|
|
|
Осталык hәм остазлык
Осталык hәм остазлык
Мәсгудә Шәмсетдинова белән радиоинтервьюны Рафаэль Ильясов алып барды
Р.И.: Мәсгудә ханым, радиотыңлаучыларыбызны үзегез белән таныштырсагыз иде. Сез кайсы төбәктән, нинди гаиләдә тудыгыз, башлангыч музыкаль белем кайда, кемнән алдыгыз? М.Ш.:Яшен аткан як диләр минем туган илемне, Башкортстанның Аскын районы, Кшлау-Елга авылы була ул беренче сулыш алган дөньям минем. Безнең якта шундый көчле яшеннәр була, андый яшенне тик үз авылымда гына күргәнем бар, андый күкрәүләрдән күзләр чытырдый иде. Әтием авылча әйткәндә брач булган, фельдшер гына белеме булса да безнең авылга бик күп шәhәрләрдән, төрле төбәкләрдән аның янына ярдәм сорап киләләр иде. Аның вафат булуына 40 еллап узса да, ул халык хәтерендә. Мине Шәмселислам кызы диләр, мин моның белән бик горурланам. Безнең авылдан 10 еллык мәктәп 60 километр ераклыкта булуга карамастан минем әнием Балтач районына җәяү йөреп укыган. Һәр атна барган-кайткан. 20 нче гасырның җиңел булмаган елларында кайдан шундый омтылыш алгандыр, аның өчен җәяү йөрү олы яшендәдә бер ни түгел иде. Мәктәп елларында ул мине үзе йөргән юллардан шулай җәяү 60 километрны егертте. Кимендә 15 сәгать барганбыздыр. Менә шул 60 километрга мин шул хәтле рәхмәтлемен, әнием белән тутырып cөйләштем. Ул тәбигатькә соклана белә иде, hәрбер бөҗәккә исе китеп карап тора иде. Ул вафат булганчы дөньяга гаҗәпләнә белде. Кулыннан китабы төшмәде. Миндә яшәгән чагында газета, татар китапларынтоташтан укып, комментарийлар биреп, дөнья хәлләренә анализ ясап минем күзләрне дөньяга ачарга тырыша иде. Ул шул хәтле матур җырлыйдыр иде. Ярый әле исән чагында тавышын язмаганмын, хәтеремә сөйләшкән тавышы килсә дә, бәгырьләрем өзелә. әнием бик матур җырлыйдыр иде. Минемчә, аның тавышы, аның моңы минем композиторлык юлымда юнәлеш күрсәтүче. (“әни кирәк”. Роберт Миннулин сүзләре, Клара Хөйретдинова җырлый). Р.И. Композитор булу турында балачактан хыялландыгызмы, әллә мондый теләк көтмәгәндә тудымы? М.Ш.: Мин авыл баласы, режиссер, композитор, продюсер hәм тагын әллә нинди катлаулы сүзләр миңа мәгълум түгел иде. Мин телефоннан беренче мәртәбә 16 яшемдә шалтыраттым, котым очып. Чөнки без үскән заман — табигый заман иде. Ул хәзер генә бала-чаганың бер секундда дөньяны айкап чыгарга компьютеры бар, телевизорын ун каналга борып көненә мең информация кабул итә. Бахырларның башлары ничек чыдыйдыр. Композитор булырга балачактан хыялланмадым, чөнки композиторның ни белән шөгыльләнгәнен мин аңламый идем. Композиторлар безнең заманда Салих Сайдашев, Мансур Мозаффаров, Захит Хабибуллиннар иде, ул хәзер генә, кем әйтмешли, эте дә, бете дә композитор. Хат язучының hәрберсен язучы дип атамыйлар, әмма 16 я 32 тактны бер нота линиясына язганнар хәзер hәрберсе композитор. Безнең Фәридә Кудашева буласыбыз килә иде. Минем әнинең кумиры Фәридә апа иде. (Фәридә Кудашева җырлавында берәр җыр). Р.И. : Мәгълум булганча, безнең бүгенге тапшыруыбыз осталык hәм остазлык проблемаларына багышлана. Осталыкны сез ничек аңлатыр идегез, композитор иҗатында осталык нидән гыйбрәт? М.Ш.: Кешегә талант тумыштан бирелә, адәм баласы ниндидер шөгыльне аеруча күңеленә якын итә. үз эшенең остасы диләр, куллары алтын диләр, кемдер теге яки бу эшне зәвыклы итеп, җиренә җиткереп эшләсә. Талант ул ходайдан бирелсә, осталык шул талантка тугры булып, шул талантны саклый, тәрбияли белүдер. Мәсәлән, алфавитта булган хәрефләрне hәркем белә, шул хәрефләрдән сүзләр дөньяга килә, шул сүзләрдән җөмләләр хасил була, ул җөмләләр кеше күңелен үстереп тә җибәрергә мөмкин, халык әйтмешли, кешене үтерергә дә мөмкин. hәрбер хәреф таныган кеше язучы булалмаган кебек, hәрбер нота танучы да композитор була алмый. Композитор булыйм әле дип, кеше үз тәкъдирен сайлап ала алмый. Моң-аhәң, музыка үзе кеше дөньясына хуҗа, мин берничек тә музыкага хуҗа була алмыйм, ул кешене үзе йөртә. Монда инде ходай биргән талантка кагылышлы хыянәт, тугрылык төшенчәләре килеп керә, hәм менә аларның мөнәсәбәтләре осталыкка турыдан-туры бәйле. Р.И.: Композитор буларак сез нинди принциплардан чыгып иҗат итәсез? Музыка иҗат итү сезгә ничек бирелә? Нинди авырлыклар кичерәсез, әллә музыка иҗат итү сезнең өчен җиңел генә биреләме? Музыка язар алдыннан бер төрле әзерлек мизгелләре кичерәсезме? М.Ш.: Алдан әйткәнемчә, музыка ул бездән башка яши. Хәзер килбәтсезлек заманы. Шул заманага ияреп исән-сау туган көйләрнең берсенә дә мөгез чыгарасы килми. Ул музыканы үз балаңны тәрбияләгән кебек hәр җирен төгәл имин итеп үстерәсе килә. үз осталыгыңнан чыгып камилләштерегә омтыласың. Музыка язар алдыннан мин гайре күтәренкелек кичерәм. Күзәнәкләр шартлый сыман, колак гадәти дөньяның тавышларын ишетмәс өчен томалана, очып китәргә гәүдә авырлыгы гына комачаулый, шул чакта күңел-җан дигәннең ни икәнен куллар тотып алырдай дәрәҗәдә сизенәсең. Музыка язуның авырлыгы — адәм баласының бу дөньяга сыеша алмавы, вакыт тарлыгы hәм фанилык. Р.И.: Сез югары белемле композитор. Музыка сөючеләр сезнең иҗатыгыз белән яхшы таныш дип әйтергә була. Сез иҗат иткән җырлар, инструменталь әсәрләр hәм ниhаять зур күләмле әсәрләрегез бар. Шулай да сез нишләптер композитор буларак белемегезне арттыру өчен аспирантураларда укымыйча философия буенча кандидатлык диссертациясен язып аны Санкт-Петербург университетында философия факультетында яклап чыктыгыз. Моны ничкек аңлатырсыз микән? М.Ш.: Консерваторияда аспирантурада укыр өчен мин остаз күрмим. Мәскәү белән Санкт-Петербург консерваторияларында белемне үстерер өчен матди чимал бик мөшкел. Шуңа күрә мин музыкаль яктан белемемне Швецияда Стокгольм консерваториясендә бер еллык стажировкада арттырдым. Матди ягын Швеция иле үзенә алды. Философия белән профессиональ шөгыльләнү — язмышыбызда очрый торган каршылыктан килеп чыкты. Беләсез ки, миндә фольклор коллекциясе бик күп, hәм ул эшкәртелмәгән. Аның белән профессиональ шөгыльләнергә кирәк. Шуны өстендә эшләр өчен ярдәм сорап мин Галимҗан Ибраhимов исемендәге тел hәм әдәбият институтына бардым. Сәнгать бүлеге хезмәткәрләре институт директоры Мирфатыйх Зәкиевка кергәннәр. hәм аңардан мине аспирантура алмаска кирәк дип бик үтенгәннәр. Мирфатыйх Зәкиевич мине чакырып аларның гозерләрен җиткергәч мин аягымны Тарих институты ишекләренә юнәлдердем. Әлбәттә бер елым бушка узды. әмма минем остазым политология фәннәре докторы Рафик Мухаметшин кулы астында мин аспирантураны тәмамладым hәм философия фәннәре кандидаты дигән исемгә лаек булдым. Санкт-Петербургта яклау – ул үтә дәрәҗә. Мин уйлыйм әни-әти исән булсалар бик горурланырлар иде алар минем белән. Р.И.:Сезне без халык иҗатын ныклап өйрәнүче буларак та яхшы беләбез. Бу эшкә сезне нәрсә этәрде. Халык иҗатына ныклы игътибар итүегезнең нинди кыйммәте бар? М.Ш.: Кеше баласы бу дөньяда бәхет эзли, шатлык эзли. Халкыбызның аянычлары, таянычлары аның иҗатына көмеш нурларыдай сирпелгән, хәтта күзләр чагыла. hәрбер кешенең үз рәхәте бар, ә минем рәхәтем әнә шул халык хәзинәсендә коену. Мин әкияттәгедәй сихри көйләр диңгезендә йөзеп гүзәлләнеп, сихәтләнеп чыгам. Гомерем барышында минем юлыма очраган әби-бабайларның, абый-апаларның тавышы минем hәрбер күзәнәгемдә. Олыгая барган саен балачак хәтирәләре безнең күңелгә ешрак кайткан кебек, минем дә ул фольклорны җыйган саен халкыбызның тарихи балачагына, аның чоңгылларына, бөеклегенә кайткан сыман булам. Менә шундадыр аның кыйммәте. Р.И:Мәсгудә ханым, сез ике ир-бала анасы, хуҗабикә. өй, гаилә мәшакатьләре иҗат итүдә уңайсызлдыклар тудыра. әле бит сез чит илләргә дә еш чыгасыз. Татар музыкасы турында лекцияләр сөйлисез. Мөмкин булса шушы сорауларга да җавап итеп берничә сүз әйтсәгез иде.(Сорау кайда соң?) М.Ш.: Бәлки мине гаилә мәхәббәте йөртәдер дә. Минем язган hәрбер музыкамны дөньяда иң матур музыка синеке дип торган ирем булмаса, миннән акыллы, киңәш йөртүче, мине дөньяны күзалларга өйрәтүче ике улым булмаса, миңа бу дөньяның ни кызыгы булыр иде. Минекеләр — миңа аhәң җиhанында гизәргә мөмкинчелек бирделәр. Мин чеп-чи милләт баласы, минем өчен нәсел, зат дигән төшенчәләр бик мөhим. Борынгылар, асылынсаң да затлы агачка асылын дип әйтәләр. Агачым затлы булды. Шул гыйбәрәне мин балаларга татар сүзләре белән җиткерсәм, алар миннән дә күбрәк белеп, миңа шуны ук фәнни тармаклар белән аңлаталар. Р.И.:Мәсгудә ханым, инде соңгы сорауга күчәргә рөхсәт итсәгез иде. Соңгы соравыбыз остазлык турында. Бу төшенчәне ничек аңлыйсыз. Сезнең композитр, фольклорчы буларак остазыгыз бармы, кем ул. М.Ш.: Ата-анадан башка беркем өйрән диеп сине яратып баш очыңда тормый. өйрәнәсең килсә остазлар күп. Мин бу дөньяның җайлы баласы булмадым. әмма тормыш юлымда остазлар очрады. Беренче укытучым Галиева Нәкыя. Официаль уку йортларында мин 21 ел укыганмын. Укытучылар арасында остазлар да бар иде. Рухи остазларым, әлбәттә, әти-әни. Алардан күчкән миңа бу дөньяга соклану, гаҗәпләнү сыйфатлары. Минемчә, шушы сыйфатлар адәм баласының аңын тиешле дәрәҗәдә тота. өйрәнәсең килсә дөнья үзе өйрәтә ул дип әйтә иде минем әнием. Димәк, дөнья үзе остаз.
|