|
|
|
Тукайны көйләп укыйбыз
Тукайны көйләп укыйбыз
Дөньяви һәм галәми моң-гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштерә алган татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Габдулла Тукай. һәрбер кеше үз намусына, үз ихтыяҗына буйсынып Тукай иҗатыннан күңеленә якын шигырьләрне сайлый, илһам ала, үзенең яшәеш яктылыгын Тукай нуры белән чагыштыра. Миңа үз гомеремдә этнографик экспедицияләрдә Тукайны яттан укучы милләттәшләребез белән күп очрашырга туры килде. Мин һәрвакыт гакәпсенә идем, хәзер дә сокланам — әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез Тукайны бездән яхшырак белә. Нидә соң моның сәбәбе? Мәктәп программаларында Тукайга җитәрлек урын бирелмәгәнгәме? әллә борынгыдан килгән халык педагогикасы ысулларына игътибар бирмибезме? Безнең халыкның борын-борынгыдан шигърияткә хирыс булганлыгы һәркемгә мәгълум ( ХVI гасыр шагыйребез Мөхәммәдъяр моңа дәлилче). Халыкта “Йосыф китабы”, “Бәдавам”, “Ахырзаман китабы”, “Бакырган”, “Мәүлед китабы”, “Мөхәммәдия” дип аталган күп юллы шигъри поэмаларны әби-бабайларыбыз ничек укып бетерә алган, ничек башына сыйдырып бетергән? әлбәттә моңа сәбәп — халыкның бу шөгыльгә булган гореф-гадәте. Менә шул традицияне саклап тотучы — шигырьләрне көйләп уку ысулы. Мәдрәсәләрдә “Көйле иман” дигән махсус курста борынгы шигъриятне көйләп укырга өйрәтүләре мәгълум. Кызганычка каршы, бу алым хәзер мәктәпләрдә кулланылмый. Белүебезчә, Хади Такташка кадәр барлык татар шигъриятен көйләп укып була. Моның өчен онытылган алымны искә генә төшерергә кирәктер. Тукайның барлык шигырьләре дә көйгә салына. Тукайны көйләп укучыларның берсе — 1912 елда Уральск янындагы кечкенә шәһәрчектә туып, Уральск шәһәрендә яшәп вафат булган Сагыйтова Фаизә апа иде. “Көйле китап”лар белән беррәттән ул миңа Тукай шигырьләрен дә көйләде. Мин аны магнитофон тасмасына язып алып ноталарга күчердем. Аның миңа тапшырган көйләре бигрәк тә игътибарга лаек, чөнки алар Тукайның шагыйрь булып формалашкан җирлектә, Уральск (Казахстан) шәһәрендә туганнар, яшәгәннәр. һәм менә алар ярдәмебез белән татар халкының милли мирасы булып таралыр, әдәбият, музыка дәресләрендә, Тукайга багышланган кичәләрдә кулланылыр дип ышанасы килә. Тукайның балаларга багышланган шигырьләренең диалог шәкелендә төзелгәннәрен дуэт формасында да, хор белән дә башкарып була. Сюжетлары образлы, актив, драматургик яктан кызыксындыргыч. Мәсәлән шундыйлардан: Фатыйма белән Сандугач, Бала белән Күбәләк, Уянмас йокы. “Фатыйма белән Сандугач”, “Кошчык”, “Карлыгач”, “Бакчага чыгам”, “Бала белән Күбәләк”, “Сеңлем бер мәләк”, “кил”, “Яңгыр” дип исемләнгән шигырьләр бер циклга тупланып “Табигатьтә итәм сәйран” исеме астында аерым бер композиция буларак хезмәт итә ала. Хәтта бу циклны шигырьләрне көйләп кенә түгел, тулыландыру исәбеннән композицияга ягышлы шигырьләрне уку белән тулыландырып театральләштерергә дә була. Шигырьләр көйле булганга күрә бию элементларын да кертергә кулай. үземнең тәкрибәмнән чыгып берничә киңәш бирәсе килә:
1. Көйләп укыр өчен шагыйрьнең теге я бу шигыренең строфасында иҗек санын белергә кирәк (иҗекләрне балалар бармаклап санарга ярата); 2. Иҗекләрне көйнең ритмына китереп көйсез генә кабатлап, шигырьнең вәзененә керергә (монсы мөһим); 3. Иҗекләрне санап, шигырьнең ритмын өйрәнгәнгә ятлау процессы бер катлаусыз уен рәвешендә үтә, һәм бу этапта шигырьне көйләп укуы бик уңайлы.
Әйдәгез, мисал өчен бер шигырьне көйләп укырга өйрәник. Мәсәлән, “Бакчага чыгам” ның строфасында 16 иҗек (бу шигырь Тукайның тупланмаларында бирелми. әмма Тукайның хәтта прозаик әсәрләрен яттан белүче Фаизә Сагыйтова бу шигырьне мәдрәсәдә Тукайныкы дип өйрәнгәннәрен исбатлады, һәм Тукайның барлык шигырьләре дә китапларга кертелмәгәннәренә рәнҗүен белдерде. “Сеңлем бер мәләк”нең дә язмышы шундыйлардан. Галимнәр эзләп-тикшереп бу шигырьләрне, бәлки, Тукайныкы дип табарлар). Шигырьне көй ритмына китереп көйсез генә укыйбыз:
Ритм бирелә
Шигырьне тулаем ритм белән укыйбыз, уңайлы булсын өчен чәбәкләргә дә мөмкин. Хәзер көйләп укыйбыз:
Вставка нотная “Бакчага чыгам”
Кулымда кечкенә арбам, чыгамын бакчага һәрдам, Табигатьтә итәм сәйран, бу күрнешкә булам хәйран.
Ике якта матур гөлләр, арада тар комлы юллар, Агачта сайрый былбыллар, бу күрнешкә булам хәйран.
Күбәләкләр очып уйный, матур гөлләрне һич куймый, Һаман уйнаса да туймый, бу күрнешкә булам хәйран.
16 иҗекле шигырьләр (Бакчага чыгам, Тәәсер, Кошчык һ.б.) өчен көйләп укуның ноталары өстә бирелде. 15 иҗекле шигырьләр: Эшкә өндәү, Нәсыйхат, Яңгыр, Кичке теләк, Көзге җилләр, Сабыйга, Пар ат, Шүрәле, Таян Аллага һ.б. шигырьләр өчен ике вариант бирелә:
Нотная вставка 1)Эшкә өндәү, 2) Пар ат.
12 иҗекле шигырьләрнең (Карлыгач, Китап) көе:
Нотная вставка Карлыгач
11 иҗекле шигырьләрнең (Исәр кил, Фатыйма белән Сандугач һ.б.) көе:
Нотная вставка Исәр кил
Халык арасында “Бала белән күбәләк” көе һәркемгә мәгълум, төрле төбәктә вариантларын әлегә хәтле очратырга мөмкин:
Нотная вставка “Бала белән күбәләк”
Интонацион яктан диатоникага корылган “Уянмас йокы” көе аерылып тора. Кызыксындыргыч мисал буларак аны да бирергә кирәк дип таптык.
Нотная вставка — Уянмас йокы
Сак-Сок көенә көйләнгән шигырь [Сеңлем бер мәләк]: Сеңлем бер мәләк, сеңлем күбәләк, Жыйнадым гөләп сеңлемә бүләк.
Ул үзе матур, кызыл алмадай, Фәрештә кебек яраткан Ходай.
Гөләпне күргәч ул мәгъсумәнә Сикрә, шатлана, бигрәк куана.
Көйләп укыганда шигырьнең тәме, ләззәте, мәгънәсе, образлар системасы ачыгырак чагыла. Шигырьне көйләп уку ысулын сәнгати уку ысулына зарар килер дип каршы чыгучылар да булыр. Сәнгатьчә укуны һәм “көйләп уку”ны капма-каршы куярга кирәк түгел. Мин “көйләп уку”ны халык педагогикасының әлегә хәтле яшәешен дәвам иткән бер матур гадәте, рухи дөньясының гүзәл кыйпылчыгы дип саныйм.
Мәсгудә Шәмсетдинова, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
|