Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сак-Сок бәете

img1


Мәүдүдә Рамазанова Батыргәрәй кызы (1907). Әниемнең исеме Фәрхиямал, ул Тимербайдан. Әтием Башкириядән. 1921 нче елда мин Каргалыга килдем абыем янына. Афзалтдин исемле кешегә кияүгә чыктым. 4 бала китердем. 1935 нче елны Тимербайга кайттым. 1952 нче елда кайда да колхоз, дип мине Каргалыга кайтардылар. Тагын кияүгә чыктым, өч бала булды. Икенче ирем сугышта үлде. 30 яшендә улымны яшен атты, икенче улымны токта электр сукты.
Әнкәй каргагач Сак-Сок булдык без,
Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.
Әткәй кыйнады тимер ук өчен,
Әнкәй каргады бигерәк юк өчен.
Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның тавышын ишет.
Су буйларында диңгез камышы,
Төн урманында Сак-Сок тавышы.
Аклы күлмәгем һич тә кимәдем,
Очып киткәндә сау бул димәдем.
Бардым урманга җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр исенә төшкәч.
Мендем ботакка, бактым як-якка,
Ике баламны каргадым юкка.
Җыйган җиләгем калды яртысы,
Ике баламдин калмады берсе.
Бәләкәй вакытта ук әйтәдер идек. Ике бала булганнар, бик шаян булганнар, шуннан сәке астына кереп качканнар алар. Шуннан ишек ачылгач кош булып чыгып киткәннәр. Бу бәет. Җырга җырлап булмый, бәетнең үзенең көе була.


Мәсгудә Шәмсетдинова язмаларыннан