Хәкимҗан Халиков - Мәсгудә Шәмсетдинова
Туган телем
Нинди җәберләр күрмәгәнсең син, Алай да ничек үлмәгәнсең син?! Кушымта: Яшә мәңгегә, и батыр телем, Былбыл моңыдай, и матур телем!
Бабаларымның иң зур мирасы, Сынмас канатым кебек миңа син. Кушымта:
Хәтта кошның да туган теле бар, Теле булганның гына иле бар Кушымта:
Син исән булсаң, халкым да яшәр, И туган телем, үс һаман, яшәр. Кушымта:
Укучы яшьләр җыры
Без яшь әле, алда әле яулыйсы үрләребез. Халкыызга бүләгебез – яхшы билгеләребез. Кушымта: Шуңа якты, шуңа көләч һәммәбезнең йөзебез. Гөлләр булып калсын иде һәрбер эзебез.
Кулларыыз алтын безнең, саф безнең уйларыбыз. Якты булсын иде шулай барасы юлларыбыз. Кушымта: Эшебездән аерылмый безнең әйткән сүзебез.. Гөлләр булып калсын иде һәрбер эзебез.
Яшь булсак та, тормышта без җиңеллек эзләмибез. Йолдызларда калыр әле нур булып эзләребез. Кушымта: Халкыбызның киләчәген күрсәтүче көзге без. Гөлләр булып калсын иде һәрбер эзебез.
|