|
|
Сагынмак дип бәет яздым, газиз иркәм, сезгә
Безнең татар-башкорт халкы тарихи, шәхсән фаҗигале вакыйгаларны поэтик рәвештә беренче заттан хикәяләнгән әсәрләргә бәет исемен биргән. Бәет – фарсы һәм төрки шигъриятенең минималь строфа берәмлеген аңлатса, без бәетне халкыбызның югары хиссият киеренкелеген тәшкил иткән жанр итеп таныйбыз. “Чү, әз генә бернәрсә шылт иттеме, хәзер бәет чыгарыла” ди Габдулла Тукай, жанрны күз алдында тотып. «Сагынмак дип бәет яздым, газиз иркәм, сезгә» ди Габделҗаббар Кандалый поэтик калыпка ымлап. Бәетләрне эмоциональ кичерешләрен сүз белән моңга төреп хәсрәт кичергән кешеләр иҗат итә. Бәет язу сәнгатендә һәрбер сүз әһәмияткә ия, чөнки ул күңел кичерешләрен тасвирлап, аның иң нечкә кылларына кагыла. Бәетләр, чын мәгънәдә, милли күңел хәтирәләребезне саклаган сандык. Көнчыгыш шигырь язу кануннарыннан азат ителгән, халыкның милли зәвыгына бәйләнгән, саф татар телендә иҗат ителеп дәфтәрләргә теркәлеп, кулдан кулга йөргән бәет жанрын татар-башкорт халкының профессиональ язма әдәбиятына кертеп була. Сүзләремне дәлилләргә профессиональ бәетче Сагыйтова Фәизә апаның (Уральск, Казахстан) сүзләрен китерәм: «Берсе кичергән, берсе язган, берсе күчергән, һәм ул гыйбрәткә ия».
Үткән гасырның азаккы елларында Оренбург өлкәсендә урнашкан Татар Каргалысына Казан консерваториясе студентларын берничә тапкыр фольклор экспелицияләренә җитәкләдем. Анда тупланган материалларны файдаланып докторлык, кандидатлык якладылар, чыгарылыш дипломнары яздылар. Экспедициядә катнашкан студентлар чит илләрдә (Бельгия, Германия), Казан, Мәскәү, Петербургның фәнни фольклор белән бәйле учреждениеләрендә уңышлы хезмәт итәләр.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|