Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җан нәрсә ул?

Без аның турында бик аз беләбез."Исра"сүрәсенең 85 нче аятендә әйтелгәнчә,җан турында Аллаһ тәгалә үзе генә беләдер.Ә Аллаһы тәгаләнең белүе белән чагыштырганда кешенең белүе юк дәрәҗәсендәдер.Шулай да без,җан аркасында гына мәхлукларның тере булганлыгын беләбез.Кешенең җаны чыкты исә--ул инде мәет.Җан турындагы башка белемнәрне Ислам дине тәгьлиматына таянып кына беләбез:Аллаһ тәгалә бу дөньяны барлыкка китергәнче , 50мең ел элек үк җаннарны яралткан.Ул барлык җаннарны бергә җыеп:"Ә ләстү Раббүкүм?"(Минме сезнең Раббыгыз?)-- дип сорау бирә.Бу турыда"Әгьраф"сүрәсенең 172 нче аятенә нигезләнеп әйтәбез.Бу хакта"Пәйгамбәрләр кыйссасы" китабында да бәян бар.Барлык җаннар да Аллаһ тәгаләне үзләренең Раббылары итеп таный.
Менә шуңа күрә дә һәр кеше фитрый иман белән туа.Моңа ышаныр өчен адәм баласының дөньяга килгәндә саф,самими булуын искә алу кирәктер.Сабый бала ышанучан,оялчан,юмарт,алдый белми,эчкерсез,ялганлый белми,риясыз,икейөзләнә белми,турысын гына сөйли.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да сабый баланың бу сыйфатларына сокланып язган бит:
Саф әле күңелең синең
Һичбер бозык уй кермәгән.
Пакь телең дә һич яраусыз
Сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең,
Барлык вөҗүдең пакь синең!
Син фәрештә валчыгысың,
Йөзләрең ап-ак синең!
Ислам тәгьлиматы өйрәтүен искә алып шуны да әйтә алабыз:тәннәргә керергә тиешле җаннар Аллаһ билгеләгән урында торалар.Бала ана карынында 40көнлек булгач,Аллаһ кушуы буенча фәрештә килеп балага җан өрә.Шуннан соң бала селкенә башлый.Җан кергәндә фәрештә дүрт кәлимә яза:гомер озынлыгын, ризыгының күләмен,гамәлләрен,бәхетле яки бәхетсез булачагын...
Ә җан турында фән нәрсә ди?!Мин үзем җан һәм баш миен өйрәнүе белән танылган академик,нейрофизиолог, күп еллар кеше баш миен,аңны өйрәнүче институтны җитәкләгән галимә Наталья Петровна Бехтереваның берничә фәнни хезмәте белән таныштым.Аның бу өлкәдә барысы 400дән артык хезмәте барлыгы билгеле.Шунысы да мәгьлүм: галимәнең бабасы --Владимир Михайлович Бехтерев та гомерен кеше аңы һәм җанына бәйле сорауларны өйрәнүгә багышлаган олы галим.Аның фәнни хезмәтләрендә ассызыкланган төп фикер:кешенең җаны үлемсез,кеше өчен үлем юк!Аның җаны икенче халәткә генә күчә.Н.Бехтереваның мин өйрәнгән хезмәтләрендә Җир шарының төрле почмакларында клиник үлем кичереп тә,соңыннантерелгән кешеләрнең кичерешләре сурәтләнә.Галимәне шул гаҗәпләндерә:бер-берсеннән ерак-ерак араларда яшәсәләр дә бу кешеләрнең күргән-тойган кичерешләре бер төрле.Барысы да җаннарының тәннәреннән чыгуын тойганнар,үз гәүдәләрен читтән күзәткәннәр...
Ә җан нинди?Газ кебекме?Әллә сыекчамы?Зурмы ,кечкенәме?Боларның берсенә дә җавап юк.Фараз кылуга нигезләгән версияләрне исәпкә алмасаң...Димәк,Аллаһ тәгалә әйткәнчә:"Җан турындагы белем Раббыгызда гына!"
...Балалар өчен дип чыгарылган "Фатиха"китап-календаренда(2014 нче ел өчен) җан--кеше мөнәсәбәтләре бик гади мисаллар белән аңлатылган:"Кешенең башка күп төрле мәхлукларныкы кебек үк тәне һәм җаны бар.Тәнне тотып карап була.Рухны--җанны күреп тә,тотып карап та булмый.Электр лампочкасын кулга алабыз.Ә электр тогын күрәбезме?Ә бит аннан башка лампочка яктыртмый.Димәк,тәнебез--лампочка,җаныбыз ток кебек икән.Тагы бер чагыштыру:тәнебез--машина,ә җаныбыз--машина йөртүче.Машинага бензин салгач,шоферның да тамагы туямы,көче артамы?!Юк шул,тәнгә бер төрле азык,җанга--рухи азык кирәк!"
...Җаныбызга рухи азык булсын дип,бик тырышып бу вәгазне язган булдым инде менә!Хәдисләрдә нәрсә диелә соң җан турында?!Җан--кешенең асылы,диелә аларда.Аллаһ тәгалә кешенең киеменә,тышкы кыяфәтенә карамас ,ә җанына,изге гамәлләренә карар, диелә.Җан кеше өчен бер сер булып торса да,кеше гомер буе үз җанын өйрәнеп, аны белергә омтылып яшәргә тиеш.Ахирәткә кеше үз җаны белән генә бара.Аның өчен Аллаһ каршында җавап тотачак.Үзенең җанын белгән кеше Раббысы турында да белер,дигән пәйгамбәребезМөхәммәт(саллАллаһу галәйһи вәссәлләмә).Ә Аллаһны таныган,белгән җан " ярый "белән "ярамый"ны да белер!Җанның шифасы һәм ризыгы бар.Ул--дога,тәүбә һәм Корьән.
...Дуслар,мин язганнар турында, җаныбызның шушы шифасы һәм дәвасы турында уйлануыгызны теләп калам.Аллаһ насыйп итсә бу темага тагы язарга тырышырмын әле. Корьәндә җан турында тагы бер сүрәдә"Зөмәр"сүрәсендә дә әйтелгән.Анда ни турыда сүз бара икән?!Бергәләп белергә насыйп булсын!


Минем язма түгел, кемнеке икәнен хәтерләмим