Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Дала кызы - Мәсгудә

Мәсгудә “Cөембикә дастанын” башкарганда еламый түзеп булмый. Дамирның елаганын да беләм. Бу сихри композитор белән очрашу мине куркыта иде. Аларның халык күңелендә бөркет булып очкан мизгелләре уртак булды. Онытылмас героебыз турында 4 сәгать буе сөйләштек. Мондый бәхетле очрашу еш булмый. Ул сөйләгәннәр күңелемә уелып калса да, мәкаләмә меңнән бере керде.
- Дамирны ничек кабул иттемме... Кеше яратылганда ук билгеле бер калыпка салынган була. Шул аңа яшәргә дә булыша. Калып икән ул инде ниндидер чикләүләр дигән сүз дә. Ә менә Дамир ишектән гади генә керми – бәреп керә. Атлап кына бармый – йөгереп бара. Ашсыз-ялсыз уннарча көн буе эшләп утыра ала. Ул бөтен яктан максималист. Әгәр ул сине олы талант итеп кабул итә икән, инде ул сиңа бернәрсәне дә гафу итми. Син суперталантлар югарылыгында гына эшләргә тиеш. Иҗатымда миңа фәлсәфи нигезләүләр кирәк. Ә ул логик эзлеклекне мохтаҗсынмый. Дөреслеккә бару юллары күп. Һәм икебез ике юлдан барсак та шул дөреслек каршында очрашабыз. Иң көчле ягы - идеяны кабул итеп кенә калмый, шуны иң югары ноктасынача үстерә алу сәләтенә дә ия. Аңардагы иҗатташын аңлау таланты партнерларына чиксез мөмкинлек бирә иде. Беренче мисал, суверинитет алды җилләре исә башлаган чак, борынгылыкны чагылдырган музыка эзләп Петербургтан Альберт Әсәдуллин килде... Ахырда без “Болгар Дастанын” Дамирга тыңлаттык. Ул аны бөтен тирәнлеге белән аңлады һәм... стадионда куйды. 450 елга сузылган коллыктан соң беренче тапкыр ун мең кеше аңларлык итеп, арыныйк коллыктан дигән сүзне җиткердек. “…Дастан” да катнашкан вертолетлар, бронетранспортерлар, меңләгән хәрбиләр барысы да режиссерның көчле ихтыярына буйсынды. Икенче мисалы – ун көн барган “Җыен”дагы “Сөембикә кыйссасы”. Монсы инде 91нең 21 нче июне кичке 8дә Сөембикә манарасы янында башкарылды. Дамир бу юлы стадионны гына түгел, ә бөтен Кремльне, Кремль тирәләрен, Казансуның аръякларын, дамба күперен үзен дә, җыелган бик күп меңнәрчә кешеләре белән бергә кулында тотты. Кремль эченә сыймаган халык, чит илләрдән килгән кунаклар таш диварларны да сарып алган иделәр. Туплар гөрселдәгәч пыялалар коелып төшүен, манарага чын-чынлап ут каба башлавын исәпләмәгәндә башка чатаклыклар сизелмәде. Әйткәнемчә, кыйссаның музыкасын тыңлагач ук режиссер аның либреттосын да үземә эшләргә кушты. Эш барышында мин шуңа игътибар иттем, ул дөрестән дә чын лидер иде. Без бит кеше белән дуслаштыкмы аны үзебезнеке генә итеп күрергә телибез. Ә монда миңа аның дусларының күплеген күреп таң калырга туры килде. Мин бу “Сөембикә кыйссасы”н Илгиз Мәһдиев белән бергә башкара торган “Сөембикә бәете”мә нигезләдем. Ул да хәзер мәрхүм инде. Дамирның сәгатьләр буе туктамый сөйләрлек кызык яклары бар иде. Шушы эш барышында ул Сөембикә үлеменең мин сөйләгән күп вариантларына игътибар итмичә, аның монастырьда яптырылып, монахиня киемнәрен кидерткәч үзенең көчле рухы ярдәмендә үз йөрәген үзе туктата алуына мөкиббән булды. “Мәһди”дә 1100 еллык тарихыбыз бер сәгатькә тупланып бирелсә, “Сөембикә...” дә XX нче гасырдан XVI кайттык. Ханбикә тере чакка. Акбүз атларга атланган кызлар манарага килеп кагылгач, ул “җанланды”. Без халкыбызны коллыкка китергән вакыйгаларның шаһиты булдык. Музыкасы да шул чаклы тамашачы алдында башка яңгыраш алды. Дамир тапкан фантастик алымнар белән ул тетрәндергеч көчкә ия булды. Бу безнең коллыктан арыну кирәклеге турында биниһая күп халык каршындагы икенче җитди чыгышыбыз булды.
Инде соңгысы ак хыял булып калганы… Дамир суга тартыла, күренешләрне су белән бәйли иде. Әйдә Кабан күлендә тамаша куябыз диде. Мин Казансуны тәкъдим иттем. Аңа кадәр без Болгарда булган идек. Теплоходыбыз Болгар урнашкан тауга якынлашканда, без палубага чыгып изге Болгар җирләренә йотылдык. Иделдән торып тау өсләрен сәхнә кебек карап булачак дип сөйләштек. Һәм мин аңа милли аңыбызда, халык хыялларында калган ирекле чорлар символы – чабып барган атлар табуны образын болытларда чагылдырып булмасмы дидем. Бу образ аны бөтен барлыгы белән биләп алды. Бөек Болгарыбызны әнә хәзер туристлар каласы итү, кече хаҗ ясау, ниндидер фондлар нигезе иттеләр. Ә җандагы символы әлегә юк. Дамир белән ул чорда без кабат Казансуга күчтек. Казан шәһәренә нигез салынган көннәр турында сөйләргә. Бу – “Казан риваяте” дә йөз меңләгән халык каршында башкарыласы иде. Нигезендә мин Финляндиядән алып кайткан “Алтын чабак” риваяте. Сәхнә - Казансу өстендә Кремльдән Матбугат йортынача сузылган понтоннар. Аңа биек итеп сетка сузыла. Кремль диварында, Матбугат йортында, дамба күпере астында, 39нчы квартал һәм Милли үзәктә урнаштырылган махсус прожекторлар һәм аппаратура ярдәмендә әлеге тирбәлеп торган сәхнәдә Казан ханлыгы кешеләренең (уйнаучы артистлар түгел, алар күренмәс иде) символлары һәм тавышлары. Болар Ленинград, Мәскәүдән алып кайткан махсус җайланмалар аша бирелә. “Казан риваяте” алдагы ике эшебездән аермалы буларак, тагын да югарырак максатка, сыйфатлырак, күпкырлырак, колачлырак сөйләшүгә юнәлтелгән иде. Ул галәмдә безгә үз йортыбызда яшәү һәм кабат ирекле булу шарты тудырган Ходага бер илаһи дога да булырга тиеш иде. Дамир: “Мәсгудә, сиңа идеяңне гәүдәлүндерү өчен кәлам белән ак кәгазь дә җитә, ә режиссерга бик-бик күп кирәк... Ул күпне булдыру өчен зур акча кирәк. Әгәр аны теләнеп, соранып йөри башласаң чып-чын хәерчегә әйләнәсең, ә “Казан риваяте”н куючы рухи горур булырга тиеш!” – диде. Һәм халыкның бөеклеген тасвирлар өчен, милләтнең рухын күтәрер өчен, Казанны яулап коллык һәйкәле төзегәннәр каршына рухи һәйкәл күтәрер өчен җитәрлек акча эшләрмен дип бизнеска китте... кайталмады... Ә бит мин аның кайтуын сабырсызланып көттем...
Дала кызы гына түгел, Галәм кызы да булган Мәсгудә ниндидер бик мөһим нәрсәне күңел төбендә калдырып әллә үз-үзенә бикләнде, әллә безнең аңыбыз төшенер өчен шактый авыр булган галәм чикләренә күчеп китеп барды – минем бүлмә беравыкка тынып калды. Мин ишетелер-ишетелмәс кенә музыканың туганы булган шигъри юлларын тездем:
- Өләшенеп бетте көз алтыны...
Җанга иңде салкын декабрь.
Разилныкы. Искиткеч тирән шигырь.
-Дамир бизнеска киткәннән бирде бер дә очрашмадыгызмыни? Хәер, син бит чит илләрдә укып йөрдең... Швеция, Норвегия, Ирландияләрдә...
- Очраштык. Бизнес иҗат кешесен тупикка алып бара. Менә җирдән биш-ун метр гына күтәрел, самолет тигезлеген югалттымы – бернинди акчаң да коткарып кала алмый. Акча аша ирешкән мөмкинлек белән, рухи мөмкинлекне чагыштырып булмый... Мин Швециядән 1997 елда кайттым. Аның белән очрашуны озак көттем. Әлеге хыялыбыз минем күңелне гел яндырып, иҗатка канатландырып торды. Минем җәяү йөри торган гадәтем бар. Акчаны да янга калдырып була, күңел дә яңара... яңа әсәрләремнең дә күбесе шулай бөреләнә. Бу юлы да мин Кремльдән Матбугат йортына җәяү киттем. Күзләрем күбрәк Казансу ягына карый... Яп-якты көн. Бәгыремдә янә кайчандыр Дамир белән уртак хыялдан яралып, ана карыныннан тизрәк шушы якты дөньяга чыгам дип тыпырчынучы сабыйга ошаган “Казан риваяте” талпына башлады. Ләкин нидәндер куркып артыма борылдым вә шунда зур тизлек белән килгән джипта сакал-мыек баскан әзмәвердәй Дамирны күрдем. Һәм әллә нинди көч мине аның машинасы каршына этеп җибәргәндәй, чайкала төшеп аңа таба атладым. Күрәсең джипны туктатырга талпынуым булгандыр. Джип тизлеген тамчы да киметмичә янымнан узып китте. Хуҗасының карашы мине үтәли тишеп үтте. Күңелемдә өермә купты. Таныдымы? “Не до меня” мы...Тапталып беткән башмакларымны эзләп табып кидем, өс-башымда барсы гади... Мохтаҗмыни ул безнең ишеләргә... Бизнесмен! Кинәт җанны кимсенү хисе чорнап алды. Рәнҗү. Әле генә ап-ак булган, биек булган күк йөзе каралды, тәбәнәкләнеп җиргә таба иңеп килде. Әллә нинди төсләр белән балкып торган Сөембикә манарасы да уала башлаган кызыл кирпечләре белән күзгә оятсыз рәвештә чекрәеп керә башлады. Тере Казансу елгасы да тоныкланып калган сулары белән тормыш матурлыгын юып ташлагандай булды. Әле генә мине галәм киңлекләренә чакырган, горурлык уяткан илаһи “Казан риваяте” дә тормышка ашмас буш хыялга әверелде. Шуның белән минем җанымны да хәерчеләндереп, мескенлек чоңгылына төртеп төшерде. Мин бик озак аңыма килә алмыйча рәнҗеп йөрдем.
Уйлана-уйлана, кабат-кабат барсын да исәпли, аңымдагы үлчәүләрдә үлчи торгач, монда беребезнең дә гаебе юклыгына төшендем. Ходайдан узмыш юк...
Һәм менә мин халык Дамирны соңгы юлга озаткан көнне театрга килдем. Дулкынлануымны басарга тырышып, акрын гына аның баш очына якынлаша башладым. Йөзенә карадым. Аның йөзе нәкъ тере чагындагыча, нәкъ безнең хыяллар ялкынлап янгандагыча нурланып куйгандай булды. Әйтерсең лә, ул минем аның белән саубуллашырга килүемнән бик канәгать иде.


Юныс Сафиуллинның "Чәчәкләр һәм күз яшьләре" китабыннан. Казан, "Хәтер" нәшрияты, 1999 ел.