Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәсгудә
Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан:
Кулымдагы йөзегемнең исемен җуйган идем. Рәхмәт инде ташлавыңа үзем дә туйган идем.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәрен белмисез. Мин бит торалмадым синсез, син торалгансың минсез.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәрен беләсең. Кәҗә булып тал кимереп төшләремә керәсең.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре әллә кем. Әллә кемнәр дә кавыша, без дә кавышырбыз бәлкем.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәрен беләсең. Сахра былбыллары булып төшләремә керәсең.
Кулымдагы йөзегемнең исеме куелмаган. Бүгеннән күмәрләр иде, каберем казылмаган.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре шомарган. Тол хатынга яр сөймәскә кемнәр закон чыгарган.
Кулымдагы йөзегемнең сакланган кашы гына. Прогулыңа башлык чыдар, сөйләмә каршы гына.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Алинә. Күзләре кара карлыган, иреннәре-малинә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме булсын Аю. Башка чакта бергә йөрдек, хәзер не принимаю.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур - Әбрар. Дустым, синең йөзләреңдә ай-кояш нурлары бар.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әбсәләм. Мин әйтәмен айга сәлам, ай әйтер сезгә сәлам.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур Әкрам. Әкрамга бирмәсәгез акырам да бакырам.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әминә. Акылларын сынамыйча сокланмагыз яменә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әминә. Былбыл булып кунар идем яткан мендәрләреңә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әминә. Матур да күп, чибәр дә күп – яр сөйгәнем син генә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Әнвәр. Күкрәгемә кадар идем чәчәкләр булсаң әгәр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әнисә. Сине уйлап сyларга төшә яздым әллә ничә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әнисә. Сезнең яктан җилләр исә, шул бәгыремне кисә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әүхәди. Если любишь — приходи, яратмасаң – уходи.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Байтирәк. Күреп һәркем түзә ала, күрми түзәргә кирәк.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Бануәнвәр. Син генә саласың икән йөрәгемә әрнүләр.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Баязит. Ташлармын да яр сөярмен, диде быгай паразит.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Бибигайшә. СССРда, җир шарында беренче булып яшә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Бибигыйльми. Кадер белмәгән ярларга ишләр буласым килми.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Бибинур. Бөтен дөньяны яктырта синеңдәге якты нур.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Бикбарый. Кызлар үтеп киткән чакта капка астыннан карый.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Биктимер. Мине алай нык сагынсаң чык та багана кимер.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Вәлиәхмәт. Безне болай зурлаганга сезгә бездән зур рәхмәт.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Вәсилә. Васыять итеп әйтәмен, куш күлләрдән яр сөймә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделбәр. Хатын укып карагачтын “сөям” дигән сүзе бар.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделвәли. Сөюләре чыннан булса килеп белдерер әле.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделгобәй. Сөеп-сөеп ят кулында калдырыр идең бугай.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак. Сез җырлыйсыз, без тыңлыйбыз, безнең күңелләр бик шат.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак. Сөйгән ярың артык булса Печән базарында сат.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак. Сөйли дошман, сөйли дошман, әллә нахак, әллә хак.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак. Былтыр сөйләделәр нахак, быел сөйләсеннәр хак.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхәй. Йөзең көзге, күзең йолдыз, тешең энҗе, кашың ай.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделшәкүр. Тормышымның сандугачы булырга тырыша күр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габдулла. Колхоз кырларына чыксам күңелләрем шат була.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габдулла. Сөеп кенә яр буламы, сөймичә дә яр була.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габдулла. Җырласам эчләрем бушый, уйласам тагын тула.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделәхәт. Бик күңелсез булыр иде әгәр ябылса мәктәп.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гадилә. Очрашып бер сөйләшсәң дә йөргән егете, диләр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Газинур. Иреннәре кызыл чия, яңаклары памидур.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Галимә. Ефәк булып уралдың бит син минем йөрәгемә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Галимә. Сөюемне беләсең бит, күз салмыйсың хәлемә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Галимә. Уеннан соң доклад сөйләр комсомолка Сәлимә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гандәли. Туган илләрдә торуның бер минуты әллә ни.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гасимә. Авторитетың югалтып авыл саен яр сөймә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гашурә, Тигез гомер кичералмадык, әрнешәм шуңа күрә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлгенә. Узар ахры яшь гомерем гел сагыш, гел моң белән.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлмәрьям. Мин югалсам эзләмәгез, суларда булыр гәүдәм.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлсемдер. Януларым, көюләрем бар да синең өчендер.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлсинә. Алсу гөлем, саф күңелем бүләк итәм мин сиңа.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлтуташ. Гөл булсак аерылмас идек, гөл тамырлары тоташ.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлбану. Син нишләсәң, ни кылансаң, шуны эшләргә могу.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлбану. Бер миңа гына микәнни хәсрәт утында яну?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлбаян. Бик сагынган көннәреңдә гөл ботагына таян.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлзада. Кемнәр ярын кемнәр сөймәс бу вафасыз дөньяда.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлзая. Аклы күлмәгеңне киеп кая бардың син бая?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлзәйнәп. Күпме акча ала икән дошманнар безне чәйнәп?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлфайда. Гыйшыкланып утка янып кавышмагач ни файда.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлхөсни. Ничек кеше ярга туймый, яр өстеннән яр өсти.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлүсә. Таң алдыннан кошлар сайрый кавышырга булдисә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөргөри. Гөргөри дигән керәшен чибәр, пычак кергере. (Гөлшат Зәйнашева)
Кулымдагы йөзегемнең исеме булсын Гүзәл. Яшьтән сөйгән ярларымны кемгә калдырсам да жәл.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гыйният. Иске дуслар истән чыкмый, яңалары җиде ят.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гыйният. Сөясеңме, сөймисеңме, боргыламый гына әйт.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Диләфрүз. Син түзгәнне мин дә түзәм, тагын берәр елга түз.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Дөрхөсни. Ничек кеше ярга туймый, яр өстенә яр өсти.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Җәбраил. Синең белән каушалмасам җаным алсын Газраил.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зәлидә. Безгә каршы килгәннәрне йөретмәбез бу илдә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәйдә. Мәңгелеккә дус булырга куллар бирешик, әйдә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәйдә. Сагынмас кешеләр булмас, сагынсаң да түз әйдә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәйдә. Утларын да син кабыздың, суларын да сип әйдә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәрҗәт. Укы, дустым, бул белемле, яр сөюе ни хаҗәт.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөлфия. Йөрәгемә ут кабынды Зөлфия дия, дия.
Кулымдагы йөзегемнең исемкәйләре Ибрай. Ата каз кыланышлары биргәндер сиңа Ходай.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Ибрай. Читтән генә карап торам, эттән ныгырак ырылдай.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Идрис. Хат язарга теләсәң, менә минем адрес: Деревня Алма-Ата, станция Чабата, Урамыбыз улица, үзем ятам тактада.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр. Ара ерак, китәм елап, каушалмабыз тиз көннәр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр. Сагынганда карый торган гөлләремне кискәннәр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр. Сине басып карый торган талларымны кискәннәр!
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр. Сине үрелеп үбә торган бүкәнемне кискәннәр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр. Бәхеткә илтәсе җилләр синең яктан искәннәр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Исмәгыйль. Быел кайгылы елларым, сайрама кош, исмә җил.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Камали. Арага дошманнар кереп аерырга чамалый.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Касыйм. Син гөл үстер, мин шул гөлгә сандугач булып басыйм.
Кулымдагы балдагымның исемкәйләре Касыйм, Син юри генә тавык бул, мин әтәч булып басыйм.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур Касыйм. Синең кулны гомерлеккә мин каты итеп кысыйм.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кылара. Ике километр гына түгел бит безнең ара.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кылара. Ир тапмасаң, райсовеска гариза биреп кара.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кылара. Совет иле үсә, ныгый, көннән-көн алга бара.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кәбирә. Иске ярлар карап тора, яңалары кул бирә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кәримә. Былбыл булып кунар идем яткан мендәрләреңә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Люция. Хатын кызларга да ирек бирде революция.
Кулымдагы йөзегемнең исемкәйләре Марат. Йөрәгемә приступ булды синең йөзеңә карап.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Махинур. Ике бите кызыл чия, эяккәе памидур.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәдинә. Быел түккән күз яшемдә кыр казлары коена.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәдинә. Эх, дускаем, кеше алдында хатларыңны, мә, димә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәдинә. Чәнечкеле җырлар белән кадама йөрәгемә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәсгудә. Кичә тагын йоклап киттем сине уйлап ястүдә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Минислам. Синең кебек исәр ярны сөймәс идем мин булсам.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Миңлебарый. Синең кебек булса булыр сандугач балалары.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Миңлегата. Безнең колхозның кызлары бар да эшне ярата.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Миңлегата. Яшь башыңнан гашыйк тотсаң нурлы йөзең саргайта.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Миңлекәрим. Я утка сал, я суга сал, синең утыңда яныйм.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миңнурый. Мин саргаеп үләр идем, әле ярый хат йөри.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миңсафа. Син дә такмак язып җибәр, кызык булсын ичмаса.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миргата. Сиңа охшаган бакалар күпер астында ята.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза. Айлар калыккан дип торам, син икәнсең уртада.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза. Аяк атлауларың матур, тагын да чык уртага.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза. Кояш чыккан дип торамын, син икәнсең уртада.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза. Шайтан таягы дип торам, син икәнсең уртада.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Моталлап. Кече морҗа ишегеннән атар идем ботарлап.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәрфуга. Ат тугарып җигә белми, кызлар сайлаган була.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәрфуга. И, җаныем, барсаң суга сөйләшербез барсын да.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәчтүрә. Мәчтүрәгә йокы килми, кәҗәләрен өшкерә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миләүшә. Үзе гел сөймәгән була, бер карасаң көнләшә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Моталлап. Иске морҗа тишегеннән атар идем ботарлап.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мохтәбәр. Илне сакларга китәбез, китәргә килгән хәбәр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөбарәк. Ныклап йөзеңә карасам яшьләр ята тәгәрәп.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөбарәк. Яннарыңа килер идем алма булып тәгәрәп.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөдәрис. Кеше кулларыннан алып яр сөюе интирис.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөкәрамә. Авыр сүзләрем дә булыр, син миңа үпкәләмә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Мөнәвәрә. Мәхәббәтле күзләр белән миңа карадың мәллә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Мөнәвәрә. Сиңа серләремне сөйлим, сөйләмә берәүгә дә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Мөнәвәрә. Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөршидә. Йөгереп кереп күрер идем әгәр булсаң күршедә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөхәммәт. Араларга дошман керсә бозыла икән мәхәббәт.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Надыя. Кемне кемнән аермады рәхимсез Германия.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Наласа. Колбаса да булмас иде, дуңгыз балаламаса.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәфисә. Җанашымның маңгай чәчен тибрәндереп җил исә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Николай. Теге елга шул вакытта сездә булсын бер малай.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Нурания. Дошманнарның котын ала безнең Кызыл Армия.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нургали. Дөньясында син дә шунда, төрле хәлләр булгалый.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нургата, Бер шөребең төшеп калган, кибет төбендә ята.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нургата. Синең кебек яшел бака күпер астында ята.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Нуридә. Ышанма кеше сүзенә, котырталар юри дә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нурулла. Абзый, безгә дус-иш кирәк, я гармунчы, я мулла.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәби мени? Ярларыңны ятлар сөйгәч йөрәгең әрни мени?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәсимә. Мәңгелеккә җырлар язам, сеңелкәем, мин сиңа.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәфисә. Җанашымның маңгай чәчен тибрәндереп җил исә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Оркыя. Аерылганга уфтанмыймын, гөл дә чәчәген коя.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Оркыя, Ач корсакка туң бәрәңге чукындыра да куя.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Оркыя. Сезгә ошатып гөлләр чәчтем, ул да чәчәген коя.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем. Онытырмын дип уйламыйм, онытырлык түгел син.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем. Тауга менсәң тотын талга, тал яфрагы бөгелсен.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем. Уйнамагач та көлмәгәч безнең туган түгелсең.
Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем. Чакырганда биемәскә аксак-туксак түгелсең.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Рәфкать. Миннән алда үзең белеп ташлавыңа рәхмәт.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Рәисә. Эх, дускаем, аерылышкач, сагынып җилләр исә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Рәшидә. Әллә нигә хәтре калган, дәшми дә, сөйләшми дә.
Кулымдагы балдагымның исемнәре эр-Рәшит, Сөйгән ярың безның кулда, судья белән киңәш ит.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Саҗидә. Агымсуга агар идем, туктармын, дим, сай җирдә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Саҗидә. И, җаныем, барсаң суга сөйләшербез барсын да.
Кулымдагы йөзегемнең исеме булыр Сабыр. Тукта, тукта хәзер бирәм, сиңа да йөзек булыр.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Салауат. Салауатка үзем барам алып бирсә карауат.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Салауат. Матурырак кыз күренсә, балам, үзеңә карат.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур Самәт. Янып сөйгән ярларымнан аерды военкомат.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәкинә, Биемәсә ялынмагыз, тик утырсын сәкедә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәлимә. Аяк атлауларым саен төшәсең исләремә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәлимә. Малым түгел җаным фида бер кәлимә сүзеңә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәлимә. Сәгать саен, минут саен төшәсең исләремә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәрбидер. И, дускаем, сине әйтсәләр, яшь йөрәгем әрнидер.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәрия. Акылымнан язам инде Сәрия дия, дия.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Тәлгатем. Синнән башка яр сөяргә теләми тәбигатем.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Тәрҗемә. Синең ярны алып сөйдем, әй, дускаем рәнҗемә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фариза. Яр тапмасаң силсәвиткә яздырып бир гариза.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма. Ал утлардан, сал суларга, су төбендә яткырма.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма. Җырлый белеп җырламыймын, җырлыйм дуслар хакына.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма. Исән йөреп, сау кайтыгыз, бездән хәер-фатиха.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма. Сөясеңме, сөймисеңме, җавап кайтар хатыма.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фирая. Синең кебек мактанчыклар шырпы кабына сыя.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фирая. Сикерә-сикерә биегәндә кәкре аяк турая.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Фирая, Лыстыр чабатаңны киеп кая бардың син бая?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фәнзаман. Күтәрелгән борыннарың төшәр әле бер заман.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фәридә. Синең кебек булмас инде мунчаданы пәри дә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Халисә. Иртә истә, кичен төштә, насыйпмы әллә югыйсә?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хатирә. Сирәк килгән хатларында, көт, дигән сүзе килә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хатирә. Хатлары сирәк килсә дә көтәргә туры килә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә. Башларымны юк итәргә уйладым әллә ничә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә. Әллә хәтерең калдымы, китеп бардың дәшмичә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә. Син бәгъремне сагнып көтәм юлдан күзем алмыйча.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә. Җир йөзендә йөрдем инде Ленинны күралмыйча.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә. Синең белән бергә булсам, дөньялардан ваз кичәм.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә. Синең сөюләрең ничек? Минеке әүвәлгечә.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Хәдичә. Бәлки барып та чыгармын, өй нумерыгыз ничә?
Кулымдагы балдагымның исемнәре Хәдичә. Тәрәзәңә пәрдә корып кем белән кундың кичә?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәйбулла. Тырай иткәч, гуләйт иткәч ашау ягы сай була.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәлимә. Мин язылдым комсомолга, син язылмыйсың нигә?
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәсият. Җәзаңны үти алмагач нигә чыктың, хәсерәт.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хоббетдин. Сине уйлап бара идем, бер чокырга хоп иттем.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хөсәен. Мине ташлап китә калсаң – бизгәк тотсын көн саен.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хөсәен. Сөйгәнемә бирмисез, дип, үксеп елыйм көн саен.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хөсәен. Өләшмә мәхәббәтеңне кашыклап кеше саен.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Шәкүрә. Авызында бер сүз тормый, ташладым шуңа күрә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Шәкүрә. Үлгән кеше җир астында хайваннар көнен күрә.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Шәмсия. Сеңлесенә сүз әйтмәгез, апасына күз тия.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Ысталин. Безне яратсаң эчәрсең, яратмасаң, кыстамыйм.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Ысталин. Сөйсәң - сөям, сөймәсәң юк, мин бит сине көчләмим.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Ясавый. Безнең закон шундый закон, эшләмәгән ашамый.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Ясавый. Кызлар матур яр сайлый, дип, сандугач килеп сайрый.
Мәсгудә Шәмсетдинова тупланмасы.
2013 ел, Август. Сиэтл.
© Tatarica, 2011 Terms
Безненчэ - кая барасын, урысча - куда пойдёшь , Бер бәлешне йотып куйдың - ничава себе даёшь!
Куфайканы сырлатам, куфайкамны сырлатам. Минем белән йөремәсәң әкәйдән сихерләтәм.
Кара пальто тектергәнсең, ә нигә билле түгел? Кырык тугыз яр сөйгәнсең, ә нигә илле түгел?
Сөйгән ярым туксан тугыз, йөзгә тутырам әле. Йөзенчесе син булыр, дип, уйлап утырам әле.
Саумысыз Мәсгудә ханым! Безнең Аскын якларында иде инде ул такмаклар! Без үскәндә дусларым белән җырлашып кич утырулар бар иде. Сагындыра...Нинди матур чаклар булган ул. Рәхмәт сезгә,үткәнне искә төшергәнегез өчен. Хәтердә бик күп уелып калган яшьлек такмаклары. Җырласы да җырласы... Кемнәр тагын нинди такмаклар белә, языгыз, дуслар.Читтә яшәгәннәргә шушы туган як такмаклары да, бик кадерле бит ул. Гөлсимә Зиннатуллина-Халикова, Борай авылы, Борай Районы, Башкортостан
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Гөлҗамал. Кырылыплар бетәбез бит Болай барса дөньялар!
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Зөбәрҗәт. Шәһәрләрдә йөри, әнә, Хәерчеләр йөзәрләп.
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Гөлйөзем. Әллә кем түгел, югыйсә, Тәкәбер тота үзен.
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Гөлсылу, Кала инде башны иеп Язмышларга буйсыну.
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Хәлимә, Чүбек чәйнәп май язылмас, Җитеп торсын әлегә.
Фәнис Дәүлетбаев
ШАЯН ҖЫРЛАР(Дусларча шаяру)
Кулымдагы йөзегемнең Исеме — Таҗи Гыйззәт, Вак үпкәләрне читкә ат, Иҗатыңа ябышып ят. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре — Исәнбәт, Бикләнеп язып утыра, Тарих кочарга исәпләп. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Ерикәй, Бәйрәм өчен язганнарың Булмадымы бәләкәй?
Кулымдагы йөзегемнең Исеме — Гали Халит, Телең тегеләй-болай бит Шул мәсьәләне хәл ит. Кулымдагы йөзегемнең Исме Әпсәләм икән, Үзе һаман яза икән, Һаман яшь каләм икән. Кулымдагы йөзегемнең Кулымдагы йөзегемә — М. Гали дип яздырам, Хикәяләр булмый икән, Әйдә инде, яз драм.
|