|
|
|
Сәхнәдәге һәр кешедән «Аллаһу Әкбәр» сүзен әйттер әле!
Премьера Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Мәсгудә Шәмсетдинова Америкадан үзенең яңа ораториясен тәкъдим итәргә кайтты.
Һади Такташның «Җир уллары трагедиясе»нә нигезләнгән бу әсәрен композитор дөнья әдәбияты классиклары иҗатларын, Коръән, Тәурат һәм Инҗилне өйрәнеп язган. Бу җир һәм күк, адәм балалары арасындагы яхшылык һәм яманлык турындагы кыйсса. Сәхнәдә 150 кешедән торган берничә хор белән бергә, Айгөл Хәйри, Айрат Имашев, Регина Вәлиева, Илүсә Хуҗина һәм Бәхтияр Омаров кебек җырчылар чыгыш ясады. Ә инде Мәсгудә Шәмсетдинованың мөнәҗәтләр әйтүен тамашачы бигрәк яратып кабул итте. Тик залда Ренат Еникеевтан кала башка композиторлар гына күренмәде. Премьераны премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева да карады. Мәсгудә ханым әлеге хезмәт җимешеннән үзе дә канәгать калуын белдереп, болай диде: «Бу әсәр диннәрне якынлаштырды. Сәхнәдәге 150 кешенең 70 проценты руслар иде. Әнә шуларның һәркайсыннан «Аллаһу Әкбәр»не әйттер әле! Коръәнне аңлар өчен Тәурат белән Инҗилне дә белергә кирәк. Бу премьерада катнашкан студентларның уңышы булды. Биредә катнашучыларның яше Такташ яшеннән зур булмаска тиеш иде. Тамашачыларның шулай яхшы кабул итүе мине алга таба яңа әсәр иҗат итәргә этәрә». Әлеге премьера уңаеннан музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова да үз фикерләре белән уртаклашты: «Мәсгудә Шәмсетдинова бик күп еллар инде Такташ иҗатын өйрәнеп, аның бөеклегенә шаккатып яши. Шуңа күрә бу әсәрнең тууы табигый. Композитор безне үзенең иҗаты белән һәрвакыт гаҗәпләндереп килә. Симфоник әсәрләре дисеңме, камера жанрындагы музыкасымы — барысы да ниндидер яңалык алып килә. Мәсгудә «Җир Уллары» ораториясе аша, үзенең дөньяга мөнәсәбәтен белдерә, фәлсәфи карашын аңлатырга тырыша. Ул бу үзенчәлекле әсәре белән тагын бер тапкыр оратория язу остасы икәнен исбатлады. Әсәр тамашачыга аңлаешлы гади музыкаль тел белән иҗат ителгән. Әлбәттә, Татарстанда хорлар, оркестрлар байтак. Бу очракта фәкать Казан дәүләт консерваториясе коллективы гына әлеге катлаулы әсәрне башкарырга алынды һәм уңышлы башкарып чыкты. Монда проект җитәкчесе Әлфия Җәббарова, дирижер Ренат Хәлитов һәм консерватория ректоры Рубин Абдуллинның роле әйтеп бетергесез зур».
Шәһри Казан, 24 апрель 2012 ел
Люция Хәбибуллина
|