Masguda I. Shamsutdinova's site


 

«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»

Галәмнең үзе кебек ул: кызык, мавыктыргыч, серле... Тирән! Һәр очрашуда, һәр сөйләшүдә яңа яклары белән ачыла – шуңа да аның белән күрешүләр һәрвакыт үзе бер вакыйгага әйләнә. Бәйрәмгә! Аның таланты сокландыра, горурландыра, шаккаттыра! Музыка дөньясында татар халкының тарихын, татарның катлаулы һәм фаҗигале язмышын аның кадәр чагылдырган моң иясе юктыр әле бездә...
Сүзем композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВА хакында. Ул бүгенге көндә Америка Кушма Штатларының Сиэтл шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Татарны дөньяга таныту белән шөгыльләнә!
ТАМЫРЛАР. Башкортстанның иң төньяк районында – Аскында тудым. Бер төбәктән булсалар да, әтәй авылы кешеләре белән инәйнекеләр бөтенләй бер-берсенә охшамаган. Әтәйнең туган авылы Яңа Казанчыда үзенекен бирми, хокукларын яклый белә торган халык яши. Бик кызу канлылар! Революциягә кадәр руслар агачларын кисәргә килгәч, карт әтәйләр аларга каршы күсәк белән сугышкан. Ә инәйнең авылында – Кышлау-Елгада халык бик йомшак, нигә бу күрше миңа шулай карады, әллә аны берәр ничек рәнҗеттемме икән дип гомер итәләр. Иске Казанчыда урын җитми башлагач, бабайлар Кышлау-Елгага килеп утырганнар. Сазлыклы җиргә. Дөрес, хәзер ул сазлыклар юк инде. Бездән ерак түгел «Танып» дигән санаторий ачтылар – бөтен Россиядән дәваланырга киләләр хәзер. Чишмәләребез фосфорга бай . (белмим составын, төшереп калдыр, яисә Танып санаториясен ачта, кара – нидән дәвалыйлар. Составы бик бай)

Инәем 10 класс тәмамлаган. Ул еллар өчен Гарвард университетына тиң бу! Белем алу өчен 60 чакрым җәяү йөргән. Авыл буйлап гел акыл җыя иде: «Менә ул бик акыллы кеше, аны тыңларга кирәк», – дип кайберәүләргә махсус бара иде. Әтәем фельдшерлыкка укыган – чоры өчен шулай ук зур белем. Әнәй (инәй) аңардан олырак, яшь аермалары 4–5 ел. Инәй шадра, ул үзен мин матур түгел дип уйлаган. Әмма «асылынсаң да асыл агачка асылын» дигән сүзе бар иде аның. Әтәй бик көчле табиб булган, кулы фәрештәнеке кебек дип йөрткәннәр. Яшь умарта кортлары балы белән ул хәтта яман шештән дә дәвалаган. Бөтен тирә-юньдәге рус, чуаш, удмурт, мари авыллары аңа йөргән, хәтта Уфадан кадәр килгәннәр. Кешеләр чаналарда кунып-кунып чират көтәләр иде, дип сөйли иде инәем. «Шәмселислам әнә бөтен нәрсәдән дәвалый, табибларның барысын да бер китаптан укытмыйлармени?!» – дип районга жалоба белән баручылар булган... Берсендә авылда бер яшь егетнең баланың агач ботагы кереп, күзе чыккан. Әбисе күзне учына салып, аны әтәем янына алып киткән. Әтәем күзне утырткан. Ул егет гомер буе бухгалтер булып эшләгән. Уфада диспансеризация узганда күз врачы: «Күзегезгә җәрәхәт булмаган идеме?» – дип сораган. Сөйләп биргәч: «Ул табибыгыз даһи булган!» – дигән... Бер апа минем үземә: «Эчем авыртып әтиеңә барган идем. Укол кадады да, ампуласын миңа бирде. Утыз ел янымда йөрттем! Берәр җирем авырта башлауга, кулга тотам – булыша. Булышмыйча, аны бит миңа әтәң бирде!» – дигән иде... Халык аңа бик ышанган. Инәем: «Кайчак дару булмагач, «бу бик көчле дару» дип акбур биреп җибәрә. Тереләләр иде!» – дип сөйли иде. Теле, күз карашлары белән дә дәвалаган ул. «Синең янда рәхәт», диләр миңа менә кайчакта. Әтәемнән күчкәндер – мин кешеләрдә бер гаеп тапмыйм, алардан матурлык кына эзлим. Андыйларны башкалар, гадәттә, якын итә...
Иртәгә үләсе дигән көнне дә авыруларга укол кадаган әле ул. «Бигрәк матур бит бу дөнья! Нигә кайберәүләр үз гомерен үзе чикли икән? Ничек инде шулай эшләргә мөмкин?!» – дип тә шул көнне әйткән ул. Әтәйгә нибары 38 яшь булган. Йөрәк чире белән туган ул, шуның белән китеп тә барган. Хәзер булса операция ясарлар, гомере алай кыска булмас иде дә бит...
Инәем бик матур җырлый иде. Мин хәзергәчә дөньядан инәемне, аның тавышын эзләп йөрим... Кем җырласа да – филиппинмы, кытаймы, мексиканлымы – шунда бер чаткыны тотып алам. Инәемдә, аның көендә дә шул бар иде, дим. Аның тавышы шундый матур иде! Ярый әле магнитофонга яздырып калмаганмын – тыңлаганда сагынуга түзмәс идем хәзер. Хатирә булып күңелнең иң түренә кереп урнашкан. Кунакларга баргач бөтен кеше: «Рафыйка Рәфыйга, җырла әле!» – сорый торган булганнар. Инәй җырлаган, ә әтәем кайткач: «Нигә җырладың?» – дия торган булган. Көнләшкән! Кешене үземә җәлеп итү, аның игътибарын тотып тору сәләте миңа әнидән күчкән... Тукайны яттан белә иде. Өтере, сызыкларына кадәр! Бөтен сөйләшүне Тукайга китереп чыгара иде. «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен, / тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын...» дип сөйләүләре бүгенгедәй күз алдымда. Аңардан: «Иң нечкә кыллар нәрсә ул?» – дип сорап була иде... Вак-төяк белән шөгыльләнгәнне яратмады, аңа барысы да зурдан кирәк иде. Умарта кортлары тотты. Безгә нефтьчеләр бал алырга вертолетлар белән төшәләр иде. Иң яхшы бал инәйдә булды! Әтәй: «Минсез каласың, сине бал кортлары тартып алып барыр», – дип бу һөнәргә өйрәткән. «Кешеләр бай, алар шикәр ашый, без бал», – дия идем кечкенә чакта. Шикәр алырга акчабыз юк иде.
БАЛАЧАК. Әтине күмгән көнне бик аз хәтерлим. Халык бик күп җыелганын, миңа конфетлар кәнфит? биргәннәрен, «Кара, кеше үлсә әйбәт икән, конфет-кәнфит? бирәләр», – дип куанганымны гына беләм. Андый тәм-томнар безгә сирәк эләгә иде бит...
Без 4 бала ятим калдык. Инәйнең ике энесе – Мансур һәм Гарифулла абыйлар безне карашты. Ул елны безнең сыер да үлде, эт тә. Бик авыр булды... Ягарга утын юк, салкын. Ә мин бүрәнә арасындагы саламны йолкып чыгарам да, шул тишектән җил тыңлыйм. Инәй аптырый: «Нигә суык соң бу кадәр?» – ди. Ә мин бөтен җирдән тавыш җыеп йөрим...
Инәйнең Казакъстандагы сеңлесе кайтты да: «Әйдә, бер кызыңны алып китәм, сиңа да җиңелрәк булыр, миңа да ярдәме тияр, идән юарга, табын җыярга ярар», – дип, мине Карагандага алып китте. Авылдан 10 яшьтә чыгып киттем. Инәй русча ике сүз өйрәтте: улица һәм курица. Тик кайсы тавыкны, ә кайсы урамны аңлатканын үзе дә белми иде... Нәфыйга апаның өч улы бар иде. Аларның ике бүлмәле фатирларында бер ел яшәгәч, мине интернат-мәктәпкә бирергә уйладылар. Спорт мәктәбенә барабыз дип чыгып киткән идек, тукталышта ялгыш төштек тә, музыка мәктәбенә эләктек. Апа: «Сиңа бит кайда да барыбер», – диде... Ә анда имтихан бара. Җырлап күрсәтергә сорадылар. Русча бер җыр белә идем – Советлар Союзы гимнын җырладым. Апа әйтә: «Алмый гына карасыннар, син бит гимн башкардың!» – ди. Алдылар! Безнең уку йортына гел – Карагандага бер елны Сара Садыйкова килә иде - килде. Ул чакта татарлар яшәгән җирләрдә шулай йөри иде алар. Тәлгать Әхмәтов белән килгәннәре истә. Берсе уйный, берсе җырлый... Мөкиббән була идем инде. Татар телен ишетәм бит. Авыл телен! «Син Казанга кил», – дигән сүзне миңа Сара апа әйтте.

Сагыну булгандыр инде ул... Тик теш табибым әйтмешли, кеше ул шундый хайван, бар нәрсәгә дә ияләшә. Укуга чумдым: рус, казакъ телләрен, музыка өйрәнәм... Авылга 15 яшьләрдә генә кайта башладым. Поездда ике тәүлек кайткач, 20 чакрым җәяү атларга кирәк иде. Урман аша! Инәй шунсыннан курка иде. Кайтып йөрмә диюен тыңламагач: «Һичьюгы, аягыңа сырлы оекбаш ки, бүреләр ашаса, шуннан танырбыз», – дигәне булды... Бер елны кайтам, арттан шәүләләр килә. Күктә туп-тулы ай. Ерак түгел – эскертләр. Берзаман теге шәүләләр: «У-у-ууу», – дип улый башлады. Бүреләр түгелме соң, дим. Җанны учка куюның нәрсә икәнен шунда аңладым. Җиргә утырдым да, елый башладым, тик ул бүреләрчә улау иде... Минем бөтен музыкамда да бүре улавы бар.
Бик авыр чакларда инәемә: «Нигә җибәрдең, сыер савар идем әле», – дигәнем булды. Тик авылда тормыш авыр иде шул. Паспорт та бирмиләр иде бит. Апа читкә алып китмәсә, миңа да бирмәсләр иде. Барысын да холкым аркасында гына җиңеп чыкканмындыр. Миндә әтәем холкы. Мин дә дөньядагы чытырманнар белән сугышам. Элек җәй көне көянтәләп җиләк җыя идек – безнең якларда кура җиләге күп. Мин гел: «Иң күп җиләк чытырманлык эчендә», – дип уйлый идем. Кереп китәм, тырналып, сыдырылып бетәм. Тулы чиләк белән килеп чыгам, карыйм: бер урында тик кенә чүпләп утырганнарныкы да тулган. Менә шуңа барыбер өйрәнеп булмады – гомер буе алга чаптым.

УКУ. Миңа мәктәптә математика ошый иде. Тагын физика, геометрия! Алардан бик көчле идем – бөтен дөньям математикадан гына тора иде. Укытучы мине математика буенча университетка керергә әзерләде. Тик музыка җиңде...
Музыка училищесын тәмамлагач, туган ягыма кайтам да, Аскында музыка мәктәбендә укытам дип хыялландым. Нафыйга апа вокзалга озата төште. Кулымда – чемодан, кесәдә – 35 сум акча. Уфага поезд төнге сәгать уникедә генә китә иде. Аның кадәр көтмим, дип, Казан поездына билет алдым. Сара апаның «кил» дигән сүзе күңелне кымтырыклап тора бит!.. Консерваторияне барып таптым. Мирсәет Яруллинны да эзләп таптым – композиция укытучысы аңа хат җибәргән иде. Имтиханнар бара. Марс Макаров дигән егет бер чемодан опера алып килгән. Минем дә кечкенә генә дүрт музыкам бар. Икешәр минутлык кына... Нәҗип Җиһановка алар ошады. «Бишле» куйдылар! Музыка училищесы дипломында рус теленнән кала бөтен фәннәр «бишле» иде минем. Русча акцентсыз сөйләшергә өйрәнә алмадым... Авылга кайттым да, инәйгә: «Укырга кердем», – дим. «И-и, җитмәдемени әле укып», – диде.
Соңгы курста мине әллә Әлмәткә, әллә Чаллыга эшкә җибәрергә тиешләр иде. Җиһановның Казанда калдырасы килде. Курчак театрына үзе шалтыратты – мине музыкаль җитәкче итеп алдылар.
УҢЫШ. Зур уңышны миңа «Мәһди яки изге Болгар дастаны» симфониясе -әсәре (ул симфония түгел) алып килде. Стадионга ул чакта 20 мең тамашачы җыелды! Татар музыка сәнгатендә беренче куелыш иде бу. Халык күтәрелгән чак, минем күтәрелеш, мөмкинчелек бирүләр – барысы бергә туры килде... Симфонияләр бик көчле минем. «Кыйссаи Сөембикә» -бу симфония түгел, беренче симфония «Татар Даласы»дә, «Чынгызхан» да, «Ибне Фазлан» да, «Дәрвиш» тә... Аларның барысын да атаклы дирижер Фуат Мансуров башкарды ()Татар даласын ул башкармады, . Музыкамны бик ярата иде. Ул да Казакъстаннан иде бит.
Мин «Сөембикә бәете»н көйләгәннән соң, башкалар да Сөембикә темасы буенча эшли башлады. Ул чакта татар халкына, татар сәнгатенә бик мөһим юнәлеш күрсәттем – шуңа әле дә канәгатьмен. Ә хәзер тарих катламында тагын да аскарак төштем – тамгалар буенча эшлим. Татар халкы ул Сабантуй, түбәтәй, һәм өчпочмак кына түгел әле...
Казанда фатир күршебез Шиһабетдин Мәрҗани оныгының кызы Наҗия апа Ильясова иде. Фәлсәфи яктан юнәлешне миңа ул бирде. Мәчеткә йөри башладым, Рәшидә абыстай Исхакыйда укыдым. Дини темаларга шулай кереп киттем. Сүз уңаеннан, Колшәриф мәчетендә Рамазан ае буе тәүлек әйләнәсе хәзер дә минем музыка яңгырый.
Диссертацияне илнең иң көчле уку йортында – Санкт-Петербург университетында якладым: фәлсәфә фәннәре кандидаты мин. Кайттым... Үземнең дә, иремнең дә эше юк. Акча юк... Грин карта оту мөмкинлеге туды ул чакта. Һәм мин җиңдем. Таһирның бик чит илдә эшлисе килде. Әйдә, эшләп карасын дим. Җиңүчесе мин булгач, үзләре генә чыгып китә алмыйлар: аларны алып барам да, кире кайтып китәм дип уйлыйм. Илле яшь иде миңа бу вакытта. Салих: «Сан-Францискога барабыз, чөнки компьютер белгечләре шунда», – ди. Таһир: «Нью-Йоркта урнашабыз, анда русча сөйләшәләр», – ди. Надир... Ә миңа барыбер – кайтасы юл гына якынрак булсын. Алар бер-ике ел эшләр, мин музыка язармын, монда да акча юк, анда да дим. Җыйган фольклорым бик күп иде – аларны эшкәртәсе бар. Рәхәткә чумдым! Аннан инглиз теле өйрәнү теләге туды. Телләр өйрәнергә яратам! Татар теленең матурлыгына мөкиббәнмен. Кеше судоки чишә, ә мин бер сүзне табам да, аны русчага тәрҗемә итә, Минем өчен кроссворд – тел. Бу мавыгу сүзләрнең асылын тоемлауны, сизгерлекне арттыра.
Таһир Америкага баргач кулын сындырды, госпитальдә ятты. Мин дә янына барып йөрим. Җай чыккан саен кем белән булса да сөйләшергә тырышам – тел өйрәнергә телим. Госпитальдә бер хатын: «Йоклый алмыйм», – дип зарланды. Шунда госпитальгә тәкъдим белән чыктым: «Әйдәгез, шундый проект эшлик: мин бишек җырларын җыям, ә сез йоклый алмаган, сызланган авыруларга аларның үз телләрендәге бишек җырларын тыңлатырсыз», – дидем... Ул зур бер хәрәкәткә әйләнде: телевидение төшерде, бу хакта газеталар язды. Безнең Сабантуй кебек фестивальләре бар аларның: миңа шунда махсус зур бина бирделәр, халыклар чират торып бишек көйләрен яздырды. Милләт мөһере, тамгасы дим мин бишек җырын. Бер швед бабае җырлады да, аннары елады. «Инде үлсәм дә ярый. Бу минем ерак әбиемнең бишек көе иде. Аны инде беркайда да җырламыйлар. Ә хәзер беләм – бу көй яшәячәк», – диде...
- Сиэтл шәһәрендә нинди генә халык яшәми. Бишек җыры – һәрберсенең күңеленә ишек ача. Бер кытай егетеннән аларның бишек җырын отып алдым. Аны һәммә кытай белә. Көйли башласам – елмаялар, бер урынына миңа ике өлеш ризык салып бирәләр...
Тиз генә әйләнеп кайтырбыз дип киткән идем, Америкада яши башлаганга 20 ел була менә. Үзем белән горурланам: инглиз телен өйрәндем, ризыгым музыка гына түгел хәзер. Татар халкы инде минем ризыгым! Кая гына барсам да, татар исеме белән тамак туйдыра алам. Чиккән сөлгебезне тартып чыгарып, аның турында 10 сәгать сөйли алам. Телне өйрәнү шуңа кирәк тә иде миңа, чөнки хәзер инглиз телендә татар турында сөйли алам.
Сеэтлда - Сиэтлда татарлар бик күп, әмма аларның күбесе Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан күчеп килгән. Мин аларга бик кадерле, чөнки әби-бабалары телен беләм. Дәү әниләре нинди көйләр көйләгән, аларның шуны тыңлыйсылары килә.
МӘХӘББӘТ. Ромео-Джульетталардагы кебек әрнүләр булмады миндә, бөтен барлыгым музыка язуга бирелде. Телевидениедә музыкаль тавыш режиссеры булып эшләгән чагым. Ә Таһир инженер булып эшли. Ул инде 30 га җиткән буйдак егет. Минем дә кияүгә чыгар чагым җиткән, тик егет эзләргә вакытым юк... Берсендә туфлиемнең үкчәсе сынды – аны көйләде; икенче юлы сәгатем йөрми башлады – төзәтте; өченчесендә ачыккан идем – ашатты... Миңа тагын ни кирәк, кияүгә чыгып бала табам да, тагын алга таба музыка язам дип уйладым. Менә шулай гап-гади. Дөрес, Айлы кичләр, Айга караулар бездә дә булды анысы. Әмма мин Галәм белән күбрәк үзем генә калырга яратам: җирдә ятып болытларны, йолдызларны күзәтергә, океанны тыңларга... Мәхәббәт чынында бик хисле кешеләргә, эше, мавыгуы булмаганнарга биреләдер ул. Ә минем һәр күзәнәгемдә – музыка. Һәм музыка бик көнчел: аз гына икенче тарафка киттеңме – ул көнли. Бераз язмый торсаң – син инде аны яза алмыйсың. Музыкага булган мәхәббәткә гел очкын салып торырга кирәк... Әмма мәхәббәт хисенә бик рәхмәтлемен: ул безгә нинди шигъриятне биргән! Музыка яза башласам, шул дөньяга чумам.
ДУСЛАР. Иң якын дусларым – ике улым, ирем. Тагын ике кыз туганым: апам белән сеңлем. Күңелемдәген кем беләндер бүлешү, серләшү дигән гадәт юк. Кечкенә чакта интернатта бергә торган дустым бар, ул хәзер Германиядә яши. Тик ул миңа түгел, мин аңа күбрәк сердәшче... Бар нәрсәне дә урамга чыгарып селки алмыйм. Улларымда, иремдә нәрсәдер ошамаса, мин аны гомеремдә дә башкаларга ачып салмаячакмын. Бу – гаилә эше. Дуслар авыр чакта кирәк диләр. Мин кешегә нинди чакта ярдәм сорап шалтыратыйм? Акча сорапмы? Үлгәндә дә сорамаячакмын! Ул адымга барганчы, идән юам, подъезд җыештырам... Кемнәндер баланы укытырга кертергә сораргамы? Беркайчан да!
БАЛАЛАР. Улларым өметләремне акладымы? Ә мин аларга карата ниндидер өметләр кормадым да. Кеше рәнҗетмәсеннәр, хыянәткә кермәсеннәр, тәүфыйкьле булсыннар дип теләдем, әлбәттә. Салих белән Надирга гел: «Мин сезгә гомер бирдем, барлык саныгыз да исән-сау, калганына үзегез ирешергә тиешсез», – дия идем. Әтиләре ягы – Кайбычлар бик яхшы нәсел, минем як – шулай ук. Икесе дә Казанда татар гимназиясендә укыды, Америкада югары белем алдылар. Берсе – ракеталар, икенчесе роботлар буенча белгеч. Хыялыйлар! Надир яңа гына өйләнде, киленебез Гөлчәчәк Кама Тамагы районы Казиле авылыннан. Кода-кодагыйларның хуҗалыгы зур: биш сыер, биш бозау, атлар асрыйлар. Надир хәзер тирес түгә, су сиптерә торган роботлар эшләргә хыяллана. Авылдан шәһәргә яңа сауган сөт китерә, шәһәрдән авылга кирәк-яракны ташучы оча торган автобуслар! Салих бакчасына биш хөрмә агачы утыртып куйды менә. Үзе Нью-Йоркта әле: кнопкага басып кына хөрмәләренә су сиптерә. Җир шарының кайсы ноктасында булса да, баса ала ул кнопкасына. Бер баруымда өйдә юк чагы туры килде шулай. Шалтыратам, ә ул миңа: «Әни, кер, робот ишекне ачар», – ди. Чынлап та робот ачты һәм: «Чәй эчәбезме?» – диде. Нәкъ минем тавыш белән! Салихның бөтен уе: кайда тәмле ашарга? Гөбәдия белән чәй эчәргә дип, Нью-Йоркка, шаурма ашарга дип Төркиягә оча ала ул.
АКЧА. Җан җиргәнгә, җүн биргән ди безнең татар. Дөрес әйтә! Миңа сарайлар кирәкми, аны төзеп, аннары кыска гына гомердә матди дөньяга мөкиббән китеп, таларлар, яндырырлар дип, шул өйдә куркып утырыргамы?! Миндә күчмә халыклар рухы. Бер урында өч ай утырсам, күңелем алгысына башлый – каядыр чыгып китәргә кирәк. Швеция, Норвегия, Дания, Англия, Ирландия, Португалия, Испания, Польша, Төркия, Мисыр... Мин булган, күргән кайбер илләр болар... Шимбә саен тауларга барам. Инәй: «Бу дөньяга без табак-савыт юарга килмәгән!» – дия иде дә, безне урманга алып чыгып китә иде.

МАВЫГУ. Инәемнең бишмәтендә 35 ямау бар иде... Мин дә ямау ямарга яратам. Әмма... ямый алмыйм, чөнки ул минем өчен бик зур сәнгать кебек тоела. Матур да булып торырга тиеш бит син салган ямау. Моңа өйрәнә дә алыр идем, әмма музыка бөтен көчемне үзенә алып бетергән.
КУРКУ. Зур куркулар юк күңелемдә... «Ни йөрәк белән чыгып киттең?» – диләр миңа еш кына. Күпләр читкә китсәм кайда яшәрмен, нәрсә ашармын дип курка. Әле менә Казанга кайтканда башта Нью-Йоркка килеп төштем, аннан Истанбулга очарга кирәк: терминалга поездда барасың. Элек тел белмәгәч адашудан курка идем. Тел өйрәнеп ул куркуны бастым... Кеше үлемнән курка, мин – юк. Аны көтәм, ул миңа хәтта кызык... Картаю да куркытмый, бу процессны яратам: көзгегә карыйсың, ә анда асфальт юл кебек тигез биттә хәзер ниндидер акыллы җыерчыклар. Чирдән дә курыкмыйм – ул хакта мин уйламыйм. Иң куркынычы – балаңның синнән алда вафат булуыдыр. Кечкенә чакта аларга: «Кош кебек һәрвакыт канатларымны җилпеп сезнең өстә саклап торам», – дия идем. Ышаналар иде... Салихка менә 40 яшь тула. «Син әле дә безне саклап очасыңмы?» – ди ул кайчакта. «Очам, тик канатларның каурыйлары гына коелып бетеп бара», – дип көләм.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ. Гомер буе «туры Тукай» дип йөрттеләр мине. Әмма хәзер акыллана башладым. Элек: «Күзеңне нигә мондый төскә буяп куйдың, килешми бит!» – дия идем, хәзер дәшмим. Болай әйтергә ни хакым бар?! Кайвакыт авызны ябып тору дөресрәк. Аннан яшь тә бара – энергияне сакларга кирәк. Җир йөзендә 8 миллиард кеше яши, алар барысы да төрле-төрле уйлый: син аларны үзгәртә алмыйсың, алар – сине. Тигәнәкләр дә бар табигатьтә, роза чәчәкләре дә. Дөнья шуның белән матур!.. Американ бер дустым: «Син бөтен кешене аклыйсың», – ди. Кемдер ниндидер адым ясаган икән, димәк, аның шулай эшләргә сәбәбе булган дип уйлыйм шул мин.
Гөлнур САФИУЛЛИНА