|
|
Мәсгудә сеңлем
Мәсхүдә сеңлем! Минем туп-туры шундый сүзләр белән Сиңа мөрәҗәгать итүемә үпкәләмәссең дип өметләнәм, чөнки 1) “энем” яисә “сеңлем” дип эндәшүне ишеткән кеше яшәреп киткәндәй була; 2) Син үзең, безнең олы улыбыздан ике елга гына “ашыгыбрак” гомер итә башлаган шәхес буларак, бу юлларның авторы ниндирәк икәнен күзаллый аласыңдыр, шәт. Әле генә искә алынган улыбыз белән Синең соңгы (автор да, скрипкада башкаручы да сыйфатында) чыгышларыңның берсен тыңлап хозурланганыбызны яхшы хәтерлим (ялгышмасам, УНИКСның зур залында булды бу вакыйга). Ә 2006 елның көз фасылы башланган чакта, очрашып гапләшү ихтималы да шактый зур булган иде, ни кызганыч, анысы насыйп булмады. Бу турыда бераз гына шәрехләп сөйләү зыян итмәс, дип уйлыйм. Шул көннәрдә Европарламент тырышлыгы белән оештырылыган, экология проблемаларына багышланган халыкара фәнни форум эшли башлаганда, андагы докладчылар арасында минем дә исемем бар иде. Шул көнне утырышлар КАИның 5-корпусында барды (радиостудиягә якында гына). Радикомитеттан кемдер, оргкомитет аша белешеп, докладчылар арасында туган телебездә сөйли ала торган мин фәкыйрегезне (утырышлар зур тәнәфескә туктаган арада) радиостудиягә чакырып китерде. Шунда, чыгышымны тәмамлаган идем кебек, студиягә Син килеп кердең. Мин, урынымнан торып һәм исәнләшеп, әңгәмә корырга уйлаган гына идем, бик каты баш әйләнүенә чыдый алмый, кузгалмый утырырга мәҗбүр булдым. Шундый кунак каршында егылып китү хурлыгыннан курыктым шикелле. Аңлавымча, могҗизалы очрашу мөмкинлеге бик нык дулкынландырды.
Бу хатымның хикмәте шунда. Төрле МИЧ ларда (русча СМИ ның тәрҗемәсеннән аббревиатура) булган әңгәмәләреңнән аңлавымча, Татарстанда бишек музее булдыру өчен тырышасың икән. Бу уңайдан андый музей өчен ярап куярлык бер материал турында Синең тарафларыңа җиткерергә булдым. Сүземне Татарстан китап нәшриятында 2012 елда дөнья күргән “Мәхәббәт дулкыннары”исемле юка гына китабымда тасвирланган Заһид абый Хәбибуллин белән очрашуымнан башларга булдым. Ул, “...музыка белән дә кызыксынуымны аңлагач, кулына скрипкасын алды. Камерный концерт килеп чыкты, дөресрәге, әңгәмә-концерт. Әмма бу очрашудан иң нык истә калганы – үземнең кичерешләрем, тойгыларым. Аларны гадәти телгә тәрҗемә итү мөмкин дә түгелдер, шулай да лейтмотив дигәнен түбәндәгечәрәк “яңгыратып” булыр кебек: “Өнемме бу, төшемме? Каршымда чыннан да гаиләбез тормышында искиткеч гүзәл һәм сагышлы эз калдырган җыр авторы, скрипка өчен сихри “Поэма” язган шәхес утыра микән? Күңелдән күңелгә тылсымлы җепләр суза алырлык җыр язу өчен җитәрлек илһам ничек туа һәм андый иҗади гамәлләргә нәрсә этәргеч бирә икән?” Соңыннан, берничә ел узгач, шул китабымны “олыгайган” күзләрем белән укып утырганда бу сорауга җавапны үзем өчен (профессионал музыкантлар псхологиясендә бөтенләй башкача булуы мөмкин) бик күптәннән ачыклаганымны аңладым. Башка һәвәскәрләргә дә ничектер, үземдә андый халәт ниндидер танылган авторның китабында барлык шигырьләр диярлек текстлар белән “җиһаз”ландырылган булып, кайберсе җыр дәрәҗәсенә ни сәбәптәндер күтәрелми калганына (мелодиясе язылмаганына) юлыкканда була. Андый очракларда, кәсебе музыкага багышланган шәхесләрнең саруы кайнавыннан шүрләсәм дә (музыка өлкәсендә системалы белем туплау насыйп булмады, хәер, фән һәм мәгариф өлкәләрендә эшләү дә җиңел түгел), “көйсез текстка” көй язып карарга гадәтләнгән идем. Әлбәттә, текст бик шәп булган очракта гына. Дусларым арасында әдипләр һәм музыкантларның шактый булуы да тәэсир иткәндер, мөгаен. Җырның көе, күренекле шагыйрь Сибгать абый Хәкимнең “Җил исми, яфрак селкенми” исемле шигырьләр җыентыгын укып утырганда, “үзлегеннән”, галимнәр әйтмешли, “спонтанно” калкып чыкты. Андагы шигырьләрнең барысы да диярлек, җыр икәнен раслап, көй авторы күрсәтелеп бирелгән иде. Шулар арасында ”Бишек җыры” дигән шигырьнең ялгызлыгы, көе булмавы гаҗәпләндерде. Югыйсә искиткеч матур текст бит үзе. Баян алып, китапка карап бераз “шыңшып” утыргач, текстка яраклы мелодия үзе туган кебек булды. Һаҗәр апагыз әле теле ачыла гына башлаган икенче улыбызны ашатып утыра иде. Яңа җыр аңа бик ошады (югыйсә ул кыенсынып тормас иде, турысын әйтеп, “юк белән чуалма!”, дияр иде). Бу җырны без берничә ел буена, үзебез генә җырлап, гаилә ядкаре булсын дигәндәй, саклаган идек. Тора-бара, берәрсе, текстның матурлыгын күреп, аңа башка көй язса һәм шул ук сүзләр белән радиодан башка җыр яңгырый башласа, “гаиләбез мөлкәт”еннән мәхрүм калачагыбызны аңладык. Шундый финалга каршы торыр өчен, худсовет дигән “сират күпере” аша чыгарлык энергия дә, вакыты та кирәк. Боларның берсе дә миндә юк иде (аспирантурада укып йөргән еллардан соң физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсен “яуларга” җыенган чаклар
бит). Уйлана торгач, чарасын таптым: 1) шагыйрь янына барып, аның текстына көй язуга рөхсәт алырга һәм 2) көй ноталарын һәм текстны “АЗАТ ХАТЫН” (хәзерге “СӨЕМБИКӘ”) журналына бирергә. Яшь чак, дәртле һәм тәвәккәлле чак. Җылы җәй айлары. Әдипнең Аккош Күле янындагы дачасында икәнен белдем.
Озакка сузмадым. Олпат шәхес яхшы каршылады, ниятемне хуплады (көйнең инде язылган, әзер икәнлеген сиземләгәндер дә бәлки), композиторларның “Бишек җыры”н күрмәүләренә үзенең дә гаҗәпләнүе турында әйтте, “Бер горурлык хисе” дигән яңа китабын да бүләк итте, андагы “көйсез” шигырьләрне күрсәтте. Аларның берсенә шул көннәрдә үк музыкасын язган да идем, әмма әлеге дә баягы вакыт һәм энергия кытлыгы аркасында маҗаралар чылбыры гына килеп чыкты. “Азат Хатын”да Кояш Тимбикова “Бишек җыры” өчен ноталар һәм җыр тексты салынган юка гына папкамны, хатын-кызларга “бүләк”не, озакка сузмыйча бастырырбыз, дип, алып калган иде. Әмма “сузылды”, ярты елдан артык вакыт узганнан соң, киләчәктә мондый эшләр белән башымны катырмам, дигән карар формалашып килгәндә генә, хезмәттәшләремнең берсенә телефон аша әтисе минем өчен күңелле яңалык һәм сүз уңаенда фәнни хезмәткәрләр арасында җыр көен язучы һәвәскәр булуына гаҗәпләнүен дә җиткергән. Мин калага киттем, туган- тумачаларга һәм дус-ишләргә күңелле булыр, дип, “Азат Хатын”ның 1964 елгы 3нче санның ике дистә данәсен алып кайттым. Редакция хезмәткәрләре, укучылар аңламаслар, дип, шикләнептерме шунда, җырның иң соңгы сүзе “чәчбием” урынына “чәчәгем” сүзен бастырганнар иде. Бу хәл мине бик борчыды, Сибгать абыйның, “сүз алыштыру”ның минем тырышлыгым нәтиҗәсендә булган, дип уйлавыннан курыктым. Өстәвенә Гөлшат апа Зәйнашева минем Аккош Күле янындагы дачага кадәрле барып чыгуыма шаккатып: “Ничек кыйдың? Аһ сине, әрсез чыпчык!” – дип, битәрләде. Ә мин, үз чиратымда шулай ук шаккатып: “Шундый олпат шәхес янына баруның нинди куркынычы бар икән?” –дип, уйланган идем. Кызык бит. Җыр, башка биш һәвәскәрнең җырлары белән бергә, ул чакта модада булган хатын-кызлар күлмәгенең өлгеләре күрсәтелгән рәсемнәрнең икенче ягында, журнал битләре арасында кыстырылып бирелгән иде. Һәвәскәр авторларның кәефен дә кырмаганнар, музыка сөючеләр тарафларына алты җырның тиз генә барып җитү ихтималы бик кечкенә булуына да ышанганнар кебек. Аның каравы, авторларның күңелен күрү өчендер, мөгаен, гонорар да түләделәр. Башкаларга күпме булгандыр, шәхсән үземә биш (!!!) сум насыйп булды. Энекәшләремнең берсе, ифрат җор холыклысы: “Әйдә, абыем, биш сумлыгыңны җырлап еффәрик әле, шауласын, гөрләсен безнең җыр, еракка яңгырасын безнең җыр, күкләрдә күкрәсен безнең җыр!” – дип, шаярган иде.
Ярый, сүзне озакка сузмыйча, җырның куплетларын карап чыгыйк. Җыр тексты: Бишек җыры Сибгать Хәким сүзләре, Ким Шакиров көе (һәр куплетның 3-юлы кабатлана) Тиздән кыш үтәр, тиздән яз җитәр. Агар елгада, елгада сулар. Безнең бакчага сандугач килер, килер дә синең ис(е)меңне сорар. Син тибрәнерсең, ул да тибрәнер, Каршыңда синең сайрар да сайрар. Үзем шикелле җырчы булсын, дип, ул тел ачкычы сиңа да сайлар. Таң ату белән өйрәтер һәр көн, Өйрәтер моңлы, матур яз көен.
Сандугач инде нәкъ ярты юлда, йокла, син минем, йокла, чәчбием. Менә, шулай итеп шул, сеңлем. Әгәр дә бишек музее буенча эшләр өметле булса, җырның ноталарын да җибәрермен. Көе әйбәт булган иде. Ярты гасырдан артык (төгәлрәге, 59 ел) вакыт узуга карамастан үзебезгә һаман да ошый әле. Музейга урнаштырганда авторларны күрсәтми генә “халыкара” статус белән куярга да булыр иде.
PS Тумышыбыз буенча бераз якынлыгыбыз да бар икән (хәләл җефетем Һаҗәр апаң Пермь краеның Чусовой каласында туып үскән, үзем Аскын районына терәлеп торган шул ук крайның Октябрь районында туып тернәкләндем. 1950-елда ике атна буена Урмиязда кунак булу да насыйп булды, андагы этләрнең гармун тавышына кушылып “җыр”лаулары, җырларының үз утарлары каршында гына башкарылып, “эстафета”ларын күрше утар “хуҗа”сы булган эткә тапшырулары шаккатыран иде. Шунысы да кызык булды: эт җырлары, Туйкай бабайның йорты янындагы чатта гына башланып, Төй елгасына якын урам буйлап, шактый биек күпергә тиклем дәвам итә иде. Хатка “ябыштырылган” файл сыйфатында фәнни форумнарның берсендә (ASTROKAZAN – 2009) булган докладымның тезисларын җибәрәм. Анда Җир – Ай системасындагы астероидлар куркынычы турында фикернең Синең өчен кызыклы булуы ихтимал. Оргкомитеттагы галим затлар, доклад исемендә үк Кадер кичен искә алсам, чыгышымны көн тәртибенә кертмәгән дә булырлар иде, дип уйлыйм (ул елларда дәһриләр заманасы иде бит).
Ихтирам белән Ким Шакиров
|