Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Дөньяның бер җәннәте Казан, икенчесе – Сиэтл

Америка Кушма Штатларында яшәп иҗат итүче танылган композиторыбыз Мәсгудә Шәмсетдинова күптән түгел Казанда булып китте. Форсаттан файдаланып, без Мәсгудә ханымны редакциябезгә дәшеп, аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
- Мәсгудә ханым, белүемчә сезнең Америка Кушма Штатларында яши башлавыгызга 8 ел вакыт үтеп киткән. Чит илгә тәмам ияләшеп беттегезме инде?
- Америкада тормыш бик тиз бара, һәм бу минем менталитетка туры килеп тора. Һәр көн яңалык, үзгәреш алып килә. Үземне камчылый-камчылый, инглиз теле өйрәнүемне дәвам итәм. Көненә 10 сүз ятлауны үземә максат итеп куйдым. Әгәр 500 сүз белсәң, сөйләшә аласың, диләр. Ул өйрәнгән сүзләр икенче көнне үк онытыла. Ачу килә башлый. Әмма бер-ике елдан кирәкле вакытта шалт итеп кинәт кенә искә төшәләр. Ми баш миенең эшчәнлегенә шулкадәр ышанам. Казанда 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган улларым кампитр, космос белән шөгыльләнә. Минем, гади бер татар авылында туып үүскән хатынның балалары үземнән дә акыллырак булуына гаҗәпләнеп миемә эш кушам. «Мин сезгә эш бирәм,» - дим, һәм ул турыда артык кайгырып, хафаланып тормыйм.
Хәзерге вакытта мин Көньяк Америкада яшәүче аборигеннарның әкиятләрен татарчага тәрҗемә итәм. Ул тупланманы Татарстан мәктәпләренә, балалар бакчаларына, радиоларга тәкъдим итәргә ниятлим. Моннан тыш, дөнья халыкларының бишек көйләрен җыюны дәвам итәм. СД чыгардым. Хәзер тагын аерым дискка гаилә бишек җырларын җыя башладым. Америкада бер ир үзенең хатынына бишек җыры чыгарган. «Минем хатын – шәфкать туташы, – ди ул. – Төнлә эшли, ә көндез йоклый алмый. Мин аны бәби кебек кулларыма алып тибрәтәм һәм үзем уйлап чыгарган бишек җырын җырлыйм. Шул җыр белән генә ул йокыгы тала».
Күптән түгел Чувашстанның Батыр районы, Алманчык авылына барып, бик матур бишек җыры яздырып кайттым. Ул төрки халыкларының бишек көйләре коллекциясенә керәчәк. Америкада шулкадәр матур идеялар килә, һәм аларны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Сагынасыңмы, кайтасың килмиме, дип сорыйлар. Мин Америка Кушма Штатларының Сиэтл шәһәрендә яшим. Бу шәһәрне дөньяның җәннәтенә тиңлиләр һәм АКШ кешеләре пенсиягә чыккач, Сиэтлга килеп яшәргә хыяллана. Бу шәһәрне «Emerald City», яки «Зөбәрҗәт шәһәр» дип атый. Монда ел әйләнәсе бөтен җир ямь-яшел. Шул ук вакытта фатир тәрәзәмнән бер кайчан да эреми торган карлы таулар күренеп тора. Алар янәшәсендә Тын океаннан килгән су култыклары, Сиэтл шәһәренең символы – җиһанга ашкан энә. Сиэтлдан бер сәгать өскә менсәң – тау шуасың, бер сәгать аска төшсәң – эссе чүл, бер сәгать уңга барсаң – океан, сулга барсаң - дөм-караңгы урманнар. Без Канадага да бик якын. Әйләнә тирәдә индеецларның резервацияләре. Аларның җәмгыятенә керүе бик авыр. Индеецлар елмаеп, ачы чырай күрсәтеп сөйләшергә мөмкин, әмма йөрәкләренә кертмиләр. Аларда 200ләп ыруг-кабилә исәпләнә. Безнең Сабантуе кебегерәк Пау-Уау дигән бәйрәмнәре бар. Тотемнар ясап үзләренчә күңел ачалар. Безнең Себер якларындагы шаманнар булган кебек, аларда да шундый гыйлемгә ия булган шаманнар бар. Аларны medicine man дип атыйлар. Бер Мэри исемле шаман хатын (аның, билгеле, индеецча да исеме бар) белән танышкан идем. Ул мине индеецларның кабиләләренә алып керермен, дип вәгъдә бирде. Хәзер шунда барырга әзерләнәм. Бүләк итеп, татар халкының чигешле сөлгесен алып барырга уйладым. Индеецлар андый традицион кул эшләрен ярата, дип, ишеткәнем бар.
Америкада үземнең халкым турында ешрак уйлана башладым. Казанда яшәп ятсам, бәлки, үз милләтем турында болай уйлый алмас та идем. АКШта дөньяда бар халыклар да бертигез, дигән фикерне алга сөрәләр. Берсен үстереп, икенчесен төшерү, гомүмән дөрес нәрсә түгел. Ә Русиядә һаман да, бу зур халык, ә монысы – кечкенә халык дигән фикер яши.
- Американнар аерата нәрсә белән кызыксына? Тормыш-көнкүрешләре ничегрәк?
- Мин андагы тормышны гел үзебезнеке белән чагыштырып йөрим. Бездә бит халык телевизорга ябышып утыра һәм икенче көнне эшкә килгәч, зәңгәр экраннардан ни күрганнарын сөйләп үткәрә: Америкада ниләр булган, кем кемгә өйләнгән, яисә аерылышкан. Безнең телефидениедә ярты мәгьлумәт – АКШ турында. Интернет яңалыклары да Америка хакында. Шунысы кызык, Америкада Русия турында ярты елга бер мәгълүмәт ишетсәң-ишетәсең, ишетмәсәң юк. Пермьдәге «Хромая лошадь» клубындагы вакыйгаларны сөйләгәннән соң, Русияне искә төшерүче дә юк. Аларга Русия ни, Татарстан, Төркия ни, Әзербәйҗан ни дә, Кыргызстан ни – бөтенесе бер. Америка халкы, гомумән, телевизор карап гомер әрәм итми. Алар акча эшли. Бездә бер кеше аягын сындырса, ярты ел «больничный»да утыра. Ә анда икенче көнне эшкә чыга. Американ, гипслы аягын машина тәрәзәсеннән чыгарып эшкә чаба. Шул ук вакытта анда бөтен нәрсә хезмәт кешесенә уңайлы булсын эшләнгән. Чөнки хезмәт кешесе Американы баета бит. Почталарда, кибетләрдә чират тору дигән нәрсә юк. Эштән кайтучыларны төягән автобус алдына машинаң белән чыгып кара, шундук штраф салалар. Анда кешеләр бер-берсенә карата бик ягымлы. Тавышыңны күтәрәсең яисә дорфа сүз ычкындырасың икән – штраф. Әгәр кичке сәгать уннан соң күршеләрең музыка акырта икән, 3 минут эчендә полицияне чакырып китереп акылга утырталар. Урамда берәрсенең машинасы сигнал биреп, кешеләрнең тынычлыгын бозып торса да, шундук аны алып китәләр, хуҗасына 700 доллар штраф чәпиләр. Анда адым саен штраф. Минем фикеремчә, бәлки, шул зур штрафлар булганга, Америкада тәртиптер.
Америкада Икенче Бөтендөнья сугышыннын соң махсус программа гамәлгә куелган. Кешенең авызында ялт иткән энҗе тешләр булырга тиеш. Һәм ул елмаюдан туктамаска тиеш. Документка фотога төшкәндә дә елмаерга кушалар. Анда бер-береңне хөрмәт итү – боерык. Америкада кайда нинди хата җибәргәнеңне, тәртипсезләнгәнеңне карап кына торалар. Америка синең хаталарыңда акча эшли. Халык китап укырга ярата. Автобусларда олысының да, кечесенең дә кулында китап. Кинотеатрларга йөрергә яраталар. Атна саен диярлек Һолливуд яңа фильм әзерләп чыгара.
Бездә кеше пенсиягә чыккач картайдым инде, ди. Ә анда пенсиягә чыккач, 60-70 яшьлек әби-бабайлар университетларга укырга керә. Әйтик, кемдер юрист булырга хыялланган, гомер буе эшләгән, ә укырга вакыты булмаган. Пенсияга чыккач уку – бушлай. Пенсиягә чыккач 90 яшьлек бабайларны докторлык диссертация яклавы турында гәзит-журналларда язып торалар. Гомүмән, лаеклы ялга чыгып, өйдә яту дигән нәрсә юк. Анда халык оптимист рухлы, чөнки хөкүмәт кешене һәръяклап «кайгырта». Укыйсың килеп тә, акчаң җитми икән, хөкүмәт үзе түләп укыта. Торырга фатир кирәк икән, анысын да бирә. Гарип кешеләрне 24 сәгать буена кайгыртып-карап торучы медрперсонал билгели.
Анда мин үзебезнең ил турында һаман саен ныграк уйлыйм. Чагыштырып карап, күп нәрсә ачыклана. Бездәге халыкка бер-берсенә карата ягымлы мөнәсәбәт җиткеренми. Хәзер туган туганны яратмыый. Болай яшәп, кая бармакчы, нәрсәгә ирешмәкче булалар икән? Югыйсә, Русия бик бай, бик матур ил бит. Безнең Татарстаныбыз – дөньяның иң матур почмагы. Мин Җир шарында ике җәннәт бар, дим. Аның берсе – Сиэтл шәһәре, икенчесе – Казан.
Бер АКШ хатынының, Русиядән уллыкка алган баласының холык-фигыленә чыдый алымыйча, самолетка утыртып кире туган иленә озатып җибәрүе турында бездәге радио-телевидениеләр гаеп итеп сөйләде. Әйе, бәлки, хатын оятсыздыр да. Ә нигә Русия ул баланы биргән соң? Русия кешесе Америкадан бер бала ала аламы? Юк, ала алмый, чөнки Америка үз балаларын чит илләргә таратмый. Ничек кенә булмасын, мин АКШта Русия турында бер генә начар сүз әйтмим. Киресенчә, Татарстаныбызны, Русияне шулкадәр мактыйм ки, хәтта, миңа нигә анда гына яшәмисең соң алайса, диләр.
Мин татар әкиятләрен инглизчәгә тәрҗемә итеп, музейларда кечкенә балаларга сөйләп йөрим.
Мин – әкиятче әби. Күбрәк сөйләсәм, баеп та китәр идем. Анда әкият сөйләп йөрсә, безнең Батулла миллионер булыр иде. Әмма минем бишек көйләрен дә җыясым бар. Һади Такташның «Җир Уллары» поэмасына көй язасым бар.
- Инглиз телен тәрҗемәче булыр дәрәҗәдә әйбәт өйрәндегезме?
- Әтинең Нәфига исемле сеңлесе әйтә иде: «Мәсгудә, булдырасыңмы, дип сорасалар, булдырам, дип әйт», - дия торган иде. Бу сүз хәзер Татарстанда шигырьгә әйләнеп бетте инде. Ул 4 класс белеме белән казах далаларына эшкә киткән. «Кирпич заводына директор кирәк, монда син генә укый-яза белүче кеше. Булдыра аласыңмы», - дигәннәр. «Булдырам», - дигән Нәфига апа. «Сиңа бер көтү сарык алып киләләр. Аларны бер йөк кирпичкә алыштырырсың», - диләр. «Ничә сарыкка ничә кирпеч тиеш, дип, баш катырып торган юк иде», - дип сөйли торган иде ул. Дөрес, мин дә инглиз телен белгечләр кебек белмим. Әмма миндә ышаныч, кызыксыну бар.
- Бу зур эшегезне – Һади Такташның «Җир Уллары»на язган көйне Татарстан музыка сөючеләре кайчан ишетә алачак?
- O-o, бик зур эш бит ул. Мин аны оратория – зур күләмле музыка әсәре булыр, дип уйлыйм. Аны язып бетерергә гомерем җитсә ярар иде, дим. Кайвакыт миңа, нигә татар мохитеннән киттең, туган илдән читтә татар көе язып буламени, диләр. Рус композиторлары Италия, Австрия, Германияләргә барып, илләрдән илләргә йөреп, музыка язган бит. Ә нигә әле татар композиторлары бәрәңге бакчасында гына иҗат итәргә тиешләр. Мин татар мохитын кайда да таба алам. Туган авылымда үткән балачагым, анда каз бәбкәләре саклавым, тирес исләре – бөтенесе бүгенгедәй исемдә, күз алдымда. Һади Такташны аңлар өчен Байрон, Мильтон кебек дөнья классикларын өйрәнергә кирәк. «Җир Уллары»на иҗат ителүче музыкаль әсәрем аша мин үземне кызыксындырган сорауларга җавап эзлим. Ни өчен Аллаһы Тәгаләгә Адәм белән Һаwа анадан тыелган җимешне ашату кирәк булган?
Гомүмән, мин Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән сынауларына, авырлыкларына да сокланам. Казанда бер музейда үткәрелгән бер очрашуда кемдер миннән «Сезнең яшәешегезнең һәм эшегезнең максаты нидә?» - дип сорады. Минем максат – дөньяга соклану. Аның гүзәллегенә, матурлыгына сокланмаска мөмкинмени?! Минем әни авылдагы бетмәс-төкәнмәс эшләрдән арыган вакытларында: «Их, дөньяның читенә барып, аякларны салындырып утырасы иде», - дия торган иде. Сиэтлны мин дөньяның чите, дим. Хәзер бит вакыт төшенчәсе бик шартлы. Мин Сиэтлдан Русиягә 10 сәгать эчендә кайтып җитәм, ә Казаннан Башкортостандагы туган авылыма кайту өчен 24 сәгать кирәк. Ләкин мин шуңа ышанам, бездә дә тормыш гел болай катлаулы булмас. Америкадагы техник казанышлар безгә дә килеп җитәр. Иң мөһиме – кешеләр бер-берсенә яхшы мөгамәләсен югалтмасыннар иде.


Чулпан Фәрхетдинова
Мәдәни Җомга, 2010, 11нче июнь