Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар бишек җыры

Әлли бәлли бәбкәсе,
Бадъян агач сиртмәсе,
Май китерер әбисе,
Бал китерер бабасы.


Ал бишеге бар аның,
Гөл бишеге бар аның,
Өзгәләнеп сөяргә
Үз әнкәсе бар аның.


Әлли бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе,
Каенлыкка җиләккә
Бәбкәсенә бүләккә.


Песи гөлне тибрәтә,
Әннә мине тибрәтә,
Әби укый белгәнен,
Бабай сөйли күргәнен.


Әлли-бәлли итәем,
Йөрәгеңнән үтәем,
Түшем түшәк, беләгем ястык,
Чәчем юрган итәем.


Әлли –бәлли бәүкәем,
Җан йөрәгем, нәнкәем,
Рәхәт кенә тынычлап
Йоклап китәр бәбкәем.


Әлли итәр бу бала,
Бәлли итәр бу бала,
Бу баланы бага-бага
Башым булды пумала.