Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Нур Хөсәенов язмасы

Бәйрәм пәрәмәче.
Әниләр көне бүген. Күңел нидер көтә...Менә бит әле көнен дә билгеләделәр, хәйран калырлык. Минем әнием исән чакта нигәдер бу бәйрәм юк иде. Бәйрәмне кызыл төсле тасмалар аркылы танып өйрәнгәнбез инде. Советлар заманында календарьлары да бик күп түгел. Хәреф битен ертып ала торганы да, ялтыр тимер эчендә саннары әйләнә торганы кибетләрендә сатыла. Хәзер калды искә алу...Бәйрәм бар, әни юк...
Иртәдән бирле, бик күтәренке кәеф белән йөрим әле. Күңелемнең төшемнән аерыласы килми. Аңлыйсызмы, юкмы, менә җибәрми инде бүгенге төшем...
“Уй-хисләргә чумып, якты хатирәләр чорнап алган башым кулга бушаган капчык тоткан. Кем белән булсын инде, әнием белән кыска гына вакыт эчендә күрештем мин. Каз бәпкәләре үсеп җитү сәбәпле, ул аларны күл буена төшереп җибәргән . Миңа эш куша икән ...Балыкка барырга кирәк икәнен беләм ә менә бүген нигәдер әнигә булышасы килә. Беләм, дулый-дулый арбага күнеккән кашка айгырга бүген атланалар инде. Өйләдән соң бөтен малай-шалай ат сарае буена җыелачак. Ә минем күңел әнигә бакча уташырга тартыла. Беләм, гомердә булмаган хәл. Чыгып бастым да тупса буена әнине көтәм....Күземне йомдым, тагын бер мизгел генә аерылмасак иде. Китмә инде бәгырькәем... Ышан, минем сиңа җиң сызганып булышасым килә. Тукта әни, тукта ашыкма! Алып чык әни киндер капчык! Шыплап тутырам колхоз фермасының силосын. Син миңа :” И балам, ничек күтәреп салдың бу авыр капчыкны “вилсапит багаҗнигына?” Барда исемдә әни, син мине әрләгән идең. Әтинең акчасын тотып алып калдылар бит шуның өчен...Ә мин, әни, ак сыер күбрәк сөтен бирер дип өмет иттем. Әйдә, мин бүген бакча утыйм! Дөрес, яратмыйм инде шул эшне...Утыйм дидем бүген! Астын өскә китерәм сине интектергән чүп үләннәрен...Бир әни, мотыйгыңны шалт итеп кайрап бирәм. Бүген минем гараҗда кайраклары “алтын –түгәрәк” сары төсле, заводской кайрак бар. Теге, бала чактагы, төшләре ышкылып беткән иске игәү түгел инде...Яңгырсыз үскән ала ботаны төбеннән кисәр. Кул белән тартып ызанлама асылым. Нигә бу әниләргә кул белән утый икән чүп үләннәрен?...
Теш китабы саргая бара...Битләре ертылып хәрефләре әллә нишли...Колакка уянма, уянма дигән аваз ишетелә....Ишетәсезме, иске йортның карусак ишеге ябыла...Хыялый башка нинди күренеш! Шул ишек артында әнинең йөгерек гәүдәсен тагын бер секунд күреп калдым...Минем бәхеттән аның кулында зәңгәр табак иде. Куанычым эчемә сыймый...Мин беләм! Зәңгәр табак пәрәмәчләр салына торган савыт бит. Аңлыйсыңмы мине дөнья! Кирәкми миңа синең алтынга манган өч көнең...Төшемнән аерыласы килми, уянасы килми бүген. Бик сагындым бит мин әниемнең җылы кулларын, камыр ашларын...Беләсезме, икеләтә бәйрәм май кыздырганда! Чак кына түзәргә кирәк. Табак өсте ябылып торган саен пәрәмәчләрнең тәме телеңне йотарлык була...Чак кына көтәргә кирәк, хәзер әни чакыра...Түзегез минем фәрештәләрем...Хәзер...
Исән аналар май кыздырыгыз - бәйрәм бүген!
Кайтыгыз, сезләр өчен яздым бит мин...
Әниләрегезне онытмагыз, бәйрәм икән бүген...
Оренбур Н.Хусаинов.