|
|
|
Җыр бүләк итәм
Таныш булыгыз: композитор Мәсгудә Шәмсетдинова. Ул скрипка һәм оркестр өчен концерт, «Габдулла Тукай әкиятләре» симфоник сюитасы, шагыйрьнең әкиятләре буенча язылган оперетта, «Туган тел» симфоник поэмасы, телевизион һәм курчак театры спектакльләренә язылган музыка, җырлар авторы. Быел Нәкый Исәнбәткә багышлап, яшь композитор яңа әсәр иҗат итте. Күптән түгел Мәскәүдә РСФСР Композиторлар союзы секретариатында Татарстан композиторларының иҗат отчетын тыңладылар. Анда Мәсгудә Шәмсетдинованың «Мәхәббәтнамә» фольклор-вокаль циклы яңгырады, һәм ул югары бәя алды.
Мәсгудә фәлсәфи җанлы композитор. Аны халкыбызның борынгы тарихыннан алып, киләчәктәге рухи, музыкаль дөньясына кадәр бик күп мәсьәләләр борчый. «Шәркы» - шул уйлануларның бер яралгысы ул, - диде Башкортостан, Казахстан, Татарстанда яшәүче хатын-кызларыбызны газета аша бәйрәм белән котларга килгән композитор. – Үзем яшәргә насыйп булган шушы республикаларның һәрберсендә мин музыкага гашыйк халкыбызны очраттым. Халкым өчен иҗат итү теләне аның рухи учагы – Казанга китерде. - Һәр халыкның үзенә хас милли сәнгать жанрлары бар. Болгар кебек бөек дәүләт халкының да, һичшиксез, үз милли музыкаль жанрлары булган. Шуны күздә тотып, шагыйрь Әхмәт Гадел «Шәркы» либреттосын язды. Аның үзәгендә – чит җирләрдә яшәп, туган илен бер күрергә газиз булган ир. Бу геройның кичерешләре минем уй-тойгыларым белән аваздаш. Кеше бәхетенең беренче мәгънәсе – тормыш, икенчесе – туган ил. Ә калганнары – иҗат, гаилә, балалар – ул тормышның бизәкләре. Кешегә гомер бүләк итүче хатын-кызлар шушы бәхетне тоюдан беркайчан да мәхрүм калмасынныр иде. Сезнең игътибарыгызга яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләйманова сүзләренә иҗат ителгән җырымны тәкъдим итәм:
Тормыш, исәнме?
Бу язда да, тагын бу язда да Шомырт чәчәкләрен иснәдем. Чәчәк алып килде бу кем дисәм, Син икәнсең, Тормыш, исәнме! Артта торсын юллар исәбе дә, Арта торсын еллар исәбе. Сахраларга чыксаң җырлап туймас Җыр икәнсең, Тормыш, исәнме! Гомер озын дисәм, рас булырмы, Сиздерми дә узды, дисәмме? Күп тә түгел, гомер, аз да түгел, Бер икәнсең — Тормыш, исәнме!
|