә коенып Татар Каргалысында иҗат иткәннәр. «28-29 нчы елларда мәчетләрне сүттеләр. Мәчетләрне сүткәндә Каргалыда җыелышып язганнар бу Манараны. Мәчетне сүттеләр, саттылар. Каргалының ун мәчетеннән бер мәчет калды (Абдукаева Гөлшат Шәрифулла кызы, кызына багышлап бәет чыгарган). Мәүдүдә Рамазанова Батыргәрәй кызы (1907): «30 яшендә улымны яшен атты, икенче улымны токта электр сукты”. Абдрахманова Фатыйма апа Галиулла кызы дәфтәреннән :
Хәмидәбануның туенда ала чучканы суйдылар,
Чучка итен ашамагач муенына пычаклар куйдылар.
Чиркәү баскычын менгәндә уң аякларым тала ла,
Талганына үкенмимен ислам динем жәл кала.
Улы фаҗигале рәвештә вафат булган Мәдинә апа Мөрсәлимова (1928) да бәет язган:
Чегәннәр туп атадыр, төтене ергә ятадыр,
Балакаем, бахыркаем җир куенында ятадыр.
Мәсгудә: Мәдинә апа, авырмы бәет язуы?
Мәдинә: Алга килеп тора. Хәсрәтле вакыт, көчле вакыт. Кырыгы тулганчы акырып елыйм да, тышка чыксам тагын бер нәрсә исемә төшә, тагын язып куям.
МШ: Менә бу бәетне язгач үзегезгә җиңел буламы?
ММ: Әйе. Җиңеләеп киткән кебек. Улыма бер нәрсә язып куйдым бит инде. Исемә төшкәндә, сагынганда укып алам.


Мин әле дә Татар Каргалысы кешеләре белән элемтәдә торам. Китапханә мөдире Зөлфия Мөлекова-Усманова миңа һәрвакыт ярдәмгә килә. Кайбер студентларыбызның татарча белмәү рәвешендә мәгълүмәтләр дөрес күрсәтелмәгән. Зөлфия шуларны ачыклый, аның ярдәме әйтеп бетергесез кыйммәтле. Ул үзе бик талантлы, русча да, татарча да шигырьлщр яза.

Фамилиясе Мөлекова булгач, сораша торгач композиторыбыз Бату Мөлековның килене булып чыкты: « Әтием әйтә иде Бату абый белән балыкка йоридер идем дип. Тик Бату абый белэн сөйләшеп булмыйдыр иде ди, Сөйләшә генә башласаң ул сызгырып матур койлэрне койли иде дип».
Дөнъялар кызганычка каршы ал да гөл түгел. Берничә ел элек Татар Каргалысында үзәк өзгеч фаҗига тирә якны тетрәндерә. Шул вакыйганы тасвирлап Зөлфия бәет яза.
Мәсгудә Шәмсетдинова.
Зөлфия: Кечкенәдән ишетә беләм бәетләр турында. Берәр матур көйгә кызганыч эчтәлекле сүзләрне моңлы итеп әтием җырлый торган иде. 2011 елда, Ходай рәхмәте булгандыр инде, мин шигырьләр яза башладым. 2015 елда үзем бәет язарга булдым. Бәет язуы җиңелдән булмады, чөнки бик кызгыныч, куркыныч хәлләрне яңадан үзем аша үткәрергә туры килде.
Минем сугышта үлеп калган Зәкир бабаем белән Мәфтүхә әбиемнең ике улы булган. Зурысы Шакир һәм кечкенәсе Зариф. Мин Зарифның кечкенә кызы Зөлфия булам, зур кызы Әлфия апай. Шакир абыйда өч бала була кызы Фирая, уллары Зөфәр һәм Җәлил. Сүз була Шакирнең өченче баласы Җәлил абыем турында. Мин кечкенәдән нишләптер шул Җәлил абыемны ярата идем. Улда мине уйнатырга, очындырырга тырыша иде. Ул Гөлгенә җиңгигә өйләнгәч тә, мин гел аларга килеп йөри торган булдым. Алар да мине ак йөзләрен күрсәтеп каршы ала торганнар иде. Аллы артлы аларның ике балалары булды, кызлары Гүзәл һәм уллары Марат. Бик матур гаилә иде. Җәлил абыемны яраткангамы мин бу балаларны да бик нык яраттым. Ишектән килеп керүемә бер кат та ятсынмыйча икәүләшеп алдыма менеп утыралар иде. Шундый сөйкемле иде сеңлем Гүзәл, һәм төпчек булуына карамастан җитез иде энем Марат. Матур акыллы балалар булып үсеп киләләр иде.
Мәктәпне бетереп 1990 елны мәдәният укуханәсенә укырга кердем. Өченче курста укыганда 1993 елның гыйнвар аенда практикачы кыз булып Переволоцкий районга Степановка авылына юл тоттым. Мәдәният йортында эшли башладым. Кулга аккардеонны тотып балалар фольклор ансамбле «Ягодка» оештырып, аның җитәкчесе булдым. Янымда тагын иптәш кызларым булдылар, алар да минем белән бергә практика үтергә килделәр. Февраль аенда бер төнне саташып таңга таба “Гөлгенә, Гөлгенә” -дип кычкырып уяндым. Төшемдә бер хатын ике баласын ике кулына тотып күмер сараена кергәннәр дип күрдем. Хатынны танымадым, ләкин нишләптер, эчем пошып, аңа кычкырырга булдым “Чыгыгыз аннан!” дип. Икенче көнне иртүк барып мәдәният мөдиреннән өемә кайтырга рөхсәт алмакчы булдым, ләкин ул мине җибәрмәде. “Бүген эшләрең күп, бар эшлә, ә иртәгә иртүк юлга чыгарсың!” диде. Мин аның сүзен тыңладым, кая барыйм инде тыңламыйча. Икенче көнне иртүк автобуска утырып Переволоцкидан Оренбур вокзалына кайтып төштем. Каргалыга билет алып, авылдашым Хафиза апай янына барып утырдым. “Хәлләр ничек, Хафиза апай? Авылда нинди хәбәрләр бар?” - дип сорадым. Ул авылдагы хәбәрләрне сөйләргә тотынды һәм бик кызганыч,бик куркыныч бер хәбәрне сөйләп куйды. “Каргалы авылыбызда мәктәптән ерак түгел бер өйгә ут кабынган һәм өйдә булган ике бәләкәй бала төтен исенә буылып үлгәннәр.” - диде. Мин инде “ И Ходаем, кем балалары инде алар?”- дип сорадым. Ул әйтте “Җәлил белән Гөлгенәнең балалары”- дип. Әйтүе дә булды, шунда ук минем йөзем үзгәргәнен күреп гафу үтенә башлады. “ И Зөлфия сенем, сез туганнар икәнен онытканмын бит!” -диде. Минем әллә ничек колагым томанланды һәм тын җитешмәгән кебек тоелды.Автобуска кереп утырдым һәм әптәм өйгә кайтып җиткәнче бер кем белән дә сөйләшмәдем, еламадымда, шок булгандыр дип уйлыйм. Өйгә кайтып та кердем. Бусагага утыруым да булды, кычкырып бөтем эчемдэ булган әчелекне, авырлыкны, кыенлыкны чыгарып елап җибәрдем. Үксеп елаганымны ишетеп яныма әнием чыкты һәм аның беренче сүзе “Кайттың мени кызым?” - булмады. Ул “Кем әйтте, балакаем ?”- диде. Азырак тынычлангач, әнием миңа сөйләде. “Җәлил абыең сиңа телеграмма сугырга кушмады. Балаларны нык ярата иде, куркып йөрәге күтәрмәс яки. Әйтми тор Флюра апай Зөлфиягә бу хәбәрне , кайткач ишетер әле “- дигән.Шуңа күрә әнием язмаган. Иртәгә өче була дигән көнне кайттым бит мин. Бер көн алдан кайткан булсам, балаларны азакы юлларына озаткан булыр идем. Бик укенәм шуңа әле бүген дә. Мәрхүмә Гүзәл белән мәрхүм Маратның арвахлары шат булсын, тыныч ятсыннар сабыйлар. Ходай беребезгә дә күрсәтмәсен андый әче бала кайгысын! Аллам сакласвн! Исәнсау гына яшик! Барыбызга да телим шуны, амин!


Җәлил абыемның сабый балаларына, мәрхүмә Гүзәл(5 яшь) һәм мәрхүм Маратка(4 яшь) багышладым.
Бәет.
Бик яшь килеш мин бит киттем, мин бит киттем авылымнан,
Ерактагы бер авылга, гамәлләрне башкарырга.
Кышкы суык бураннарда килеп җиттем бу авылга,
Дус кызларым каршы алды, туган авылым ерак калды.
Хәзер инде эштә көндә, мәдәният йортларында,
Эш җинелдән дә бит түгел, балаларга ачам күңел.
Эшләгәнгә үтте бер ай, бар эшләрем бара бит җай.
Тик бер төнне бик саташтым, һәм кычкырып мин уяндым.
Төшләремә керде таңда бер ир бала һәм кыз бала,
Әнкәйләре белән алар йөгереп керделәр сарайга.
Ул сарай бик нык караңгы, сарай тулы күмер ташы.
Мин кычкырдым: «Әй, Гөлгенә! Чык син аннан,чык тиз генә!»
Мин кычкырдым әнкәсенә, мин кычкырдым, чык тиз, диеп,
Пычраналар балаларың, чыгар аннан сабыйларың.
Ишетмәде әнкәй минем, кычкырганны ачы итеп,
Үз тавышыма уяндым, уяндылар дус кызларым.
“Ник кычкырасың син ?” –диеп, сорадылар миннән кызлар,
Өйдә кайгы булды микән, ник мондый төш күрдем икән?
Иртән барып мин үтендем мәдәният мөдиреннән,
“Кайтыйм әле,кайтыйм өйгә, кайтыйм әле, мин бер көнгә.”
“Бүген синең эшләрең күп”- диеп әйтте мөдир миңа,
“Иртәгәдән соң кайтырсың, нигә болай ашыгасың?”
“Йөрәгемдә тыныч түгел, шуңа күрә мине кайтар,
Бер көнгә, һич бер бит көнгә, күңелемне тынычландыр.”
Кайтармады ләкин мөдир, “Эшлә!”- диде,-”Син эшеңне,
Иртәгедән соң кайтырсың, нигә болай ашыгасың?”
Үтеп китте озын төнем, килеп җитте кайтыр көнем,
Кайтып җиттем тиздән генә мин Оренбур вокзалына.
Билет алып мин утырдым, бер танышымның янына,
“Ни хәлең бар?”- дип сорадым, “Ни хәлләр бар авылымда?”
Ул сөйләде тотып кулны булган бер куркыныч хәлне.
“Кайгы булды бик кызганыч, ишетмәгәнсеңдер инде.
Менә безнең Каргалыда, өйгә ут кабындынганнар,
Өйдә булган ике бала, шул исенә буылганнар.
Әзерләдек ике табут ике сабый балаларга,
Кара кайгы төште анда безнең татар авылыбызга.
Мин сорадым -“Кемнәр?”- диеп, “Мондый кайгы күргән?” - диеп,
Бик кызгандым мин аларны, язмыш биргән бит кайгыны.”
Авылдашым миңа әйтте шул сабыйлар исемнәрен,
Шуннан күреп минем йөзне ул аңлады, ни әйткәнен.
“И, Ходаем,онытканным туганнарың икәнлеген,
Гафу ит син, мөмкин булса, бу кайгыга, түзә алсаң.”
Мин шаккаттым бу хәбәрдән, абый балаларын беләм,
“Ике бала , кан туганым, нигә болай булды, Раббым?”
Кайтып җиттем авылыма, йөрәгемне кайгы какты,
Һәм утырып бусагага күзләремнән яшьләр акты.
Елаганымны ишетеп, яннарыма әнкәм чыкты,
“ Балакаем”, – диде миңа, “Кемнәр әйтте, моны сиңа?
Хат язма”- дип, әйтте абыең, йөрәккәе түзмәс аның,
Балаларны бик яратты... Хат язмадым тыңлап аны.”
Озата да бит алмадым, иң азаккы юлларына.
Һич түзәлмыйм, бик нык ярсыйм бу кайгының хәсрәтеннән.
Гүзәл белән Мараткаем, мәрхүм сабый балаларым,
Сез гел минем йөрәгемдә, багышладым бәет сезгә.
Бар кешенең күңелендә шушы бәет яңгырасын,
Һичкемгә дә мондый хәсрәт язмыш башка күрсәтмәсен.
Автор: Зөлфия Усманова (Мулюкова).