Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Марсель Сәлимҗанов белән Мәсгудә Шәмсетдинова

Вакыт таләпләрне үзе куя


Марсель Хакимович, Сезнең өчен милләт нәрсә ул? Милли спектакль дилщр, милли тъгел диләр...?
• Аны сүз белән генә аңлату, аңа билгеләмә бирү шактый кыен. Бервакыт Мәскәүдән бик зур театр белгече килгән иде. Ул безнең “Әлдермештән Әлмәндәр”не карады һәм болай ди: “У вас есть артист Биктимиров. Вот он немножко плечом поведет, как-то руку поставит, это - татарин. Никто больше вот так не сыграет татарина. И чем это конкретно выражается, теоретически трудно определить. Вот это его нутро, как он смотрит, как он поставил ногу. Вот в этом есть сугубо национальное”. Нәкыш, этнография алымнары, музыка гына бирми милли төшенәне. Алары – алымнар. Кешенең милли эчке дөньясын чагылдырган милли җанлы артист кына татар рухын сәхнәдә чагылдыра ала.
Татар телен белмәгән кешенең эчке дөньясы татар булырга мөмкинме?
• Юк. Ул үзен татар дип санаса да, чынлыкта ул татар түгел.
Димәк тел...
- Тел, тел, тел. Шулай да... берчак Виьнюста гастролҗлләребез вакытында кызык хәл булды. Вилҗнюста татар телен бөтенләй онытканнар. Спектаклебезне уйный гына башладык, алар җылап җибәрделәр. Спектакль бетүгә, бөтенесе сәхгнә янына җыелдылар.: кул чабалар, елыйлар, хисләрен ничек кенә белдермиләр. «Ничек соң татар булып сакланып калдыгыз?»- дип сорыйбыз. «Дин саклады безне, диләр, моң саклады». Фамилияләре дә үзгәреп бетән, әмма бөтен дин бәйрәмнәрен уздыралар, Сабантуйны үткәрәләр. Мәчеткә йөриләр, ә үзләре телне белмиләр. Аларның тарихлары бик фаҗигале. Чит мәдәният аларны йоткан. Тик алар үзләрен барыбер татар итеп хис итәләр.
Сезнеңчә миләт ул...?
-Дин, тел, моң. Шул уңайдан, башымнан кичкән бер хәл. Америка отелендә ятам. Радионы боргалаштырам. Конөерт бара. Шунда татар көе уйный башладылар. Күзләремә мөлдерәмә яшҗләр тулды, туктатып кына булмый бит. Бер татар көенә... Шундый ук вакыйганы миңа Табеевның да сөйләгәне бар. Иде. Уйламаганда-көтмәгәндә Илһам Шакиров җырлый башлаган. “Мин сентименталь кеше түгел инде, - ди ул. Илһам тавышын ишеткәч, елап җибрдем”. Димәк, аның җанында татарлык сүнмәгән. Нишләтәсең инде, безне диннән аердылар, без зурдан кубып үзебезне динле халык дип әйтә алмыйбыз. Шулай бит?
Бәлки диннең йола-кануннарын оныткандырбыз, дин атрибутика гына түгел бит ул.
Шулайдып күрәсең.
Менә Сезнең «Зәңгәр шәл»дә Әюпов, дога кылабыз, дип кулларын күтәрә һәм татар халык җыры “Караурман” җырлый башлый. Бу бик үтемле ре;иссура чишелеше бит.
«Зәңгәр шәл» үз тарихында ни генә күрмәде!
Аңа ничек кенә бәйләнмәделәр, нинди генә реөензияләр чыкмады, мактаганы да. Сүккәне дә. Спектаклҗне туктатырга теләп тулы бер делегаөияләр килеп йөрде. Әмма ул һаман да уйнала бара. Заманында Тинчуринны “халык дошманы” дип юк иткәч, “Зәңгәр шәл” туктап торды. Тинчуринның гаебе юклыгы раслангач, яңадан куелды. Спектаклҗне 15 көндә өлгерттеләр. Мөгаен, бу театр дөнҗясында бердәнбер булган очрактыр. “Зәңгәр шәл” бер айда 30 мәртәбә куелды. Халык театрга ургылып агылды.
1970 елда Мәскәүдә узган декадада «Зәңгәр шәл» искиткеч уңыш белән барды. Әмма ул күпме вакыттан соң искерде, һәм мин аны туктаттым. Театрның яңа бинасын ачканда «Зәңгәр шәл”не яңадан куйдык. Ун елдан соң яңадан туктаттык. Менә хәзер инде ничәнче куелыш. Тамашачы һаман өерелеп йөри.
Кәрим Тинчурин драмасын нигә «Зәңгәр шәл» дип атаган, нишләп ак, яки яшел түгел
Зәңгәр төс ул күк төсе, чисталык, омтылыш төсе.Татар драматургиясендә иң милли әсәр кайсы, дип сорасалар, мин әйтер идем: “Зәңгәр шәл”. Ул бернинди драматургия канунына да буйсынмый. Аның беренче пәрдәсе дә, икенчесе дә үзгәләр. Тик өченче пәрдәсеннән генә уйнап була. Пәрдәләр берсе белән берсе бәйләнмәгән. Әмма анда бер феномен бар – анда татарның рухи омтылышы, буйсынмаучылыгы, бунтарҗлылгы чагыла... Күп кенә гастролҗләрдә тамашачылар “Зәңгәр шәл”не куюны сорыйлар. Зәңгәр шәл” сез башлангана гастрольләр һәрвакыт уңышсыз тәмамлана. Зәңгәр шәл – миллилекнең талисманы кебек ул.
“Әлдермештән Әлмәндәр”дә шундый бит...
-25 ел уйныйбыз бит инде аны. Финляндиядә дә, Төркиядә дә куйдык. Чын милли әсәр, чын милли рух һәм милләткә аңлаешлы. Псевдомилли әсәр беркемгә дә кирәк түгел.
-Әсәрне миллиләштерү режиссердан, аның милли рух дөнҗясыннан да торадыр.
-Әлбәттә, рус авторларының әсәрләрен куярга без рус режиссерларын чакырабыз.
Театр артистлары исә аны татарча уйный..
-Әйе, татар татарча уйный. Хәер, рус режиссерлары куйган әсәрләрбезнең театрда зур уңышка ирешкәннәре юк. Островскийны күпме режиссерлар килеп куйды. Моны нәрсә белән чагыштырыйм икән? Әйтик, пианиноның ак клавишларына бассаң, бер көй дә чыкмый. Ә кара клавишларга бассаң, ниндидер милли көй чыккан кебек. Менә шулай, күрәсең. Милли режиссер милли артистның клавишларына баса белә. Минем куелышта “Свои люди-сочтемся”, Бесприданницалар 5-6 ел барды. Әнә безнең ПетрПавел соборын бер рус дигән. Чөнки аның төзүчеләре, прорабы татарлар булган. Мәскәүдәге Василий Блаженный соборыннан да татарлык бөркелеп тора. Рус режиссерлары куйса, безнең артистлардан әйттерәләр, акцентларын үзләренчә билгелиләр. Нинди генә милләтнең әсәре булмасын, мин артистларның темпераментларына урын калдырам, үз мөнәсәбәтләрен ачарга ирек бирәм, шул чакта гына тетрыбызда тәрҗемә әсәр уңышлы була, тамашачының игътибарын яулап ала.
- Музыкада классика, модерн, авангарда, романтизм дигән төшенчәләр бар...
-Безнең театрга да хас алар, әмма икенче формада яшилщр. Кеше һәрвакыт “Гамлет”тан үзен борчыган сорауларга җавап эзләде. Вакыт таләпләрне үзе куя. “Зәңгәр шәл” дә һәрвакыт яңа юнәлештә, үз вакытына хас булган формада куелды.
-Спектакльне куяр алдыннан Сез калыпны шундук тоясызмы әллә спектакль куелышы процессында туамы?
-Минем өчен әсәрне беренче укыганда туган хисләр бик мөһим. Томанлы гына булса да, шул арада спектакльнең ниндидер силуэты күренә башлый. Әгәр беренче укыганнан соң бер хис тә уянмаса, мин аны куймыйм.
-Спектакльләр Сез тормыш өчен әсәр сайлаганда Сез тормыш тәҗрибәгездән чыгып, үз принципларыгызга таянып, теге яки бу әсәргә тукталасыздыр?
Тегесе дә, бусы да бар. Заманында Кәрим Тинчуринның “Американ”ын куйган идем. Бик уңышлы булып чыкты. Ул вакытта начар, “квасной” миләтчелек киткән чор иде. Пәрәмәч, түбәтәй һәм башка атрибутлар дәрәҗәсендә. Милли атрибутика зур милли проблемаларны читкә этәрә иде. Вак милләтчелектән көлгән “Американ” заманына бик ятышлы булды.
Миңа калса бүген дә Американны куяр чак
-Шул американны нигә куясың, дип, милләтчеләр еш сүктеләр мине. Акыллы кешеләр милли кимчелекләрне дә күрә белергә тиеш. Пьесаны укыганда минем күз алдында шундук спектакльнең силуэты пәйда булды, хәтта исе дә... Спектакль ахырында нафталинлы персонажларны сандыкка салалар...Безнең милли музыкаль театр, Зәңгәр шәлләр, Башмагымнар юнәлешендә барып, музыкаль драмалар, комедия, опертта, мюзикл принципларын эволюцияләштереп, зур катлаулы операларга килеп җитәргә тиеш иде. Без беренчесен дә ташладык, икенчесен дә. Кара йөзләр беләр халыкның гайрәтен чигердек. Уртада бушлык калды.
-Тиеш идек тә бит... Опера безгә көтмәгәндә килеп керде. Шуның белән тамашачының гайрәтен чигерде. Халык аннан бизде. Безнең драматургиядә беренче революцион әсәр музыкаль драма – Галиябану булды. 1927 елда Салих Сәйдәшев аңа хәтта увертюра да яза. Симфоник оркестрга гармун кертә. Һәм моңа беркем дә аптырамый. Менә шул юл белән барса, безнең музыкаль драма аз-азлап үсеп инде операга да барып җиткән булыр иде.
Күз алдына китереп карыйк: нигә Илһам Шакиров тавышына охшаш опера җырчыларын беренче нәүбәттә кертмәскә иде. Бездә бит хор белән җырлау культурасы юк иде. Ул чиркәүле халыкларга хас. Безнең мәчетләрдә хор белән җырламыйлар.
-сезнең әтиегез Салих Сәйдәшев белән бик дус булган...
Салих абый безнең белән бер коридорда 20 ел торды. Минем әти белән, чынлап, та дуслар иде. Салих абый безгә төшке ашка керә иде. Сөйләшәләр, эчке серләрен бушаталар, күңелләнеп тә утыралар иде. Миңа исә читтән генә аларны тыңлап утыру да рәхәт. Бер очрак истә калган. Мин бит башта университетның юрфагына кердем. Беренче стипендия алган көн. Күрәм, әти белән Салих абый колонналар янында мине көтеп торалар. Әти әйтә: стипендия алдыңмы? Алдым. Сыйла Салих абыеңны беренче стипендияңнән. Аларны кафега алып кереп сыйладым. Мин кечкенәдән аны даһи кеше итеп кабул иттем. Чөнки ул башка кешеләр төсле түгел иде, бу дөнья кешеләренә ошамаган иде.
-Ул фаҗигале шәхес. Татар музыкасының дөрес юлдан китмәгәнлеген бөтен күңеле белән аңлаган. Музыкаль драмалар, комедияләр өстендә эшләп ятканда, кинәт кенә Мәскәүдән кайтучы бер төркем сәнгать әһелләре татар милләтенә Мәскәү күрсәткән музыкаль юлны маяк итеп куя. Һәм дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да Мәскәү юлы яклана. Татар музыкасына эшләнгән зыян хәзер инде зуррак, дөньяви масштаб алды.
Бервакыт Салих абый якын дусты белән Нәҗип Җиһановның “Качкын” опреасы премьерасына бара. Антракт вакытында теге дусты әйтә моңа: “Әйдә инде, Салих, өйгә кайтыйк, татарчага тәрҗемә иткәч килербез әле”. Салих абый сөйли иде: бичара дустым Качкын операсының татар телендә башкарылмаганын аңламаган. Салих абыйның фаҗигасе тагын шунда да: аның иҗаты Кәрим Тинчурин һәм Фәтхи Бурнаш белән бәйле. Ә алар белән эшләгән иҗат өлгеләре һәрберсе юкка чыга. Ул бит әсәрләрен җыеп бармаган. Барысы да театрда. КГБ килеп барлык кәгазьләрен тартып ала. Мин Сүнгән йолдызларны куйганда Салих абыйның музыкасын таба гына алмыйм бит. Вакытында Сүнгән йолдызларда уйнаган Кушловская авыру, бер генә нәрсәне дә исенә төшерә алмый. Театр папкалары арасыннан бары бер генә увертюра табылды. Шул увертюраның темаларын алдык. Әтинең хәтере бик әйбәт иде, ул искә төшерде. Шуннан соң мин Әзһәр Абдуллиннан Сәйдәшев стилендә менә шушы сүзләргә көй язуын сорадым. Тик без Салих Сәйдәшевнеке дип әйтербез, дидем. Ул шуңа риза булды. Мәхәббәт дуэты Әзһәр Абдуллинныкы, әмма бар җирдә дә ул Салих абый музыкасы булып бара. Салих абый иҗатының шактый өлеше юкка чыгарылган инде
-Соңыннан табылдымы?
-Юк! Күпме генә эзләтмәдек, шул таушалган папкадан тик бер увертюра гына таптык.
-Нинди фаҗига! Гомерлек дуслары упкынга китә, бөтен гомерен багышлаган иҗаты да югала.
Ул аны аңлый алмады. Үзем шаһит. Безнең белән бер коридорда Н.Таҗдароа тора иде. Менә алар әти белән өчәүләшеп сөйләшеп утыралар. Белгән булсам, башкачарак тыңлаган булыр идем. Салих абый бик аптырап сөйли иде: ничек инде Кәрим милләтче булсын, аның бит һәрбер әсәре милләтчелеккә каршы иде, ди. Ничек халык дошманы булсынтнде? Ул әлеге сәясәтнең максатын башына сыйдыра алмады. Салих абыйның әйткән сүзләре бар: Кәрим булса, мин театр өчен музыка язар идем.
Халык театрга йөрми башлады. Бер юнәлештәге репертуарны кисеп аткач, китте конфликтсыз драматургия. Яхшы белән бик яхшы көрәшә башлады. Менә шундый драматургия инде! Салих абыйга музыка язарга заказ бирәләр, ул хәтта пьесаларны да укымый да иде. Кәрим Тинчуринны кулга алганнан соң күңеленә ярамагандыр инде. Әтидән укыта иде, шуннан соң күңеле бармыйча гына утырып яза башлый. Шул вакыттан драматургия алышынды. Беренче тапкыр Уфада Зәңгәр шәл куелгач, Нәкый Исәнбәт кискен мәкалә яза. Янәсе, театрның юлы андый түгел. Нәкый Исәнбәтнең Кәрим Тинчурин белән иҗади бәхәсе китә. Нәкый Исәнбәт театрга Һиҗрәтне алып килә. Ул шактый уңышлы башкарыла. Кәри Тинчурин моңа альтернатива итеп Җилкәнсезләрне яза. Шулай итеп театрда ике юнәлеш көрәшә. Берсе Сәйдәшләр, Тинчуриннар юлы, бу юнәлешкә каршы иҗатчылар


Мәсшудә Шәмсетдинованың 2002 елда Марсель Cәлимҗанов белән әңгәмәсе. Мәгариф нәшрияты. Казан 2004 ел, 119-123 битләр