Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар Җырында...

img1


Татар җырында
Биек Кытай дивары артындагы борынгы чин халыкларыннан күчкән ефәктәй нәфис көй бормалары бар


img2


Татар җырында
Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып, гасырлар аша килә, килә, Цезарьлар шәһәре – Римгә кадәрге ераклыкларны тояк тетрәүләре белән уяткан Атилла һуннарының тантанасы бар!


img3


Татар җырында
Ак чалмалы Һиндекуш, бәллүр Һималай кыялары аша үтеп Таҗ-Мәхәллә кебек йөзек ташы төзеткән Магул төркиләренең фирүзә тылсымы бар.


img4


Татар җырында
Хәрәзм оазисларында Димәшекь хәнҗәре белән кояш нурын кискәләп биегән гаярь егетләрнең атлас тирмә эчендәге җарияләрне гашыйк итү мутлыгы бар.


img5


Татар җырында
Алтын бүре башы чигелгән байракларын җилфердәтеп, карабаир юргаларда кайтгаларны биләп тә, төрле ил-исемнәргә таркалып түркләрнең Сак белән Сок язмышына тиң үкенечле хәсрәте бар.
Татар җырында
Кубрат хан сараеның пәрәвәзле гөмбәзләрендә җиңел шәүләләр уйнатып, фонтан тирәле биегән болгариларның чулпы чыңнары бар.
Татар җырында
Бөек Хәзәр каганаты биләгән ярларны тетрәткән диңгез дулкыннарының кылыч кыяларга бәрелеп, кире чигенгәндәге яралы сызлануы бар.
Татар җырында
Алтын Урданың җилгә изүен ачкан балбаллы далаларында Идегәйдән илсез калган кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар.
Татар җырында
Пирамидалар иле – Мисыр тәхетен яулап алган мәмлүк Бибарыс ярыннарының саз-кураена гарәп мәкаме кушылган сыктау аһәңе бар.
Татар җырында
Идел карамаларыннан алып Урал сыртлары аша Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар.
Татар җырының кодрәтле тылсымын, галибанә моңын, күк катларыннан иелеп, Тәңре үзе тыңларлык...


Марсель Галиев