Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Адәм баласын язмыш йөртәдер...

Тиздән Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Сак-Сок» бәетенә нигезләнеп Рабит Батулла язган спектакль куелачак. Аны режиссер Ренат Әюпов сәхнәләштерә. Музыкасын язу өчен Америкадан, Татарстан һәм Башкортостан театрлары өчен кырыкка якын спектакльгә музыка иҗат иткән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова кайтты.
- Мәсгудә ханым, туган ягыгыздан китеп баруыгызның сәбәпләре нидә?
- Адәм баласын язмыш йөртәдер. Мин ирекле булырга яратам.
- Анда сәнгать кешеләре белән дуслашырга өлгердегезме соң?
- Декабрь аенда композиторлар бүлегенә кабул иттеләр. Скульптор, архитектор, музыкантлар белән таныштым. Без яши торган Сиэтл шәһәрендәге университетта укытучы композитор Берн Херболшеймер белән таныштым. Ул 1997 нче елда ук «Сандугач теле» дигән татар халык шигырьләренә нигезләнгән хор циклы эшләгән. Җыентыктан мисалга бер куплетын китерәм:
Җырла, җырла дип әйтәсез,
Җырчы егет мин түгел,
Кычкырып җырлап җибәрсәм,
Җырчылардан ким түгел.
- Тел белмәү аралашуга комачауламыймы?
- Инглиз телен көн-төн өйрәнәм. Элек ул миңа дошман кебек иде. Хәзер татар теле кебек яңгырый. Күп тел белгән кешенең нинди бәхетле икәнен аңладым инде.
- Америкада сәнгать кешесенә мөнәсәбәт ничегерәк?
- Анда иҗат әһелләренең хезмәте бәяләнә. Үземә дә сәнгать оешмалары хезмәттәшлек итүне сорап мөрәҗагать итәләр. Ләкин инглизчә өйрәнеп бетмичә алар белән шартнамәләр төзү трында уйламыйм.
- Сез безнең иске жанрларга мөрәҗагать итүче композиторларның берсе. Алар белән кызыксыну кайчан башланды?
- Мин авылда әбиләр янында үстем. Балачактан сәер, һәр нәрсәгә игътибарлы булдым. Әти-әни минем сәерлекне дәрәҗә итеп күрде. Композитор булырга хыялланып йөрүемне белгәч, әни: «Бигрәк булмаган эш белән шөгыльләнәсең, кызым», - ди торган иде.
- Сезнең көйләрдә борынгы бабаларыбыздан килгән аһәңнәр яңгырый. Музыкаларыгызны катлаулы дип санаучылар да бар. Аның сере нәрсәдә?
- Консерваториядә Анатолий Луппов классында укыдым. Ул миңа ирекле шөгыльләнергә мөмкинлек бирде. Казанда композиторлыкка уку Мәскәү мәктәбен узу белән бер. Музыка минем өчен изге нәрсә. Һәр җансыз әйбернең тавышын ишетәм. Шуңа күрә көйләрем дә башкаларныкына охшамагандыр.
- Сез көйләрне теләсә кайсы уен коралына яза аласызмы?
- Әйе, теләсә нинди әйбердә, хәтта агач киртәдә дә көй чыгарып була. Мисырдан алып кайткан рубабта (саз) «Сөембикә» кыйссасын яздым.
- Ерак дип тормагансыз, «Сак-Сок» спектакленә музыка язу өчен Америка кадәр ерак Америкадан кайткансыз
- Моннан 10 ел элек «Сак-Сок» балетына көй язган идем. Ренат Әюповның әлеге әсәр белән кызыксынуы, драматург Рабит Батулла, Уфадагы рәссам Таң Еникеев, Алтайдан Флера Янышева белән дуслык мине бу эшкә этәрде. Ул спектакльдә уйнаганнан соң артист үзенең актермы, түгелме икәнен аңларга тиеш. Бәеттә бер төрле әйтелә, ә аның нигезенә икенче мәгънә салынган. Элекке мәдрәсәләрдә пыяла ишек булмагандыр бит инде. Димәк, безнең өчен белем йорты ябык дигән сүз. Мин бу бәетне үзем күрергә теләгәнчә яздым. Спетакльдәге көй әсәрнең эчтәлеген сөйләми, ә аны музыка белән төрә.
- Китап чыгарырга ниятегез юкмы?
- Өч җыентыгым бар. Ләкин аларны нәшрият чыгарырга тиештер дип уйлыйм.
- Киләчәктә Америкада ниләр белән шөгыльләнергә исәплисез?
- «Без музыканы күрәбез, нурны ишетәбез» дигән программа эшләп сукыр балаларны да көй язарга өйрәтергә уйлыйм. Аларның һәркайсы белән аерым шөгыльләнәчәкмен. Киләчәктә бу алым үзебездә дә кирәк булачак. Анда Татарстаныбыз турында яхшы яктан гына белүләрен телим.
- Чит җирләрдә йөргәндә ниләр турында уйлыйсыз?
- Һаман да шул әниемнең сүзләре искә төшә. «Җир читенә китеп, аякларны салындырып утырсаң иде», - ди торган иде. Кая барсам да, аның рухы минем белән. Атлантик һәм Тын океан буйларында нәкъ әни әйткәннәрен эшләдем.
- Улларыгыз, ирегез сезнең сәяхәтләрдә йөрүегезгә каршы түгелләрме?
- Юк, алар минем теләгемә беркайчан да каршы килмиләр. Финанс мәсьәләсен үзләре хәл итә. Кайберәүләр андый хөрмәтне кыз балаладан да күрми.
- Финанс дигәннән, андагы хезмәт хаклары канәгатьләндерәме?
- Мине байлык кызыксындырмый.
- Өегездәге песигә Нәфисә дип эндәшүегез гаҗәпләндерә. Ни өчен аны кеше исеме белән атадыгыз?
- Чөнки минем яраткан хатын-кыз исемнәренең берсе ул. Ә Америкада тиен карыйбыз. Аңа да Нәфисә дип исем куштык.
- Инде «Сак-Сок»ның кайчан куелачагы хакында әйтеп узсагыз иде.
- 30 нчы апрельдә премьера үтәчәк. Тамашачы аны карап үз бәһасын бирер.


Әңгәмәдәш – Люция Хәбибуллина.