Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Адәмнәрнең үзе үлсә, моңы кала

Моңы булса, илләрендә ташлар сулыш ала.


Сезнең концерт карарга килгән зал тулы кешенең елап утырганын күргәнегез бармы? Ә минем бар. Йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылып, аны тетрәндергән гаҗәеп күренеш иде бу. Ярты сәгать буе, тын да алмыйча, бәет, мөнәҗәтләр тыңлаган зал, аягүрә басып, тын гына яшь агызып, үзенең күңелен кузгаткан кешене алкышлый. Залны елатучы – композитор Мәсгудә Шәмсетдинова.
Актерлар йорты күптән түгел генә күренекле сәнгать эшлеклеләре, җырчылар, композитор, шагыйрьләр белән очрашучылар циклы башлап җибәрде. Менә шуның чираттагысы – үзенчәлекле композитор М.Шәмсетдинова иҗатына багышланган иде.
Залга Мәсгудәнең иҗаты белән кызыксынган, аның иҗатын аңлаган һәм яраткан тамашачы гына җыелган. Галимнәр, язучылар, журналистлар, артистлар, сәнгать һәм культура эшлеклеләре. Алар арасында Айрат Арслановны, Зиля Сунгатуллинаны, Әмирхан Еникины күрәм. Ни тартып китергән аларны бу кичәгә?
Композиторлар арасына кечерәк күләмле әсәрләр, җыр, этюд, пьесалар белән беррәттән, зур күләмле катлаулы әсәрләр – берничә симфоник поэма язып шаулап-гөрләп килеп кергән Мәсгудәнең иҗаты турында без җитәрлек хәбардәр түгел әле. Бәлки, моңа аның баштарак гади халык авыр кабул итә торган инструменталь әсәрләр иҗат итүе сәбәптер. Һәрхәлдә, бер ел гына элек аның “Әни кирәк”, “Гомер” дигән популяр җырларыннан башка әсәрләрен белми идек диярлек. Быел инде аның исеме әби-бабайлар теленнән дә төшми. Ул фольклорның иң борынгы үрнәкләре – бәет-мөнәҗәтләре, Коръән сүрәләренә мәкамнәрне эшкәртеп, яңартып, үз аһәңе белән баетып, аларны халыкка бүләк итә башлады.
Башкортстандагы татар авылында туган, 10 яшеннән Караганда өлкәсендә яшәүче апасында тәрбияләнгән, музыка мәктәбендә музыка серләрен рус теле, рус музыкасы аша үзләштергән Мәсгудә ни өчен ата-бабаларыбыздан калган мираска мөрәҗагать итә соң?


Буыннан-буынга күчеп килүче рухи элемтәләребез өзелү алдында. Бүген безнең буын шуны аңламаса, без тарихта, исемсез манкортларга әйләнәчәкбез, - дип аңлата ул моны үзе.


Концертта Мәсгудә үзе саз чиртеп, җан ачысы белән башкарган “Сөембикә бәете” композиторның хисле, матур тавышлы гына түгел, кыю фикерле булуын да күрсәтте. Моңа кадәр әле берәүнеңдә сәхнәдән Алла исемен кушып җыр башкарырга, бисмилла белән башлап мөнәҗәт әйтергә батырчылык иткәне юк иде. Беренче булып моңа Мәсгудә алынды. Бөек Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулган көннәрендә үткәрелгән “Изге Болгар дастаны” дигән шоу-концертта без беренче тапкыр Мәсгудә белән Альберт Әсәдуллин ярдәмендә татар халкының визит карточкасы булган “Туган тел” җырының дүртенче куплеты барлыгын белсәк, әлеге кичәдә Сөембикә патшабикәнең бик тә тирән мәгънәле бәетен ишеттек. Бу безнең тарих. Ватылып-җимерелеп, канга батырылып, чукындырылып үз-үзеннән мәхрүм ителергә, онытылырга дучар ителгән фаҗигале тарихыбыз. Без аны белергә тиеш.


Әмма тарихыңны белү, халкыңны ярату гына җитми бүген. Аңа һәръяклап ярдәм итәргә кирәк. Үзенең олылыгын аңларга, хокуклары өчен көрәшергә өйрәтергә кирәк, - дип ачынып халыкка мөрәҗагать итә Мәсгудә сәхнәдән.
Безнең бөек Тукаебыз, олуг Сәйдәшебез, Кол Гали, Мәрҗани, Риза Фәхретдинебез, ниһаять Сөембикәбез бар. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез килеп бер генә мәртәбә баш ияргә хыялланган Казаныбызда бармы аларга һәйкәл? Тукаебызның бер һәйкәле Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры артына поскан. Икенчесен – Куйбышев мәйданындагысын – агачлар каплаган. Сөембикә манарасы һаман айсыз. Уянырга, уйланырга вакыт безгә.


Кичәдә композиторның күпкырлы иҗаты тулы яктыртылды. Георгий Ибушевның “Мәхәббәтнамә”не, виолончельдә Дамир Хамидуллинның “Шәркы”ны, Шамил Монасыйпов белән пианистка Мөнирә Хәбибуллинаның “Нәсер”не, “Сорнай” ансамбленең “Нуры -Содур” әсәрләрен башкаруы композиторның киң колачлы, үзенчәлекле иҗатка ия булуын дәлилли. Сәнагать осталары нечкәлек белән тамашачыга композиторның иҗатын җиткерсәләр, Мәсгудә үзе дә залны бу иҗат осталары белән җентекләбрәк таныштырып барды.


Милли уен коралларыбызны яңартып, халкыбызга бүләк итүче бу фидакарь коллективның, профессиональ татар милли фольклор ансамбле исеме алып, чит илләрдә милләтебез йолдызы булып балкыячагына ышанычым зур, - ди ул “Cорнай” турында.


Композиторның халык иҗатына нигезләнгән иҗат үзенчәлегенә Мәскәү композиторлары да игътибар иттеләр. Аны әледән-әле башка шәһәрләргә, союздаш республикаларга иҗади сөйләшүләргә чакырып торалар. Соңгы елда гына ул, илебезнең башка композиторлары белән бергә “Варшава көзе” фестивалендә катнашты. Төркиядә, Мисырда йөреп кайтты.


Польшада дөньяның мәшһүр композиторлары белән очрашкач, аларга халкыбызның җырларын тыңлаткач, мин татар теленең теләсә нинди милләт кешесенең күңеленә үтеп керерлек йомшаклыгын, ирләрне дә елатырлык моңын тоеп, шул милләт кызы булуым белән горурландым, - ди ул. Швеция, Аргентина композиторлары шундый күңел гәүһәрләре тудырырга сәләтле халыкны күрү өчен Казанга килергә теләк белдерделәр.


Әйе, Мәсгудә кай тарафларга гына барып чыкмасын, бөртекләп халык җәүһәрләрен – бәетләр, мәнәҗәтләр, онытылып баручы бишек җырлары җыя. Хәтта чит илдә яшәүче милләттәшләребез арасыннан да ул рухи байлыгын эзли. Шушы көннәрдә генә Төркиядән килеп Казанда һәм Чаллыда концертлар биргән “Тумата” татар ансамбле белән Мәсгудә Төркиядә танышып кайтты, алар белән элемтә урнаштырырга булышты.
Озак та үтмәс, композитор безгә чираттагы иҗат җимешен – “Сак –Сок” балетын бүләк итәр. Мәсгудә кебек кызлары булган халык үлми ул!


Люция Фаршатова. Социалистик Татарстан, 1990, 7 январь.