Masguda I. Shamsutdinova's site


 

И бурап та бурап кар яуганда

И бурап та бурап кар яуганда боегадыр болан баласы,
Боегадыр болан баласы.
И дөньяның рәхәтләрен күрми газиз әткәләрнең баласы,
Газиз әткәләрнең баласы.
И сандык та сандык сары алма саргаядыр өс(е)ләрен япканга,
Саргаядыр өстен япканга.
И егетнең йөзе саргаядыр бөгәрләнеп ялгыз ятканга,
Бөгәрләнеп ялгыз ятканга.
И сандык та сандык сары алма, сайласаң да чыкмый бөтене,
Сайласаң да чыкмый бөтене.
И эчем дә тышым утлар яна,
Тышка чыкмый аның төтене.
Флюра Рафикова(Хәялина)
Каян килеп чыкты бу борынгы җыр? Һәрбер сүзе бит, һәр җөмләсе искиткеч, мәгънәле. Хәзерге яшьләргә ошамыйдыр инде, безнең кебек карчыкларга күздән яшьләр агыза. Яшь вакытта мин Рамайны,Шахта кебек җырларны җырлаганда бианай елый торган иде, мин -нишләп елый икән-дип уйлый идем, менә хәзер үзем шул хәлдә...гомер шулай уза