|
|
|
Ватаным Татарстан 1/1 – 1999
Мәсгудә Шәмсетдинова: Ышанам, минем өчен Яңа ел бик әйбәт киләчәк. Композиторлар берлегенең 60 еллык юбилее уңаеннан Татарстан композиторлары үзләренең VIII cьездына җыелачак. Бу ике дата һәр иҗат кешесеннән күләмле сәнгать әсәрләре иҗат итүне көтә. Мин үзем «Хәтер» исемле симфонияне тәмам итеп аны Татар Дәүләт симфоник оркестрына тапшырдым. «Хәтер» бернинди тарихи датага да багышланмаган. Ул кешенең эчке дөньясын сурәтләүче музыкаль әсәр. Һич тә сер түгел, инде гомеремнең икенче яртысын вакладым. Үзеңнең узган гомереңдәге кичерешләрең турында уйлап, аны музыкаль аһәңнәр аша башкаларгада җиткерәсе килә. Икенче зур эшем: 20 ел дәвамында татар халкының Мөхәммәд пәйгамбәргә карата фикерләрен туплап, дини бәйрәмнәрен өйрәнеп кандидатлык диссертациясе яздым. Аны яклармын дип хыялланам. Улларым үсеп җитте. Менә инде икенчесе дә мәктәп тәмамлап, космик ракеталарга двигательләр конструкцияләүче инженер булу турында хыяллана. «Улым, син дә хәерче булу турында хыялланасың икән», - дигән идем. «Юк, әнием, синең кебек яраткан эшем белән шөгыльләнеп, бәхетле булу турында хыялланам», - дип җавап бирде. 1999 ел халык өчен чирдән арыну, чистарыну елы булыр дип исәп итәм. Ниһаять, халык үзеннән башка беркемгә дә ышанмаска кирәклегенә төшенде. Ул мондый сабакны үтәргә тиеш иде. Иҗат кешеләре өчен бүген иң шәп чор. Чөнки зур иҗат юксыллыкта туа.
|