|
|
|
Моң килә тарих эзеннән
Консерваториядә Идел буе халыкларының фолкьлор кабинетын җитәкләгәндә булган хәл бу. Минем кабинетым өченче катта, бик теләп эзләсәң генә табыла торган кабинет иде ул. Кәгазьләрем арасында күмелеп утырганда кабинетка бер ханым уфылдап килеп керде. Сезме ул Мәсгудә ханым, дигән сорауга җавабын алгач аның йөзе яктырып китте. «Мин Арсима апагыз булам, сез мине белмисез, мин сезне эзләп кайда гына бармадым. Композиторлар берлегендә телефоныгызны бирмәделәр. Азатлык мәйланында йөзе затлы кешегә мөрәҗагать иткән идем, ул сезне консерваториядә эшли, диде. Һәм, ниһаять сезне күрү шатлыгына ирештем». Минем кәефем мондый башлангычтан бик күтәрелеп китте. Янәсе, мине Казанда һәркем белә. «Мин хәзер бурычымны үтәдем дип саныйм», дип сүзен дәвам итте Арсима апа. Әтигә сүз биргән идем, түкмичә, чәчмичә бу амәнәтне кадерле кулларга тапшырырга дип». Аның арыган күзләреннән моң сирпелде. Арсима апа миңа тетрәндергеч мирас алып килгән икән. Аның әтисе Галиәскәров Зәйнулла скрипкада уйнаган, бабайларыннан отып алган бу һөнәрне. Аның әтисе Даут бабай улына өйрәтеп калдырган, тапшырган васыяты «Казан маршы» булган. Улым, дип үтенгән, Даут бабай улына, зинһар бу көйне онытма, оныкларыма мирасым. Бәлки яхшы көннәр килер, халык онытмасын бу көйне, дип тукыган скрипкачы бабай. Бу нәсел үзләрен Чистай ягыннан дип саный. Алар Иван Грозный гаскәрләреннән качып Курган якларына барып елышалар. Язмыш Даут бабайның улы Зәйнулланы Башкортостанның Балтач районына китерә. Ул Балтач районында киномеханик булып эшли, таввышсыз киноларны скрипкада уйнап ямьли. Әлбәттә, аның коментарийлары үзебезнең татар көйләре була. Ромео һәм Джульетта мәхәббәте «Тәфтиләү» көенә тасвирлана, инглиз, итальян комедияләре «Әпипә»гә басалар. Арсима апа үзе скрипкада уйнамаса да әтисе мирасын саклап кала. Без аның белән бу көй-мирасны озак кына кабат-кабат уйнап, җырлап утырдык. Мин аның темпын, характерын, җитезлеген сораштым. Һәм менә гасырлар буе сакланып килгән халкыбызның күңел ядкәрен, фаҗигале көннәрнең моң-зарын үзенә сыйдырган көйне сезгә тәкъдим итәм. Бу көйне гармунчылар да, скрипкачылар да башкарсын, оркестр өчен композиторлар тарафыннан эшкәртелеп зур күләмле әсәрләр иҗат ителсен иде. Карап торганда гади генә нота-карлыгачлар сирпелгән кебек ак кәгазьгә, әмма эчтәлеге... Бу көй биш өлешкә бүленә. Беренчесе – Иван Грозный гаскәрләренең Казанга килеп җитүен тасвирлый, икенчесе – безнең ханыбыз, тимә Казаныбызга, дип үтенә. Өченче өлештә Иван Грозный тыныч кына җавап бирә, әмма ул дәһшәтле һәм көчле. Дүртенче өлештә ханыбыз Казан һәм халык өчен тагын үтенә. Бишенче өлештә урыс патшасының интонацияләре тагы да ныграк яный. Үтенү белән янауга нигезләнгән драматургия. Музыкаль фольклорда драмага корылган инструменталь көй миңа беренче мәртәбә очрады, һәм мин аны музыкаль фәнебез өчен табыш дип саныйм.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|