|
|
Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилованың мөнәҗәте
Бу мөнәҗәтне Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында яшәгән Фатыйма апа Абдрахмановадан 1992 нче елда язып алдым. Аның сөйләве:
“Бу мөнәҗәтне Соль-Илецкига барган җылны бер әби алып килде. Гарәпчә язуны укыды. Гарәпчә белмим. Теге әбигә әйтәм, язып алыйм әле. Балам, вакытым юк, ди. Ул арабскийны әйтеп торды, мин язып тордым. Шуны төнлә булса да барып язып алдым квартирында. Теге әби алган шул Муса Җәлилләрнең авыллары кайда булгандыр, кайсы авылда, шул авылда сарайларын бозганда кыстырылып куйган бүрәнәләре арасына. Теге әбигә гарәпчә дога дип биргәннәр. Ә ул мөнәҗәт Муса Җәлилнең әнисенеке булып чыкты”. Бик нык авырыймын, балам, үлсәм күрмәенчә калам, Зарланып сезгә хат салам, уйлап карагыз сез, балам. Бик сагындым мин сезләрне, бигерәк тә кызларымны, Тилмерттегез күзләремне, ник жәлләмисез сез, балам. Иртә торсам да мин көтәм, кичкә керсәм дә мин көтәм, Сезнең өчен мин ут йотам, бик сагындым сезне, балам. Читтә йөргән балалар бит, бик күп кайгы салалар, Ахры җанымны алалар, сагындым мин сезне, балам. Дөньяда бар бит дүрт балам, үлсәм берсен дә күрми калам, Шулай язгандыр бит Аллам, сагындым мин сезне, балам. Төшләрдә күреп уянам, аны сөйләп мин куанам, Кайтырсыз диеп җуанам, сагындым мин сезне, балам. Чит илдә бит сез үзегез, хатларда килә сүзегез, Үзәкләремне өздегез, бик сагындым сезне, балам. Халыклар иртә торалар, берсен берсендә күрәләр, Хәлләрен дә белешәләр, бик сагындым сезне, балам. Мин дә бит иртә торамын, хатларыгызны көтәмен, Юксынып мин аһ итәмен, сагындым мин сезне, балам. Казанга да мин бит бардым, Ырынбурда да тордым, Ахры аерылып үләрмен, ник жәлләмисез сез, балам. Монда яздым мин сүземне, күралмассыз сез үземне, Саргайттыгыз бит йөземне, сагынган идем бит, балам. Кече кызым бит Хәдичә, сөя идем мин һәр кичә, Үлем китәмен күрмичә, сагынган идем бит, балам. Үлем хәле каты икән, аны һәркем татый икән, Үлгәч кеше кайтмый икән, гафил булмагыз сез, балам. Олы улым Ибраһим, көтә идем мин һәрдаим, Миннән васыять шул сиңа, искә ал син җомга саен. Ибраһим, син балакаем, тыңла син минем әйткәнемне, Мине искә алган чакта калдырма син әткәеңне. Зәйнәп белән Хәдичәмне бүләк итеп мин калдырам, Яшь көйләренә калалар, шулар өчен мин кайгырам. Миндә бит үлем көннәре, сезгә бит кайгы көннәре, Сезнең өчен янганнарым көйдерер кара гүрләрне. Муса улым, сиңа әйтәм, туганнарыңны нык кара, Миңа үлем вакытлары җитте, кылып булмый бит чара. Кара туфрак асларында калачак бу тәннәрем, Берегезне дә күрәлмадым, шуңарга әрни җаннарым. Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм, тырыш, син, яхшы булырга, Туганнарың белән бергә тырыш, син, тату торырга. Зәйнәп, юлдан адашмагыз, начар юлга сез басмагыз, Ходай хакы өчен әйтәм , начар юлларага басмагыз. Кулыгызда бар вакытта әзерәк хәер дә бирегез, Миннән васыять шул сезгә - мәңге игелек күрегез. Кече кызым бит Хәдичә, йөзләреннән ул нур чәчә, Никадәрле аһ итсәм дә үлеп китәм бит күрмичә, Белмәдегез бит кадремне, таба алмассыз кабремне, Барыгыз да ташлап китеп яндырдыгыз бит бәгъремне. Әҗәл авырулары җитте минем бу газиз башыма, Инде хәзер мин барамын бер Ходаемның каршына. Нинди тилмереп көтсәм дә килмәдегез бит каршыма, Нинди бу бәхетсезлекләр бит минем бу моңлы башыма. Бер Ходаем, тәкъдирдер, безне шулай аерды, Дүрт балам дүрт ботак иде, бар да миннән аерылды. Аерулары тиз икән, аерылгач өмет өз икән, Аерылуның хәленә нәрсә ничек түз икән. И сөекле кызларым, бу инде соңгы сүзләрем, Кыямәт көне җитмичә күрә алмассыз йөзләрем. Мин китәм ерак сәфәргә, Ходаем, хәерле булсын, Моны укыган адәмнәр, миңа фатиха кыйлсын. Бик күп сүзләр мин сөйләдем, кемнәр тотар соң сөягем, Ни кадәрле сагынсам да сабырлыклар мин теләдем. Кара җирләрнең астында черер инде тәннәрем, Ахры бер көн алып китәр эчемә җыйган тәгамнәрем. Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп, хуш исән сау булыгыз, Исән вакытта дөньяда тату, матур торыгыз. Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апа Җәлилова 1928 нче елда вафат булган (МШ).
Икенче вариант Муса Җәлилнең әнисенең мөнәҗәте: Бик нык авырдым, балам, үлсәм күралмый калам, Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам. Бик тә сагындым сезләрне, бигерәк тә кызларны, Тилмерттегез күзләремне, уйлап карагыз, балам. Иртә торсам да көтәм, кичкә керсәм дә көтәм, Сезнең өчен мин ут йотам, уйлап карагыз, балам. Бик нык авырыймын, балам, үлсәм – күрмәенчә калам, Зарланып сезгә хат салам, уйлап карагыз сез, балам. Бик сагындым мин сезләрне, бигерәк тә кызларымны, Тилмерттегез күзләремне, ник жәлләмисез сез, балам. Читтә йөргән балаларым күп кайгыга салалар, Ахры җанымны алалар, уйлап карагыз сез, балам. Ана күңеле балада, бала күңеле далада, Шул сүзләрне чамала, уйлап карагыз, балам. Дөньяда бар өч балам, берсен дә күрми калам, Шулай язгандыр бит Аллам, уйлап карагыз, балам. Төшләрдә күреп уянам, аны сөйләп куанам, Кайтырлар дип җуанам (юанам), уйлап карагыз, балам. Чит илләрдә үзегез, хатта килми, күзегез, Үзәкләремне өздегез, уйлап карагыз, балам. Халыклар иртә торалар, берсен берсе күрәләр, Үз хәлләрен беләләр, уйлап карагыз, балам. Мин дә иртә торамын, хатыгызны көтәмен, Юксынып аһ итәмен, уйлап карагыз, балам. Оренбургта да тордым, Каргалыда тордым, Ахры аерылып үләм, уйлап карагыз, балам. Мине болнис алмады, духтырлар күз салмады, Барыр җирем калмады, уйлап карагыз, балам. Монда яздым сүземне, күралмагач үзеңне, Саргайтасыз йөземне, уйлап карагыз, балам. Кече кызым Хәдичә, сөя идем һәр кичә, Үлеп китәм күрмичә, сагынган идем, балам. Үлем хәле каты икән, һәркем татый аны икән, Үлгәч кеше кайтмый икән, гафил булмагыз сез, балам. Олы улым Ибраһим, көтә идем һәрдаим, Миннән васыять шул сиңа исеңә ал җомга саен. Ибраһим, балакаем, тыңла минем әйткәнне, Мине исеңә алганда калдыра күрмә әткәңне. Әҗәл авырулары китте минем газиз башыма, Нинди тилмереп көтсәм дә килмәдегез каршыма. Инде хәзер мин барырмын бер Ходаем каршына, Нинди генә уйлар килми минем моңлы башыма. Балаларым хат язса укыр идем сүзегезне, Ерак җирләргә киттегез күралмыйм йөзегезне. Иртә торып тышка чыксам сачәк аткан бәрәңге, Балаларым читтә булгач якты көнем караңгы. Безнең урам озын урам, сандугачлар тезелгән, Аерылгач түзәсең икән тик эчләрең өзелә. Быел җәйне урак урдым капчыкларым тулмады, Гомерләрем заяга үтте, башым рәхәт күрмәде. Кулымдагы мәрҗәнемне күзем күрми тезәргә, Сайрый кошлар, сандугачлар, ничек итеп түзәргә. Сәхраларга чыккан чакта мин йөрим туры атта, Сагынганда сөйләшергә балаларым еракта. Әрәмәгә барып керсәм кызыгам читтән урырга, Үләмен бит, балакаем, сезне ничек күрергә. Бигерәк матур ясый икән карлугачлар ояны, Бер Ходайдан шуны сорыйм, тыныч булсын дип дөньяны. Аерылу тиз икән, аерылгач өмет өз икән, Еракта торган бәндәләр дә шулай түзә икән. Икесе ике капта килә әфлисун белән йөзем, Юлда күзем, сагынам үзем, саргая нурлы йөзем. И сөекле кызларым, бу белең, соңгы сүзем, Янә мәхшәр җитмәенчә күрә алмассыз үзем. Мин китәрмен ерак сәфәрләргә, Ходаем хәерле кылсын, Моны укыган миңа Фатиха кыйлсын. Бик күп сүзләр сөйләдем, кемнәр тотар сүземне, Ни кадәрле сагынсам да сабырлык бир, Ходаем. Зәйнәп белән Хәдичәмне бүләк итеп мин калдырам, Яшь көйләренә калалар, бигерәк шуңа кайгырам. Миндә бит үлем көннәре - сезгә җитәр кайгы көннәре, Сезнең өчен җанганнарым, көйдерәчәк кара гүрләрне. Муса улым, сиңа әйтәм, туганнарыңны кара, Миңа үлем вакыты җитте, кылып булмый бер чара. Кара туфрак астында калачак бу тәннәрем, Берегезне дә күрә алмыйм, шуңар әрни җаннарым. Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм, тырыш матур, яхшы булырга, Туганнарың белән бергә тырыш син тату торырга. Зәйнәп кызым, юлдан адашма, начарлыкны ташлагыз, Ходай өчен шуны әйтәм – начар юлга басмагыз. Кулыгызда бар вакытта әзерәк хәер бирегез, Миннән фатиха сүз сезгә - мәңге игелек күрегез. Кече кызым бит Хәдичә, йөзләреннән ул нур чәчә, Сагынганда аһ итеп, үлеп китәм бит күрмичә, Белмәдегез кадремне, күрмәссез кабремне, Барыгыз да ташлап китте, яндырдыгыз бит бәгъремне. Тәмам булды.
Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан язылды
|