|
|
минем шигырьләр
Җил кагылды иңнәремә, Күз яшьләрем чиртте кылларын. Киек аһәң кисте яраланган Һәм адашкан гомер юлларым. ........................................... Юл чатында гомер эстәп Үлем сыртын кимерә-кимерә Шыр ялангач Газыраил Җан йолкыйдыр гүя эскәк.
2002 ел яз.
Адәмнәрнең үзе үлсә моңы кала, Моңы булса, илләрендә ташлар сулыш ала.
1990
Елга әйткән – кыйммәтлесе камыш дигән, Инеш әйткән – кыйммәтлесе агыш дигән, Гашыйк әйткән – кыйммәтлесе сагыш дигән, Сафлык өчен сагыш җанлы моңын салган, Менә шунда пәйда булган изге иман.
1999ел.
Бу шигырьне мин Мәдхия китабына кертер өчен язган идем. Нигәдер оялдым үземнең исемемне куярга, Зөлфәттән сорадым, мөмкинме синең исемеңне куям, дип. Ул рөхсәт бирде. Хәзер уйлыйм, мин нигә оялдым икән шундый матур фәлсәфи шигырьдән. Көтүдән аерылмаска тырышканмындыр инде.
Ә күк зәңгәр, шундый зәңгәр, Тамчы булып тама зәңгәрлек, Шундый иркен дөнья, шундый җиңел, Пәрәвезлә оча, мамык оча Һаваларга җирне күтәреп. (Акъегет шигыре)
Photo by Nav Tombros
|