Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Күз яшьләрем тамды синсез елларга

Һәр шәһәрнең үзенә генә хас булган төсе, моңы бар. Һәрбер шәһәр ядкарь итеп башлангычын саклый. Кайберләре саклый, кайберләренең ядкарләреннән замана җилләре тик хәтер генә калдыра. Бу күзлектән караганда кара алтын башкаласы, Татарстанны Кувейт җәннәтенә алып барырлык Әлмәт каласының киләчәк буыннарга бүләк итәрлек, гасырлар моңыдай борынгы авылы - Иске Әлмәте бар. Монда һәрбер йорт, һәрбер агач, урамнарында очраган һәрбер татар йөзе Такташча «без бит исән әле», ди. Әлмәт шәһәре нинди шәһәр дип сораганнарга, мин Иске Әлмәтне күрсәтеп Урсал тауларына мендерер идем. Әлмәт картлары малай чакларында бу тауларга ат чаналарын ярты көн алып менеп ярты сәгать шуып төшкәннәр. Бу тауларга карап туган илләреннән аерылганнар, тол калганнар кайгыларын тауларга сөйләгәннәр, бәхетлеләр бәхете белән тау биеклекләре белән шатлыкларын уртаклашканнар.
Иске Әлмәттә татар мәктәбе эшли. Мине ул мәктәпкә беренче татар музыка мәктәбенең директоры Зөлфия ханым чакырган иде. Үзләренә кысан булуга карамастан татар мәктәбе директоры Әлфис Хөсәен улы Хуҗин бу музыка мәктәбен үз канаты астына алган. «Минем иң шук малайларым галстук тагып йөри башладылар бу музыка мәктәбендә укый башлагач», дип шаярта директор. «Безнең концертларыбызны күрсәгез иде, конкурсларда балаларыбыз һәрвакыт лауреат исемен яулыйлар. Беренче балалар сабантуйларын татарча үткәргәндә картларыбыз үксеп җылады. «Мондый заманалар оныкларыбызга ичмасам насыйп булды», дип. Әлбәттә, мәктәпнең дә, бу мәктәпкә сыенган татар музыка мәктәбенең дә проблемалары күп. Әмма алар чишелмәслек түгел. Татарстанның гына түгел, Рәсәйнең дә проблемаларын үз җилкәсендә ташыган Әлмәтлеләр өчен бердәнбер татар музыка мәктәбенә кечкенә куыш салып бирү – Иске Әлмәт ата-аналарын ничек сөендерер иде! Мин дә бу татар музыка мәктәбе яшәр хакына үз өлешемне кертер өчен Казаннан татар музыкасына кагылган китаплар, ноталар алып килергә вәгъдә бирдем.
Әлмәт тамашачы белән минем танышуым «Сандугач сайрар илем», дип исемләнгән балалар конкурсыннан башланып киткән иде. «Рухият» фондының башкаручы директоры Илсөяр Хәйруллина миңа бу конкурс – фестивальнең концепциясен әзерләргә һәм фестивальнең исемен булдырырга дип мөрәҗәгать итте. Шул вакыт минем хәтеремә гадәти нефтьче белән сөйләшүем исемә төште. Ул абзый әйткән иде «сандугач белән бака сайрауларын күптән ишеткәнем юк инде». Мин бу сүзләрне бик авыр кичердем. Татарстанның табигате сандугач сайрар ил ул. Табигать ул ата-аналарыбыз кебек безгә бөтен барлыгын бирә, бездән бер нәрсә сорамый, битараф булсак – моңсу гына әрни. Соңгы елларда нефтьчеләрнең табигать саклау буенча эшләгән программалары нәтиҗә бирә башлаган инде. Нефтьчеләр илендә кояш чыгышына карап аккан изге чишмәләр чистара, сандугачлар сайраган илдә яшь балалар үз татар аһәңе белән туган җирләрен мәдхияли. Һәм менә быел да нефтьче балалары үзләренең сәнгати осталыкларын күрсәтер өчен Әлмәт шәһәренә «Саедугач сайрар илем» фестиваленә җыелачаклар.
Әлмәт урамнарыннан барганда тук, хөр заманда үскән яшьләрнең гүзәллегенә карап шатланасың. Әнә алар гөр килеп татар-рус сүзләрен укмаштырып сайрашалар, музыка коралларын тотып музыка училищесына ашыгалар. Кичен мин дә Әлмәт композиторы Ренат Хакимов концертына чакырулы. Әлмәт музыка училищесы директоры Зәйтүнә Нәгыймова һәм аның иҗатташы, тормыш иптәше Рәис Нәгыймов белән сөйләшәсе сүзләр бетәрлек түгел. Һәрнәрсәне уртага салып сөйләр өчен бер-беребезгә хөрмәтебез зур, шулай ук проблемалар да чиктән ашкан. Әмма «без бит исән әле», кулдан килгәнчә, булдыралганча үз вазыйфабызны башкарырлык, сәнгать дөньясына балаларны әйдәрлек ихтыярыбыз, теләгебез, көчебез, һәм талантыбыз бар. Миңа да бу музыка йортында лекция уку бәхете иреште. Кайда гына булсам да мин лекцияләремне «Татар халкы һәи Моң» дигән темага укыйм. Әлбәттә лекцияләр күп кырлы һәм күр төрле булырга мөмкин. Консерваториядә эшләгән дәверләрдә мин чыгышларымны уңайлы «ыңгайга» (әлмәтлеләр шулай сөйләшәләр) сала торган ысулга иярдем. Мин лекцияләремне татар кешесенең бу дөньяга килеүеннән алып вафатына кадәр алып барган моң-аһәң-гүзәллек белән бәйлим. Халыкның эстетикасы, аның таланты һәи кабул итүчеләрнең күз алдыннан үткән татар кешесенең гомере бу лекцияләрне төзергә ярдәм итә.
Әлмәт музыка училище балалары фәлсәфи югарылыкны кабул итү дәрәҗәләре белән мине шаккаттырдылар. Зәйтүнә Нәгыймова кебек фидакарь сәнгать ияләренең монда бик зур өлешләре. Гади тамашачы-тыңлаучыга катлаулы булган Ренат Хакимов концерт репертуары моңа бер дәлил булды. Концертны училище укытучысы, теория бүлеге җитәкчесе Татьяна Сәхибуллина алып барды. Тамашачы белән кыланмыйча, аңа ихтирам күрсәтеп, һәм шул ук вакытта профессиональ биеклеккә өндәп концертның шәкелен сыйфатлы төзеде. Бу концертта Әлмәт шәһәренең зыялы музыка төркемнәре катнашты: Икенче музыка мәктәбенең хор группасы (җитәкчесе Волкина Светлана); шәһәрнең тынлы оркестры (җитәкчесе Прец Николай); Әлмәт милли мәдәният үзәгенең камера оркестры (Фатыйма Хөснетдинова); ялгыз уйнаучылар Радик Кашапов, Ринат Шаһиев, Фәрит Бахметов, Александр Дранишников, Клара, Регина һәм Рәсимә Хәкимовалар концертка стиль ягыннан һәм башкару осталыклары белән ямь өстәделәр. Тамашачы үзенә булган хөрмәтне сизеп, кәнагать булып, яшь музыкантларны алкышлады.
Әлмәттә булган көннәрдә мин Драма театры солисткасы, Татарстан йолдызы, актриса Луиза Солтанованың юбилей кичәсенә бару бәхетенә да ирештем. Мин бу атаклы театрга беренче мәртәбә аякларымны бастым һәм шул чак «күз яшьләрем тамды моңсу елларга» - ничек инде гомерем узган бу дөньяда бу илаһи театрны күрмичә! Һәр диварыннан сәнгать бөрки, һәрбер тамашачы йөзендә нур һәм горурлык балкый. Тамашачы үзенең яраткан алиһәсен, Луиза ханымны сөю дәрьясында йөздерде. Татарның нинди театры бар – һәрберсеннән иҗатташлары килеп котладылар, авылдашлары, райондашлары, дуслары һәм шәһәрдәшләре актрисаны чәчәкләргә күмделәр. Андый тамашада истә уелып хәтирәләр кала. Шулардан залны яңгыратып көлүче, балалардай шатланучы ике шәхес – аларның берсе атаклы Әлмәт Татар Драма театрының директоры – Тамара Халитова һәм икенчесе Әлмәт шәһәренең түрәсе – Фәрдиев Ильшат иде.
Дөньяда күп илләр, шәһәрләр, авыллар... Дөньяда халыклар бихисап. Әмма татар теле белән «Исәнме, балам» дип миңа тик татар әбиләре эндәшә. Иске Әлмәт картлары миңа изге юл тели. Бер килгәндә Мөшәрәфә, Әкәрәмә, Оркыя, Мәхтүмә, Хәлимә апалар, Мөшәрәф, Мөҗәһит абыйлар мине каршы алырга капка төбенә чыгарлар. «Исән-сау йөрдеңме, килдеңме, балам, түргә уз», дип эндәшерләр. Әлмәттәге рухи балкышка сәбәпче булган әби-бабаларының язмышларын сөйләп моңланырлар, Пекин үзәнендәге шомырт чәчәкләре исен сагынырлар, бер еларлар, бер көлерләр. Әби патшаның яшен суккан каен аллеясен исләренә төшереп көрсенерләр.
Яз килә. Әлмәт шәһәрен тилертеп чия, шомырт, сирень чәчәкләре хуш ис тарата. Туган илләренә, татар иленә кайткан кошлар үзәкләрне өзеп сайрый. Бу аһәңнәр Урсал таудан, Иске Әлмәт ягыннан... Сандугачлар сайрар Ил!


Мәсгудә Шәмсетдинова