Masguda I. Shamsutdinova's site


 

«Рибна Свубуда. Разыфа салям»

Күптән түгел генә районыбызда җөмһүриятебезнең танылган һәм мәшһүр композиторы, халык иҗаты өстендә җаны-тәне белән бирелеп эшләүче Мәсгудә ханым Шәмсетдинова булып китте. Аның безнең районга икенче сафәрнамәсе. Беренчесендә алган тәэсирләр, районга, аның халкына булган мәхәббәте Мәсгудә ханымны яңа очрашуларга талпындырган, канатландырган. «Искиткеч халык яши биредә?!», - дип соклана ул балыкбистәлеләр хакында. «Гасырлар кайтавазы», - дигән рубриканы шушы бөек сәнгать остасы ачып җибәрә икән, бездән бер теләк кенә өстисе кала. «Изге сәгатьтә – яңа рубрикабыз!». Ә менә Мәсгудә ханымга без рәхмәтлебез.


Мәсгудә Шәмсетдинова: Бөтен дөнья профессиональ композиторларының мәшһүр «Варшава көзе» исемле фестивалендә кичке концерт тыңлап утырам. Яныма өлкән яшьтәге кеше килеп утырды һәм мөлаем гына немец телендә сәлам бирде. Мин аңа инглизча, белгәнемчә, җавап бирдем. Дөньяда белгән телләрне вата-сындыра сөйләшеп киттек. Минем яңа тынышым Швеция иле Дәүләт радиокомпаниясенең баш музыка редакторы Фолке Рабе иде. Кыска гына очрашуларда, концерт араларында Фолке миннән Татарстан һәм татарлар турында сорашты. Чит ил халыкларының безнең татар милләте турындагы фикерләренең ялгышлыклары мине шаккаттырды. Имеш, без урманда яшәүче, аттан төшмәгән, кәкре аяклы, чи ит ашаучы кыргый халык. Европада пешеп бетмәгән канлы итне - «татарча кыздырылган ит» дип атыйлар. Егерме беренче гасыр ишек какканда борын-борыннан югары мәдәнияткә ия булган халкыбыз турында коточкыч ялгыш мәгълүмәт ишетү, миндә рәнҗү хисе уятты. Тамчы тама-тама күл була, дигәндәй, хатлар яза-яза, чакыра-чакыра теңкәләренә тиеп беткәч, Швеция радиокомпаниясе Фолкены һәм аның ярдәмчесе Матс Эйнарсонны Татарстанга командировкага җибәрде. Гүзәл Казаныбыз, музейлар, сәнгати биналар белән танышкач, алар авылда яшәгән татар халкы белән очрашырга дигән теләкләрен белдерделәр. Шведлар, тәрҗемәче һәм мин, ниһаять, Балык Бистәсендә. Без Олы Елгада нурлы йөзле татар әбиләренең курчак кебек бизәлгән йортларында булдык, клубларда концертлар тыңладык. «Масловка» совхозында уңыш нәтиҗәләре белән кызыксынды Швед корреспондентлары. Мин аларның профессиональ дәрәҗәләренә сокландым. Эшләрне тәмамламыйча, эшнең бөтен нечкәлеген аңламыйча ялга тукталмыйлар. Алар икесе дә музыкант - Фолке Рабе профессиональ композитор, музыка редакторы, ә Матс Эйнарсон – халык иҗаты буенча редактор. Балык Бистәсендә шведларга сюрприз әзерләгәннәр. Очрашуларның иң гүзәл мизгелен соңга күчергәннәр күрәсең. Бер вакыт безнең янга машина белән тәбәнәк буйлы, коңгырт күзле скрипка тотккан хатын-кыз алып керделәр. Күңелем олы бәхет сизенгәндәй - «Аһ!» итте. Шведларның да профессиональ сизгерлеге кабынды. Безнең каршыда Илһам Шакиров бөеклегендәге талантка ия булган Габдрахман кызы Разыйфа Дәүлиева иде. Менә скрипка кылларына смычок үрелде... менә смычок тавыш биреп җир белән күкне тоташтырырга теләгәндәй талпынды... Сихри авазлар безнең барыбызны да мәңгелек һәм мизгел дәрьясына атты. Аһәң ташкынында бөтерелеп тарих дулкынында тирбәләбез. Бу аһәңдә халкыбызның бәхете һәи шатлыгы, канга чумган гасырлары, хыяллары, чәлперәмә килгән дөньялары, нәфрәте һәм мәхәббәте. Разыйфа апа уйный да, уйный скрипкада. Мин елыймын. Шведлар таң калып тыңлыйлар. Талантны аңларга тел кирәкми шул. Олы талант ул Бистәдә дә талант – Стокгольмда да талант. Өф-өф итеп тәрбияләнеп үсәргә тиеш булган моң иясе Разыйфа апа яшь чагында олы-олы тракторлар йөрткән, илаһи гүзәллекне тасвирлау өчен яратылган куллары олы көрәк тотып кочегаркада күмер ташыган. Шведлар тәрҗемәче аша Разыйфа ападан сорыйлар: «Сез нигә укымадыгыз?». Разыйфа: «Ике абыем сугыштан әйләнеп кайтмады, өченче абыем яра газапларыннан вафат булды. Ялгыз әти-әниемне тәрбияләдем. Тормышлар да бик авыр булды ул вакытта, ай, авыр тормыш булды. Безнең күргәннәрне сөйләп күрсәтсәң - ышанмассыз» . Шведлар: «Ә сезнең авылыгызда музыка мәктәбе булгандыр бит?». Әллә юләрләрме болар дигән мәгьнәле карашы белән генә миңа күз сирпеп алды скрипкачы ханым. «Ай буе иртән тордык – сезнең моңнар, кич яттык – сезнең моңнар» дип яздылар Швециядән. Тапшыруларның берсен Разыйфа апаның скрипкада уйнау осталыгына багышлаганнар. Хәзер дә Фолке хатларында «Рибна Свубуда Разыфа салям» дип өстәп куя.
Быел Казан консерваториясе студентлары өчен үткәрелә торган фольклор экспедициясен Балык Бистәсенә алып килдек. Разыйфа апа хәлен белергә кердем. Бу очрашуда да ул мине таң калдырды. Җырлар язган. Көен дә, сүзен дә үзе язган. Күтәреп алып район җыры итәрлек җырлар.


Мәсгудә Шәмсетдинова
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор