Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Үз илем - алтын бишек

Кече Укмаста, чишмәләр илендә


Милли тел – күрке халыкның, бетми милли теллеләр,
Күп яшәргә дәртле милләт халкы милли тел биләр,
Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны,
Изге хисне, милли гадәтне милли тел сөйләр.
Миргазиз Укмасый


Гасырлар буе Романовлар чыбыркысын татыган татар авылларының милли үзенчәлекне, үзаңны саклап кала алганына таң каласың. Авыл кешеләренең сөйләшүе чын татарча, аһәңле булып яңгырый. Халкыбызга хас гадилек, борынгы бабаларыбызга ихтирам, сабырлык, сөю-сагәдәт, саф мәхәббәт хисләре, күркәм гореф-гадәтләр авыл җирендә яхшы сакланып калган.
Нигә бу авылга мондый исем биргәннәр? Бирегә беренче аяк баскан кеше күңеленә булачак авылның кай тарафы хуш килгән? Изгеләргә дога кылып, теләкләрен теләп, балтасы белән агачка чапканда шул кайтавазлар аңа ни сөйләгән?


Урыс һәм татар мөнәсәбәтләре


Балык Бистәсенә сәфәргә чыккач, мин үзем булырга туры килгән авыл кешеләренә беренче итеп әнә шул сорауларны бирдем. Һәр авылның үзенә күрә сүз остасы, фәлсәфәчесе, артисты, мәзәкчесе, башлап йөрүчесе була. Кече Укмас авылының фәлсәфәчесе дип мин Сабирҗан абый Мөбәраковны атар идем. Заманында зирәклеге, уңганлыгы һәм ... усаллыгы белән танылган Сабирҗан абый күп хатын-кызның явын алырлык чибәр кеше. Күзләре күк йөзе кебек, зәп-зәңгәр. Хәләл җефете Миңниса апаның тавышы Шәрыкның моңлы музыка кораллары авазын хәтерләтә. “Шушы авылда туып үстек, гомер кичердек, мәңгелек йортыбыз да шушы зират каеннары арасында булса иде”, - дип тели ул.
Сабирҗан абый иң беренче нәүбәттә авылларның атаклы кешесе Миргазиз Укмасыйны атады. (Шагыйрь 1884 елда Казан гөбернәсенең, Лаеш өязе Кече Укмас авылында туган). Аннары ул тирә-як авыл кешеләрен гашыйк иткән елгалар, инешләр, урманнар, дини мөнәсәбәтләр турында сөйләргә кереште.
Олы Укмас белән Кече Укмас әүвәл бер авыл булган. Авыл тирәсен хисапсыз калын урманнар каплаган. Укмас зурайганнан-зурайган, анда җиде мәдрәсә генә булган. Бу мәдрәсәләрдә тирә-як авыллардан гына түгел, читтән килгән шәкертләр дә гыйлем эстәгән. “Бабайлар, авыл аша Пугач үткән, дип сөйлиләр иде. Пугачны мин башта Пугачевтыр, дип уйлый идем. Соңыннан пугачны сугыш, яу мәгънәсендә аңладым ”, - дип сөйли Сабирҗан абый.
Чукындырырга килгән кяферләр белән мөселманнар арасында бәрелешләр булган. Нинди зур авылдан бер гаилә яшеренеп кала алган. Кайсы дин юлында шаһит киткән, кайсылары чукынган. Кече Укмас янында Дикое Поле дигән урыс авылы урнашкан. Татарлар аны Көек дип йөртәләр. Урыслар Кече Укмасны Малый Атмас, диләр. Элек бу ике авыл үзара дошманлашып яшәгән. Татар авылында урыска, урыслар авылында татарга каршы тәрбия бирелгән. Картларның “урыслар гөсел коенмый, шапшаклар, эш сөймиләр” дигән сүзләрне яшьләр колагына кече яшьтән үк сеңеп барган. Дикое Поле урыслары татарларга хәтта кызыл балчык бирмәгәннәр. Балчык алыр өчен ялынырга туры килгән, каһәр. Утлап йөргән атлар ялгыш тегеләр ягына чыкса, аларны үзләренә куып китә торган булганнар. Безнекеләр дә күп уйлап тормаган, авылларына менеп, кайсын кая орып, кыйнап, атларын алып төшкән, хәтта күсәкләр белән сугышканнар. Алар безне татар, без аларны урыс булганнары өчен яратмаган инде. Ә менә Олы Укмас белән Кече Укмас хәзер икесе ике колхозда. Берсенә газ керде, икенчесе утын яга. “Аралар ике генә чакрым булса да, тормыш шартлары үзгә. Үги итәләр безне”, диләр олы укмаслылар.


Ерганаклар Идел ясар, аларны Идел ашар


Кече Укмас елга-инешләргә бик бай. Шунысы кызык, Сабирҗан абый гына түгел, авылның башка кешеләре дә чишмәдән башланган инешләрне елга диләр. Шуңа мин дә аларны Елга дип язарга булдым. Беренче урында зурлыгы ягыннан да , матурлыгы ягыннан да Йөрәк елгасы тора. Тау башыннан карасаң, гел йөрәк шикелле: елга үзенең борылышлары белән йөрәк ясый. Ярлары яшел таллыкка күмелгән, йөрәк эчендә гел агачлык. Болыннарында шаулап балан үсә, тик аларны күрше авыллар җыеп бетерә икән. Икенче урында – Кызыл Су елгасы. Ул бик тирән, текә җирдән карасаң, башың әйләнеп егылып төшәргә дә мөмкин. Елганың ике яры да кызыл комлы балчыктан тора. Язгы ташулар вакытында елгадан кан төсендәге су ага. Бу ташулар дин өчен, ирек өчен корбан булган шаһитләрегезне онытмагыз, дигәндәй ярсып-ярсып хәтерне яңарта. Кече Укмаста тагын Изәт елгасы бар. Ул авылга төшеп җитәм дигәндә, уң кулдан Сөякле елга менеп килә. Шуннан бераз киткәч, Агачлы елга күренә. Иске Арыш юлы белән барганда Янчык авылына Мирәт елгасы төшә. Аннан астарак Шәвәли елгасы җәйрәп ята.
Авылга Балык Бистәсе ягыннан кергәндә сул якта чишмәләр күп. Авыл халкы аларның суын аш-суга гына тота. Күз чишмәсенең суын эч авыртканда, балалар тәненә кутырлар чыкканда файдаланалар. Сабирҗан абый авыл кешеләренең тешләре бик таза, без теш алдырырга сирәк йөрибез, диде. Димәк, су фтор һәм организмга кирәк тозлар эремәсенә бай, дип фараз кылырга кирәк. Авыл халкы тагын ике чишмәнең генә исемнәрен хәтерли алды. Берсе – Җәрми, икенчесе - Әхмәт чишмәсе. Бу кешеләр үзләре исән чакта чишмәләрне карап, тамакларын чистартып торганнар ахры. Һәм шуңа күрә дә исемнәре халык теленә кереп калгандыр.


Пумала писер Туктамыш


Кече Укмаста Туктамыш исемле писер булган. “Аңа нигә Пумала кушаматы такканннардыр, анысын әйтә алмыйм, - диде Сабирҗан абый. Әмма дә уңган кеше булган инде, бөтен авылны шул бер кеше тоткан.
Бер түрә сорый икән писердән:
Кем булып эшлисең?
Пумала писер булып.
Старостагыз кем?
Пумала писер Туктамыш.
Теге эш, бу эш вазыйфасын кем башкара, дигән сорауга да бертөрле җавап – Туктамыш писер.
Хәзер менә җирле хакимият тә, милиция участогы да бар. Ә тәртип юк”.
“Эш дигәндә, укмаслылар әмма да уңган инде безнең, - ди Миңниса апа, чәй ясый-ясый. “Кызыл Байрак” колхозы элек-электән районда алдынгы булды. Көек, Кече Укмас, Бәтке һәм Янчык – дүрт авыл халкы аерым бригадаларга бүленеп, ярыша-ярыша эшли иде. Бригадир Камил абый төнге уникеләрдә үк сукачыларны уятып йөрер иде. Тәрәзәне шундый әкрен шакый, әйтерсең, күршедәге икенче бригат кешесе уянып, алданрак чәчә башлавыннан курка.
Колхоз – диңгез, без парахут, дөпелдәтәбез генә, - дип җырлап йөри торган заманнар узды, бергә җыйган колхоз байлыгы хәзер башка авылларда, кече укмаслыларга эш кенә калды. Хәзер менә, Аллага шөкер, колхоз рәисебез үзебезнең авыл малае. Низам абый, Саҗидә апаның малае Гомәр Шиһапов безнең күз алдында үсте.
Уңдык рәистән – ди Сабирҗан абый, чәен уртлап куйгач. – Бер ел дигәндә газлы итте бит авылны, рәхмәт төшкере. Гомәр ул эшсез тора алмый. Ни өчен дигәндә, нәселләре чуар йөрәкле. Бервакыт без кем беләндер тау башында сөйләшеп утырабыз. Саҗидә апа, уллары Хәсән, Гомәрне ияртеп, колхоз кәбестәсенә су сибәргә төшкән. Әниләре дүрт төпкә бер чиләк су сибә, ә малайларның эшне тизрәк тотасы килә - бер чиләк суны 11 төпкә җиткерәләр. Кайтып барганда ипләп кенә тау башыннан төштем дә әйттем Саҗидә апага:
Моннан ары кәбестәне малайларың гына сугарсын инде. Ни өчен дигәндә, алар рекорд куйды бүген, - дидем. Шул сүз җитте егетләргә, аңлап кызарыштылар. Булырдай адәм ун яшендә баш булыр, булмас адәм кырыкта да яшь булыр дигәндәй, кечкенәдән эшләп, эш рәтен белеп үскән ул Гомәр.
Пумала писер Туктамыштай булган кешеләр бар инде алайса колхозыгызда?
Әлбиттә. Андыйлар булмаса, дөньның кызыгы, тормышның рәте китә бит. Дөнья мәшакатен үз җилкәсенә алырлык Гомәрдәй егетләре булган Кече Укмас яши әле, яши!!!


Мәсгудә Шәмсетдинова. Мәдәни Җомга, 1995 ел, 1 нче сентябрь.


Бабайларыбызның яшь чаклары


Гомеремнең иң кадерле һәм иң бәхетле минутлары авылларда узды. Язмышыма кагылган күпме әби-бабайларга, абый-апаларга, абый-апаларга гашыйк булдым мин. Аларның рухи дөньялары сокландыра, гаҗәпсендерә, илһамландыра.
1993нче елда минем күптәнге танышым Швеция радиокомпаниясенең баш музыкаль редакторы Фолке Рабе үзенең ярдәмчесе Матс Эйнарсон белән Татарстанга татар халкы иҗатын туплауга багышланган командировкага килде. Без Балык Бистәсе районына сәяхәт кылдык. Балык Бистәсе районының үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны тыңлап арып беткәч кенә безгә насыйп булган бәхет – скрипкачы Разыйфа апа Дәүлиева килеп җитте. Менә скрипка кылларына смычок үрелде... менә смычок җир белән күкне тоташтырыга теләгәндәй талпынды. Сихри авазлар безне мәңгелек мизгел дәрьясына аттылар... Аһәң ташкынында бөтерелеп тарих дулкынында тирбәләбез. Бу аһәңдә халкыбызның мәхәббәте һәм нәфрәте...
Моң иясе Разыйфа апа яшь чагында олы-олы тракторлар йөрткән, илаһи гүзәллекне тасвирлау өчен яратылган куллары көрәк тотып кочегаркада күмер яккан. Дөньяның шәфкатьсезлеге Разыйфа апаның күңел байлыгын таптый алмаган. Ул көйләр, шигырьләр яза, скрипкада, гармунда уйный... Ә әкиятләр, риваятьләр сөйли башласамы!!! Тавышы гасырларда күмелеп калган чыңлы музыка коралының көйләвен хәтерләтә. Сөйләү үзенчәлеге аның шундый гүзәл, гади генә күренешне дә ул әкияткә әверелдерә. Сөйләү интонациясен тасвирлый ала торган төсле хәрефләр уйлап чыгарган булсалар, шушы ак кәгазьгә төшкән хәрефләр аша Разыйфа апаның сөйләгән хәтирәләре сезгә моң-шамаил булып ирешер иде.


Мәсгудә Шәмсетдинова


Урыс Хәмәтҗан.
Безнең якта (Разыйфа апа сөйли – М.Ш.) 21нче елны (20нче гасыр – М.Ш.) бик каты ачлык булган. Үлгән мәчеләр, хәтта үлгән этләргә кадәр ашаганнар. Күп кешеләр ачтан үлгәннәр. Аны әйткәннәр, ашказаны тулган икән корт белән, ашказаны кортлаган икән диеп сөйләгәннәр. Балалар үлгән, картлар үлгән ачтан. Шундый каты ачлык булган инде әүвәле. Менә шушы вакытта Америка ярдәм җибәргән. Машина белән килеп безнең Хәмәтҗан (Мөхәммәтҗан – М.Ш.) бабайга туктаганнар. Оннар, капчык-капчык ярмалар, токмачлар, кием-салымнар алып килгәннәр әмерикалылар. Зират ягындагы тау башында болынныкта Красный Крис (Красный Крест – М.Ш.) дигәннәр инде аны, Красный Крис ясап куйганнар. Анда өстәлләр сузып, зур-зур итеп бөтен авыл халкын чакырып шунда ашатып-эчертергә булганнар, ятимнәргә кием-салымнар бирергә булганнар. Менә шунда, ул вакытта куылып беткән булган теге самый главный байлар, ә барыбер шул байлардан калганнар кешеләрне котыртып, имеш, Хәмәтҗан динен саткан, урыска әверелгән икән, әнә тәре ясап куйган, диеп, Красный Крисны тәре диеп аңлаганнар, безнең авыл кешеләрен урыска әйләндерә икән диеп, Хәмәтҗан бабаемны сөймәс булганнар. “Тау башыннан якасыннан тотып алып төшегез Хәмәтҗанны да, малаен да, барысын да кыйнап, пыр туздырып куып җибәрергә кирәк аларны”, - диеп котыртканнар байдан калган малайлар инде. Шунда Хәмәтҗан бабай чыгып әйбәтләп аңлаткан халыкка: “Аңлагыз әле, җәмагать, бу бит дин сату түгел, бу бит тәре түгел, халык ачтан үлмәсен. дип, Америка ярдәм җибәргән. Аңлагыз сез шуны, бернинди дин сату юк монда, без үзебез мөселман икән, мөселман булып калабыз, болар безне ашата- эчертә дә китәләр”, - дип, халыкка аңлаткач аңлаганнар. Боларны сөйрәп төшерергә дип килгән кешеләр шунда өстәлгә утырып аш ашаганнар. Америка кешеләре ике ай шушылай туйдырганнар, ашатканнар безнең авыл кешеләрен. Шулай булса да бөтен кешене аңлатып бетереп булмый, бабайга Урыс дип кушамат такканнар. Безнең бабай Урыс Хәмәтҗан булып калган.
Минем әти, Хәмәтҗан малае Габдрахман, минем әни белән йөреп өйләнергә җыена. Өйләнгәнче хат яза торган булган әти әнигә. Ул вакытта очрашып, хәзерге заман шикелле егет белән кызның кочаклашышулар булмаган инде ул. Бик оялчан гына, кеше аркылы хат биреп, чишмә башында бер очрашып ала торган булганнар. Әти хат биргән иптәш егетенә әнигә бирер өчен. Әни шуны әти-әниләре алдында укый алмыйча өй алды идәнендә күмер белән куелган, күмер белән кайный торган самавар астында, тишекләрнең күмер яктысы төшкән җиргә идәнгә куеп, әти биргән хатны укып мәтәшә икән, әнисе күреп алганда, анда нишлисең, дип кычкыргач, самавар кайнамый, өрәм әле, дип, җавап биргән минем әни.
Әти өйләнергә булган, әнигә вәгъдә биргән, менә җомга көнне киләм сине алмага, әзер тор, дигән. Әти-әниләренә әйтмичә алып китәсе булган инде әнине. Рөхсәт юк, бирмиләр урысныкылар дип. Вәт. Әни көтә. Әнинең әтисе белән әнисе намаз укып утыра торган чак булган. Әни берәм-берәм үзенең киемнәрен, яулыкларын исенә төшкән саен әкрен генә алып чыгып лапаска яшереп куя икән әти килүгә әзер торсын диеп. Калошым калган икән диеп сандыкны ачып калошны алганда сандык капкачы шыгырдап киткәч намаз укыган җиреннән әби борылып караган. Сизенгән әнинең китәчәген. Шуннан сикереп торып чыккан да, әнине өй алдында тотып алганда күршеләргә кычкырган: “Сөнәгать, кызым чыга, керегез, керегез”. Күршеләре җыелган. Шау-шу килгәннәр. Сөнәгать тә кергән. Әти ничектер килеп җитә алмый торган. Сөнәгать абый кереп әнине әби кулыннан тарта икән. Шул арада әти килеп ишектән күренгән дә әни кычкырып җибәргән: “Нишләп тордың инде, кер инде”, - дип. Шуннан Сөнәгать абый белән әти әби кулыннан әнине тартып алып иң башына салып алып киткән. Яз көне, бик каты су ага торган зажур (зазорны зажур иткәннәрдер иде, ташу – М.Ш.), әүвәле бездә зажур дип сөйләшәләр иде яз көне шул сулык вакытларны, зажур вакыт дип сөйлиләр иде инде әниләр. Бездә Җенне елга дигән бер елга бар авыл эчендә. Тәки әнине билдән су ерып шул Җенне елга аркылы өенә алып җиткән әти. Тамчыда су тидертмәдем әниеңә, дип сөйлидер иде әти. Әни бер киемен дә алмаган, шул өстендәге күлмәге белән генә киткән. Күлмәкләргә дип килә икән, әби керетми икән: “Урыс Хәмәтҗанны зурлап бардыңмы, шулар киендерсен”. Әни җылап кайтып китә торган булган. Җыл җарым шушылай вакыт узгач әнинең беренче баласы туган. Кыз бала, аңа Мәргубә исемле куйганнар. Кыз баласын, яшь баласыны күтәреп килгән туган өенә, әби керетми икән. Әни өй артында җылап тора икән, тәрәзә түренә күрше хатыннары килеп: “Гаффә (Гафифә - М.Ш.) түти, керт инде, Гөлбахар килгән бала күтәреп, беренче баласы бит. Ничек түзәсең, ничек кертмисең инде, керт инде”. Анда да әби кычкырган әле: “Урысныкыларны зурлап бардымы, шунда гына торсын, кертмим”, - дип. Шундый каты күңелле булган әби. Шул арада Пәйзулла (Фәйзулла – М.Ш.) бабай кайтып килә икән. Күрше хатыннары бабайга әйткәннәр: “Пәйзулла абзый, кызыңны керт инде, Гөлбахар килгән бала күтәреп, җылап тора, әнә, Гаффә түти кертми , - дип. “Шулаймы, әйдә, кызым, әйдә”, – диеп алып кергән әнине. Әни кергәч әби сандык өстенә менем утырган. “Киемнәреңне алырга килдеңме? Бер нәрсәне дә бирмим”, - дип кычкыра икән әби. Сандык өстенә аяк бөкләп утырырган. Бабай бер генә кычкырган әбигә. Шул бер сүгенүе булган инде бабайның: “Евыныт ваймайт, төш сандык өстеннән, - дип кычкырган Пәйзулла бабай. “И, ичмасам, урысча сүгенгән була, үләрсең гарьләнеп”, - дип, аңа әби бик гарьләнә торган булган. Аның бөтен сүгенүе шул сүз булган. Шушы Фәйзулла бабай: “Кил, кызым, ал киемнәреңне, дип”, - дип, сандыкны ачып әнигә күлмәкләрен сайлап алырга рөхсәт биргән. Аннары чәйләр эчеп бабай әнине озата барган. Шуннан ары инде икенче баласы да тугач килеп-китеп йөри башлаганнар.


“Җенне нигез”.
Разыйфа апаның әнисенең апасы Газизәбанулар йорт сала башлаганда нигез корырга дип җирне казый башлаганнар. Җир астыннан кеше сөякләре – кеше куллары, кеше башлары чыккан. Кайчандыр канга манчылган черек чөпрәкләрдә чыккан. Менә шундый җиргә җеннәр ияләшә диләр, шунлыктан Газизәбануларның йорт нигезе җенле булып калган. Разыйфа апа бала чагында Газизә апаларына әнисе белән кунакка бара торган булган. Шунда чәй эчеп утырганда шкаф артында гына “почмак” та (почмак янчыклыларда аш-су пешерә торган җир) казан өстендә чем-кара эт утыра икән. Менә күзләрен елтыратып утыра икән. Карап утырган-утырган да Разыйфа апа әнисенә төрткән: “Әни, карәле тегеңә”, - дип. Әнисе бот чабып кычкырып җибәргән куркуыннан. Аларның шулай кыйланганнарын күргән Газизә каерылып карагач “почмак” ягына: “И-и-и, исегез китмәсен, ул җен. Эт кыяфәтендәдә, мәче кыяфәтендәдә күп йөриләр алар. Әле анда кеше кыяфәтендә дә басып торалар. Шундый инде безнең нигезебез, без күнегеп беттек”, - дигән Газизәбану апа. “Төннәрен кунсагыз – ишетерсез хәлләрне. Идән астында дөбер-р-р, дөбер-р-р, лабыр-р-р-лабыр-р-р бәрәңге коела. Безнең алай коелырлык бәрәңге дә юк. Тик торыгыз, җитте сезгә, дип, идәнгә типкәч, кычкырып ачулангач бераз тынычланалар алар”. Разыйфа апаның үз колагы белән ишеткәне бар. Төннең бер вакытында кыты-кыты-кыты хатын-кызлар көлешә идән астында. Тагын шунда Газизә апа аяк тибеп, табагач белән идәнне төйгәч: “Туктыйсызмы, юкмы”, - дип ачулангач туктаганнар. Бер заман Газизә апаның түзәрлеге калмагач катырак эләккән җеннәргә. Дүрт хатын-кыз кыяфәтендә җеннәр “почмак”ка кергәннәрдә мич авызыннан чыгып киткәннәр. Газизә апа тәрәзәдән караса урам буйлап төенчекләрен куеп йөгерәләр икән тегеләр Җенне елга ягына. Җеннәр һәркайдан хут таба ала. Алар энә сыярлык җирдән чыгып йөриләр икән. Газизә апа картаеп галәмнән узып киткәч ул җенле өйдә кызы Таифә кала. Ул да әйтә торган булган, төн җиттеме, идән астында кычкырышып сөйдәшәләр дә, көлешәләр дә, талашалар да икән. Төннең бер вакытында Таифә апа йокыга китә алмыйча шар ярып мич янында ике ир сөйләшә башлаган. Тыңлап-тыңлап ятканда, бик каты курыкканга, йөрәкләре сикергән, үлем чикләренә җиткән мени инде, уйлап-уйлап торганда аягы белән тәрәзәне тибеп ваткан да очып чыгып киткән кебек карга килеп төшкән Таифә апа. Күршеләргә кереп йоклаган. Җеннәрне биздерер өчен җиде тапкыр мылтыктан атарга кирәк икән. Ир-атлары булмаган шул Газизә апаларның.
Разыйфа апаның әти-әнисе Газизә апаларның мунчасына төшеп юына торгна булганнар. Мунчалар һәр хуҗалыкта булмаган Янчыкта. Әнисенең сыңар итеген яшергәннәр җеннәр. Бер җир калдырмый эзләгәннәр, тапмаганнар. Әнисенә итек сорарга дип менәргә җыенгач, әнисе ялгызы гына калырга курыккан. Әтисе әнисен карга чыгарып бастырган сыңар итек белән. Икенче итек алып төшкәч кенә өйгә кайтканнар. Иртән барып карасалар – итек салынган урынында тора ди.
Шул ук мунчада күршеләре себерке белән сөлгеләрен калдырып шуларны кояш баегач алырга барганнар. Мунча ишегенә 6-7 метр кала шапылдап мунча ишеге ачылып та киткән, сөлгегә чорналган себерке атылып та чыккан да шапылдап мунча ишеге ябылып та куйган. Җеннәр җыены булган ахрысы мунчада. Янәсе, вакытсыз комачаулап йөрмәгез.
Олы кешеләр Янчыкта әйтә торган булганнар: “Берүк кан сүлен калдырмагыз, җуып бетерегез, җеннәр ияләшмәсен”. Кайда шулай кеше кан агызып үлә, шул җирне яндырырга кирәк. Яндырмасаң, җеннәр ияләшә.
Әүвәлге заманнарда борчак җирендә борчак саклаучы егет Мәрзия исемле бер кызны кесәсенә бер уч борчак тутырган өчен атып үтерә. Шул атудан баш капкачы куба кызның. Куркыннан каушаган егет: “Үлмәдең бит, тор, тор”, дип торгызып утыртырга тырышкан Мәрзияне. Шул егет мәтәшүеннән Мәрзиянең җаны чыгып бетә алмаган, бүленеп калган. Шул килеш аны авылга алып кайтып мәчет янына салганнар. Анда да газапланып яткан бу кыз. “Җаны бүленгән аның, шаулашмагыз, җаны чыга алмый ята”, - дип әйткәннәр олылар. Мәрзиянең каны агып җан биргән урынына ут төртеп яндырганнар, беренче каны аккан борчак җиренә дә ут яндырганнар. Борчак җирендәгесен яндырып бетерә алмаганнар, ахрысы. Шул җирләрдә җәй көннәрендә ут төрмәге җирдән пәйда була да сикереп-сикереп уйнаклап йөри гел. “Бергәләп күрәдер иек тә сөйләшәдер иек. Кара-кара утны, әнә-әнә, ди, ди, сикереп-сикереп бара ди, ди”.
Әнисе бәби алып кайткач түр якта баласын кочаклап иреннән аерым яткан. Төн уртасында моның янына бер ит заты килеп ята. “Габдрахман, синме?” – дигәч, “Cиңа кем кирәк”, - дип бик ачулы тавыш белән каршы дәшкән. Шул арада яңа туган бала каты чырылдап җибәргән... Баланың кулын кире якка таба борып киткән теге җен. Бер атна да тормаган, үлгән бала.
Разыйфа апа кечкенә чагында кинәт уянып китеп үзе дә сизми атыла-бәрелә чыгып китәргә тырыша өй алдына. Әти-әнисе кечти (кече – М.Ш.) якта йоклап яталар. Ишек биге ачылмый да ачылмый. Кечкенә тәрәзәгә күзе төшә Разыйфаның. Ишек төбендә бер кызыл ат йөри. Кыш көне бу. Менә шокырдаган аяк твышларына кадәр ишетелә. Шакыр-шокыр килә аяк тавышлары. Көндезмени, - яп-якты, ишек алдында кызыл ат йөри. Ишекне тагын ачып карый, ишек һаман ачылмый. Кызының шулай йөргәнен сизеп әнисе уянып чыга. “Кызым, нишләп йөрисең, әйдәле, керәбез”, “Әнә бит ат йөри ишек алдында, зуур кызыл ат...” “Балам, сине җен тартып чыгарган йокыңнан”, - дигән анасы.
Йорт иясе сөйгән кешесенә күренә:
Яңа сыер сатып алганнар Разыйфа апаның әти-әниләре. Разыйфа апа иртүк торып лапаска чыкса шул сыер янында ак халат сыман кием кигән бер озын кеше йөри. Сыер әйләнәле ялларын талап, мөгез араларын, койрыкларын тарап йөри теге. “Кызым, йорт иясе, Зәңги бабаң ул. Димәк яраткан сыерны”, -дигән Разыйфа апага әнисе. Сыерлары бик уңышлы булган. Үзе симез, үзе сөтле, емылдап торган затлы сыер булган.
Йорт иясе һәрбер йортта була. Хет синең хөкүмәттән алган квартир булсын. Кайда кеше – шунда йорт иясе. Менә бу квартирны ташлап китәсең икән – кулыңа тәлинкә тотып, аңа он салып, уртасына тоз салып: “Әйдәгез, әйдәгез минем белән, - дип, йорт иясен үзең белән алып китәргә кирәк. Йорт иясен дә Аллаһы Тәгалә яраткан. Кешеләрне хәвеф-хәтәрдән саклар өчен яраткан. Әгәр дә йорт иясе мал туарларны яратмаса ул аларны язалап бетерә, төннәрен йоклатмый. Хайваннар тынычсыз булалар, төннәрен кычкырып чыгалар, йөннәре аларның үрә торган була. Янчыкта, Кече һәм Олы Укмаста, Иске Арышта йорт иясе Зәңги бабайга атап хәер бирәләр, дога кылалар. йортта була.
Йорт иясе һәрбер йортта була. Хет син хөкүмәттән алган фатырың булсын, хет үз өең. Кайда кеше - шунда йорт иясе. Бу фатир ташлап китәсең икән, кулыңа тәлинкә тотып, аңа он салып, уртасына тоз салып: "Әйдә, әйдә, әйдәгез минем белән", - дип, йорт иясен үзең белән алып китәргә кирәк. Йорт иясен дә Аллаһы тәгалә яраткан - кешеләрне хәвеф-хәтәодән саклар өчен яраткан.


Изгеләр.
Янчык авылына Балык Бистәсе ягыннан кергәндә сул якта чишмәләр ага. Чишмә суын аш суга тота авыл халкы. Күз чишмәсе бар. Чишмә суларын эч авыртканда, балаларга кутырлар чыкканда файдаланалар. Кече Укмасларның тешләре сау, әйтерсең аимерикалылар. Сулары фтор һәм организмга кирәкле тозлар эремәсенә байдыр дип фараз кыласың. Чишмәләрнең һәркайсының исемнәре булган. Кызганычка каршы ике чишмәнең генә исемен хәтерли алдылар. Берсе Җәрми чишмәсе, икенчесе Әхмәт чишмәсе. Түбән оч чишмәсендә әүвәл зур тал агачы үсеп утырган. Менә шунда 20 елдан 20 елга изгеләргә атап акбүз ат чалганнар. Олы Укмас мулласы Һидиятов Габдуллаҗан абый әйтүе буенча соңгы мәртәбә бу йола 1938 нче елда үткәрелгән. Вакыты җиткәч гаугаларга кереп беткәннәр, коммунистлар тәртибенә буйсынмыйча йоланы башкарганнар. Нигә акбүз ат, нигә 20 елдан 20 елга дигән сорауларга Габдуллаҗан абый, Изгеләр шулай кушкан, диде.
Авыл янында Кирәмәт исемле җир бар. (Кирәмәт – табына торган илаһи көч, рух, мариларда, чувашларда, чукындырылган татарларда мәҗүсилекнең бер төре буларак, кирәмәт агачын аллалаштыру, шуңа табыну йоласы булган. Татар теленең аңлатма сүзлеге, 2 том. Казан, 1979). Шунда һәр елны Изгеләр ашы уздыралар. Кемнәр соң алар Изгеләр? Кемдер фәрештәләр яшәгән җир ди, кемнәрдер – шәехләр яшәгән ди. Тарихка Сабирҗан абыйныкы якынырак шикелле. “Элек электән кяферләр белән сугышкан мөселманнар каберлегедер ул, шулай бабайлардан ишеткәнем бар”, - диде. Кирәмәт дип аталгач, шунда Изгеләр табынгач Болгар дәүләте ислам кабул итүенә хәтле чорлардан ук яшидер бу авыл дигән фикер килә башка. Зиратларында гарәп телен белүчеләрдә укый алмаслык борынгы кабер ташы ята. Шул Кирәмәттә Изгеләр ашын уздыралар. Менә берәү тавыгын суеп, аш пешереп алып менә, кемдер тәбә, төш, кемдер пәрәмәч, тагын нәрсә, тагын нәрсә. “Мин алла бирсә Изгеләргә сарык адарынам”, - дигәне сарык чала. Ризыкларга дога кылалар. Изгеләргә багышлап Коръән укыйлар, үзләренә теләк “эстиләр” (телиләр- М.Ш.). Әүвәл Изгеләр ашы узыдрабыз, димәгәннәр, Шиллык уздырабыз, дигәннәр. Изгеләр көнен җомгага туры китерәләр. Кирәмәттә җомга намазларын укыганнан соң хәер-сәдакаләр өләшеп, сыйланып халык тарала башлаганда яшьләр алданырак төшеп, өс-киемнәрен алыштырып, сулар белән чиләкләр әзерләп кайтучыларга су сибәргә әзер торалар. Узып барганда кешеләр өстенә су коялар. Бу инде Яңгыр теләү дип атала. “Җәнәсе, шушы су белән кешенең гөнаһы юып төшерелә дә, аннан соң кешеләр гөнаһсыз калгач яңгыр килә. Олыларга яшьләр яхшысынмый сибәргә, үзе шикеллеләр белән каршы-каршы уйнашалар. Яңгыр яуса да яумаса да сибешәләр. Олыракларга эләксә, “денеңнән чыккан, бирәм мин сиңа кирәгеңне”, диюен дияләр, әмма ачуланмыйлар. Ачуланырга ярамый”. Олы Укмаста “Изгеләр үткәрәләр”. “Авылны хәвеф-хәтәрдән cаклыйлар Изгеләр”,- диде Ярулла кызы Хәдичә Яруллова (1930 елда туган). Аның атасы Кече Укмаста Миргазиз Укмасыйда укыган. “Кече Укмасның Изгеләре кешегә Ат кыяфәтендә күренәләр, ә безнекеләр – хатын-кызлар”. Яшь чакларында Хәдичә апа дус кызы белән тракторга дип су алырга төшкән Изгеләр Чишмәсенә. Болар каршына галәмәт зур куян чыгып утырган. Җете-җете ап-ак. Теге куянны куа башлаганнар кызлар. Куян бер кайда да китмичә юкка чыккан. “Изгеләр Чишмәсеннән тракторга су алалар мени”, - дип, бик ачуланган Ярулла мулла. “Изгеләр үткәрмәгән елны изгеләр хатын-кыз кыяфәтендә җылап җөриләр”. Олы Укмас мулласы Габдуллаҗан әйтүе буенча (1903 нче елда туган) Олы Укмаста җиде кыз булган. Шуларның кабере өстеннән чыккан чишмәләрне Изгеләр Чишмәсе дип йөртәләр. “Корылык икән, яңгыр икән, барыбер Изгеләр үткәрәбез”.
Янчыкта Кыз Каласы, Иске Арышта – Кызлар Зираты, Олы Укмаста Җиде Кыз Чишмәсе бар. Бер-беренә якын авылларда хатын-кызлар белән бәйле ниндидер фаҗигале тарих булмады микән дигән уйлар килде минем башка.
Кече Укмас белән Иске Арыш авылларының арасы биш чакрым. Изгеләрнең иң куатлесе, көчлесе һәм зурысы Иске Арышта уза. Анда бик матур Изгеләр чишмәсе. Изгеләр көнен уздырганда иртәдән кичкә хәтле кояш баеганчы анда хәер килеп тора. Иртәнге сәгатьләрдә анда корбанга китерелгән сарыклар чалынган булып ашлар әзер була. Изгеләр шул вакытта була дигәч ераклардан кайтып сарыклар сатып алып хәер итеп бирәләр. Колхоз да үз өлешен керткән әүвәле. Кече Укмаста ризыкларны пешереп алып менсәләр, Иске Арышта адарынган кош-корт, хайваннар Изгеләр җирендә чалына. Пешекчеләре аерым, суючылары билгеле, чистартып торучылар, булышучы хатын-кызлар – һәммәсе каты тәртиптә. Юлаучыларны туктатып тәрбияләп ашатып җибәрәләр. Бөтен транспорт, атлылар, җәяүлеләр сабан туена барган шикелле агылып шунда бара. Төп мулла намазлар укытып, теләкләр теләп, китергән хәерләргә дога кылып Изгеләргә багышлап ашап- эчеп сыйланып кайталар. “Тирә-якта иң атаклвы Изгеләр Иске Арышта”, - диде Сабирҗан абый.
Янчыкта Изгеләр ашын Шыңгый елгасы янында уздыралар. Әүвәле аны Шиллык уздырабыз дигәннәр. Озак вакытлар яңгыр яумый торса “шиллык уздырабыз фәлән көнне”, дип, өй саен әйтеп чыкканнар. Шиллыкка бар авыл халкы менгән, менә алмаганнарны ат белән алып менгәннәр. Авыл кешеләре тавыклар суеп, бәлешләр салып, күкәйләр пешереп китергәннәр. Шунда картлар намаз укыйлар, бер кырыйда карчыклар, хатын-кызлар намаз укыйлар. Түгәрәк-түгәрәк табыннар корып, шунда олы казанда пешкән ашларны өләшәләр, хәер-сәдака тараталар. “Елдан-елга санап килдем, шиллык уздыралармы – коеп яңгырлар ява”, - дип сөйләде Янчык кызы Разыйфа Дәүлиева.


Җыен, Сабантуйлар.
Сабантуйлар җитсә айлар буе бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр Укмаслылар. Айлар буе Сабантуйлары мәҗлесе барган. Ничек алай булсын инде дисезме? Сабантуе үтте, кунаклар басылды дигән сүз түгел әле ул. Читтән кунаклар кайта. Менә шул туганнары кайткач чакырулы булып йөргән дус ишләре, агай-энеләре белән алышып кунаклар уздырганнар. Укмаслылар табын-ризыкларын затлы, кадерле итеп әзерлиләр. Элеккерәк вакытларда арыштан сосла куеп әче бал кайнатканнар. Арыш сосласын каны әз кешеләргә эчерткәннәр, аны күп авыруларда кулланалар.
Алдан авылның хөрмәтле кешеләрее Сабантуеның көнен билгеләп куйганнар. Бүген Сабантуе була дигән көнне иртәнге сәгатьтән авылның зуур пляманной (племенной – М.Ш.) үгезен җигеп, арбасына птифуннар (патефон – М.Ш.) уйнатып бер кат авылны урап чыкканннар. Авылда бик мәзәк кеше Гариф абый булган. Көймәле балалар арбасының көймәсен алып шуңа “җитәп” (бер җеп белән тотып, этне иярткән кебек – М.Ш.) кәҗә тәкәсен җигеп чыккан. Аның артыннан шау-гөр балалар чапкан, кызыксынып карт-коры, киленчәкләр, ир-егетләр, хатын-кызлар карап калганнар. Гариф бабай матур-матур, җор-җор кызык җырлар җырлаган. Кызлар судан менеп киләләр икән аларга да атап шаян җырлар җырлаган, инде ирләр очраса аларны “оскыртып” (үртәп – М.Ш.) киткән. ул арада аның арбасына бала-чагалар төялә, кәҗә тәкәсе таратып бара алмый башлагач Гариф бабай бизәкле чыбыркысы белән артына да карамыйча берәрне сыптыра икән. Шуннан балалар чыр-чу тирә якка чәчелә. Төш вакытына хәтле хатыннанр, карчыклар, апалар, әбиләр, “константин макарычлар” (һәммәсе – Сабирҗан абый сүзлегеннән) бар да җыелып авыз ачып бу тамашадан тәм табып “күңелсенеп” карап торалар. Көндезге Сабантуйдан соң кичен Атау Ындыры дигән җиргә Кичке Сабантуйга төшкәннәр. Анда күп кешеләрнең бакча башы төшә. Кыштан чыккан тирес өеменә күтәрелеп шул ук Гариф бабай тагын мәзәкле тамаша кылган. Җыелган халык тиресне уратып алып Гариф бабайны тыңлаган. “Бер шырпыны бер сызуда ут итәм, бер чебенне бер сугуда юк итәм”, - дип сөйләп җибәрә иде, аннан соң китәдер ие, сөйлидер ие, дип, исенә төшерә Сабирҗан абый. “Кысыр җирләрне кем чәчә, Ахметшин Мөбаракша чәчә”. Мөбаракша абыйның уллары булмагач җир әз бирелгән, шуңа калдык-постык җирләргә чәчә торган. Бер ел дәвамында авылда булган кызыклы хәлләрне эләктереп алып Кичке Сабантуенда мәзәк йомгак ясаган Гариф бабай.
Атлар көр вакытта сабан сукасына төшкәнче яшьләр җайдак йөргәннәр, юмартырак хуҗаларга кереп, җырлар җырлап сыйланып чыкканнар, сараннарга төртмәле такмаклар әйтеп үртәп киткәннәр. Сабирҗан абый әйтүе белән менә шушы яшьләрнең сукага хәтле җайдак күңел ачып йөрүе электән Сабантуй дип аталган, ә сукадан соң үткәрелә торган бәйрәмне җыен дип йөреткәннәр. Хәзер Җыенны Сабантуй диләр.


Укмаслыларда кушаматсыз кешеләр юк.
Кушаматлар тарихын Cабирҗан абый теләмичә генә сөйләде үпкәләүләре бар, дип. Шулай да бик үтенгәч Сабантуй уеннарының күрке булеып чабучы Сафиулла абый турында сөйләде. Сафиулла бабайга Аю Сапый дип кушамат такканнар. Ул толыпның йонлы ягын әйләндереп аю булып кыланып бик оста бии торган булган. Менә шуннан ул Аю Сапый булып киткән. Аның унлап кызы булган. Әле дә Кече Укмаста берәр гаиләдә кыз туганын ишетсәләр, Сапыйлар, дип, үрти торган гадәтләре бар. Аю Сапый оста йөгерекче булган. Сабантуйларында, Җыеннарда җәяү чабу уенын халык бик тә яраткан. Теләге бар икән кичә аяк баскан балалардан башланган ул чабулар. Аннан киткән яшүсмерләр, хатын-кызлар, ир-егетләр, әби-бабайлар чабышы. Бер вакыт күрше авылда чабышта Аю Сапый да катнашкан. Бик каты артта калдырып килгән бу үзе белән бергә чабышучыларны. Моңар ышанмаганнар. Беренче урынга тиешле бүләген бирмәгәннәр. Бу бүләкне бирмәгәч ачудан атлылар белән чабышкан. Атларны артта калдырып килгәч кенә бүләген биргәннәр. Иске Арыш авылында тагын бер шәп йөгерек кеше булган. Ясәви исемле. Ул Ясәви бабайның буе ике метрдан артык булган. Шул Ясәви дан тоткан тирә-юньдә чабу ярышы буенча. Ул чабышка киткән чакта гел кызыл штан белән бара торган булган. Кеше күренгәнче ул инде әллә кайчан күренгән. Кайсы алдан килер икән, дип, карап торучылар кызыл штан күрү белән: “Кызыл ыштааан! Ясәү – баш!”Ясәви беренче килүче була инде.
Чәчү бетте, икмәкле булабыз дигән сөенечтән үткәрелгән җыен бәйрәмнәре әнә шулай кызыклы үткән.
Сабантуй, Җыен хөрмәтенә, башка вакыйгалар белән бәйле мәҗлесләрдә “җуралар” халык күңелен күтәреп йөргәннәр. Кемнәр соң алар җуралар?


Җуралар.
Танымаслык булып киенеп алар хатын-кыз затыннан да, ирләр затыннан да булалар. Мәҗлеснең кызган вакытын эләктереп алып өйгә керәләр. Алар янына килеп аларны танырга бер кемгә дә рөхсәт ителми. Танырга теләгәннәрне тыялар, “ярамый җураларны танырга”, дип. Җуралар керү белән гармунчы кушуны көтеп тә тормыйча бию көйләрен уйнап җибәрә. Җуралар бик матур итеп тә, кыланып та бииләр. Кунакларның күңелен күргән өчен аларга табыннан өлеш түлиләр. Җуралар бер табынга икедән артык кермиләр.
Янчык кызы Разыйфа апа Дәүлиева хәтерләве буенча Янчык авылына кеше күңелен ачтырып йөрүчеләр булган. Җура булып киемнәрен алыштырып йөргәннәр. Чит ил халыкларының киемнәрен киеп шул халык биюләрен биегәннәр. Ирләр башларына яулык бәйләп, билләренә чигешле озын итеп асылынган “эзәрләр” (билбаулар – М.Ш.) буып кеше күңеленә хуш килергә тырышканнар. Аларга түләү итеп акча сипкәннәр. Аю биетеп тә йөргәннәр. Аю биетүчеләр татарлар булган, ләкин телләрендә үзгәлек булган. Янчыкта аю биетүчеләр бер кешегә кунарга кергәннәр. Аюны бәйләп куйганнар. Иртә белән чыгып караса – аю юк, әллә ычкынган, әллә ычкындырганнар. “Аксан дәдәй”, дип, әйтә икән теге чыккан кеше, “Песнең аю ыскынган”. “Афысыңа этләр тыцкан”, - дип, әйтә икән икенчесе.


Төннек бәйрәме
Бу бәйрәм көзгә табарак, кырларда эш бетеп, бәрңгеләр алып беткәч хәзерге сентябрь аеның ахырындарак үткәрелгән. Төне буе яшүсмерләр, яшьләр йокламыйча авыл буйлап әшәкелек эшләп йөриләр. Разфыйфа апа хәтирәсеннән: “Габдулла абзыйларның коймаларына сөялгән ат чанасын сөйрәп барып халык су эчә торган коега салдык. Билал абый сизеп безне куарга чыкты. Карчык-корыларның ишеген ача алмаслык итеп терәп китә идек. Кемнәр мунча яккан булса шуларның морҗасын ачып куеп суыта идек. Менә шундый этлек эшләп йөрдек, җүләрләр”.


Елгалар исемсез булмый.
Кече Укмаслыларның елгалар турында кайсысыннан гына сорама беренче итеп Йөрәк елгасын зйтәләр. Ул елга тау башыннан карап торганнарга гел йөрәк шикелле. Елга үзенең борылышлары белән нәкышлап йөрәк рәсемен ясый. Ул елга эчендә гел агач. Болыннарда балан күп. Кече Укмаслылыар җыенганчы Чүкәйлеләр йәм Олы Укмаслылыра җыеп бетерә баланны. Тагын елгалар бармы дип сорасаң, Кызыл Су елгасын атыйлар. Ул бик тирән елга. Елганыҗ текә җиреннән карасаң аска таба башың әйләнеп китеп авып китәргә дә мөмкин. Елганың ике яры кып-кызыл комлы балчык. Язгы ташуларда елгадан кан төсендә язгы сулар ага. Ул сулар шәһитләрегезне онытмагыз дигән төсле ярсып-ярсып хәтерне яңарталар.


Язмаларда Һидиятов Габдуллаҗан (Олы Укмас, Балык Бистәсе), Хәдичә Яруллова һәм Сабирҗан Мөбараков (Кече Укмас), Разыйфа Дәүлиева (Янчык) хәтирәләре файдаланылды.