Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мөхәммәдиядән өзекләр

Габдулла Тукай иҗатында татарлар арасында киң таралган госманлы әдәбияты ядкярләреннән Мөхәммәд Чәләбинең "Мөхәммәдия" китабыннан аерым урынны били. Мөхәммәд Чәләби (Языйчы угылы Мөхәммәд) - заманасының мәшһүр суфый шагыйре.


Адәм галәйһиссәлам кыйссасы


Чу, Адәм җәннәтә керде,
Юҗә дәүләтләрдә йөрде,
Каму әйләкләрен күрде,
Идәр ди шөкер лә ихлас.


Бакуб күрде аны Иблис,
Хөсед кылды идүб тәлбис,
Аны белмәс иде Адәм,
Идәр ди зикер лә ихлас.


Кәлүб җәннәт капусына,
Карар итде торуб анда,
Күрер кем чыкды бер тавис,
Идәр ди фәхер лә ихлас.


Диде нә хуб вә зиба син,
Әгәр үлмәйде һәргиз,
Диде үлмәк нидер, белдер,
Кылам та фикер илә ихлас.


Диде жандыр,бу җисмеңне,
Диде тутб вирән куат,
Һәмандәм ки чыга җаның,
Ки дә бу кадер лә ихлас.


Чун ишетте аны тавис,
Елан илә булышты тиз,
Хәбәр юбирде аңа филхәл,
Бу сер илә ихлас.


Елан ул вакыт җәннәттә
Тәвә кеби ди сурәттә,
Аягы дүрт иде аның
Идәр ди гомер лә ихлас.


Бу сүзе чун аңа дәхи,
Тәмам бер-бер диде иблис,
Диде пәс чара вармидер,
Ки кылам фикер илә ихлас.


Диде ач агызыңны керәм,
Чу варәм, җәннәте керәм,
Әҗәл дәрманыны вирәм,
Кыласың гомер лә ихлас.


Чу керде җәннәтә шайтан,
Күрер кем Адәм вә Хауа,
Сафалар эчрә мөстәгърәкъ,
Идәр ди дәвер лә ихлас.


Диде Адәм нә милек улур,
Бу җәннәт гәр әбәд улса,
Аны шайтан да ишетте
Чын сәвүнде фәрр лә ихлас.


Дүнүм катларына килде,
Сагу-сагубән еглады,
Диделәр ничүн егларсың
Идәрсең каүәр вә ихлас.


Ишетте Адәм вә Хауа
Бу сүзә булдылар мәхзүн.
Күр ничек шайтан салынды
Санәсен рәккас.


Диде шайтан ки йә Адәм деләрсең,
Әбәд мөлкедәй бәка булып калырсәң,
Йигел хольд агачының данәсендән.
Сакын гомрең әҗәл пәйманәсендән.


Каҗул итмәделәр, ант эчте һәс әувәл
Насыйхәтдер кыйлың сүземе мәкъбуль
Диде һәс Адәмә Хауа көл имди,
Бу агачның йимешендән ал имди.


Диде Адәм ки нәһи безе Хак,
Диде Хауа Сүземе тот мохаккак.
Ябышты әленә килде агача,
Эреде сүзенә саникем зоҗаҗә.


Сәүерди җан вә дилдәл Адәм аны
Кыйлмаз ди өйдә рәдд ул дәм аны
Аңа фәрман иде күңеле дәмадәм
Дәхи һәм мәет иде дәмдә Адәм.


Пәс андән бер дәхи кисде шәҗәрәдән
Фәсадә тиз кушанур гаурәт әрдән
Чу сонды аңа, йиде аны Адәм
Тәнене детрәмәк тотды һәмандәм.


Килде башындан алды тамды Җибрил
Җәбинендән алып Микаил Әклил
Башындан китде таҗ вә хөллә тәндән
Ачылды гаебе күзекте бәдәндән.


Икесе дәхи калды анда горйан
Бу хәлә булдылар гаять пошиман
Пәс андан калдылар хәвеф вә хәядән
Үтенделәр Җәләл кәбриядән.


Нида ирешде аңа анда ул дәм
Ки бәнднәми качарсың бак йә Адәм
Диде йә Рабби үтәндем гөнаһдан
Вала кем качарсың падишаһдан.


Диде кидең җаварымдан пәс имди
Якын улмас бәңа кем гасый улды
Рәвамидер ки Адәм гасый
Бу диклү булмыш икән ихтисасый.


Ялгыз агач


Ки чыктым мин сәхрәләргә һәм күрдем бер ялгыз агач,
Агач төбенә утырдым, сөаль кыйлдым, бераз торгач.


Дидем агач яшең күпме, түгелгән яфрагың күпме
Минем тик моңнарың күпме дәйүб сордым бераз торгач.


Диде агач Яшем күп шул, түгелгән яфрагым күп шул
Синең тик моңнарым күп шул дәйүб әйтте бераз торгач.


Нинди сәхрәләрдә үстең, нинди чишмәләрдән эчтең,
Ботакларыңны кем кисте дәйүб сордым бераз торгач.


Сафалы сәхрәдә үстем, шифалы чишмәдән эчтем,
Ботакларны язмыш кисте дәйүб әйтте бераз торгач.


Диде агач алма пешә, үсеп җиткәч өзелеп төшә,
Минем түккән күз яшьләрдән сәхрәләрдә үлән үсә.


Ахырзаман яки Тәкый Гаҗәп.


Йирне нитәк яратдисә күкне һәман
Айны нитәк яратдисә көнне һәман
Әнбия-мөрсәлләрне әйтсәм тәмам
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары бар.


Замана ахыры булса ниләр булгай
Дөньясына төрле-төрле бәла тулгай
Галимнәре гаҗиз булып зари кылгай
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары бар.


Ир-хатыннар харабатта чагыр эчкәй,
Белер икән,белмәс яңлыш эшләр кылгай,
Дөнья эчрә Мәнмен диеп күксен киргәй
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Аллаһ диеп хак ядыны яд кылмагай,
Вәгазь кылган гарифларны ялган дигәй
Башларына әҗәл уты килмәс сангай
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.