Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Надир Баһавиев. Җырлыйк, дуслар!

Җырлыйк, дуслар!


Надир Баһавиев


Шатлык чагыла күзләрдә,
Нур балкый безнең йөзләрдә,
Җырлыйкмы?Җырлыйк дуслар,
Чөнки без гимназистлар.


Шиһаб бабай Мәрҗәнинең
Без – белем, акыл чәчәге,
Зыялы татар иленең
Өметле киләчәге.


Ерактагы планеталар
Буйсынырлар тиздән безгә,
Чәчәк кебек җиһан бизәп
Өстәрбез дан илебезгә.


Шатлык чагыла күзләрдә,
Нур балкый безнең йөзләрдә,
Җырлыйкмы?Җырлыйк дуслар,
Чөнки без гимназистлар.