|
|
|
Тапшырылган хатлар
Мәсгудә җаным! Син татар кызы булып тугансың һәм шулай булып кал, безгә татарларга милли музыкаң белән җан өстә. Илһам Шакиров. 21.11.99 Илһам Шакиров: Мәсгудә, мин сине комыңнан таныймын. Мең рәхмәт Мәсгудә, мең яшә! Күпме татарлык! Күпме милли рух! Ә теле нинди! Татарның хәзерге атаклы язучыларында да ул кадәр саф, ул кадәр пак, ул кадәр чиста, ул кадәр бай татар теле юк. Мең рәхмәт, Мәсгудә, мең яшә! Синең кебек фидәкарләребез булган вакытта татарның бетәчәге юк! «Мондый кешеләр — дөньяның хуҗалары. Алар юлга чыкса, ай белән кояш аларга мендәр була. Атларына йөгән салсалар, җиденче күк аларның ярыш мәйданына әверелә. Йолдызлар касәсеннән шәраб эчәләр. Һәр заманда, һәр дәвердә шундый кешеләр була. Аларның йөрәгендә дөнья йөрәге тибә. Алар белән янәшә булу зур бәхет. Ә тагын да яхшысы - аларны үз тормышың өчен үрнәк итү». И. Шах. «Дәрвишләр әкиятләре». Бу сүзләрдә минем Сезгә әйтергә теләгәннәремнең барысы да әйтелгән. Сау-сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз. Чөнки кешенең үзенә мохтаҗ булганнар барлыгын белү — зур бәхет… Ә Сез кирәк — …, …, … һәммәбезгә. Алсу. 27.06.2000 Мәсгудә җыры Туган яклар буйлап җыр үткәндә Кушылып җырлый төсле авыллар, Хисләрен җыр итәр күңелләрдә Кышлау урманнары шавы бар. Туган якларыма җырым кайтса Кушылып җырлар кебек чишмәләр. Шул чишмәләр миңа моң эчергән, Шул чишмәләр телем чишкәннәр. Ераклардан җырым барса Якташларым отып җырлар күк, Туган якларыма мәхәббәтем Сабантургай булып чыңлар күк! Мәсгудә! бу шигырьне якташыгызның ихтирам билгесе итеп кабул итегез. Уңышлар теләп, Ансафи. 30 март, 1980 ел. Балкып тора бер йолдыз нурлы Ходай күгендә, Балкы, балкы, нурлы йолдыз, моңлы йолдыз, назлы йолдыз, Мәсгудә. Багирова Нәзифә, Казан. 9 март, 1988 ел.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәсгудә, Кичә тагын оеп киттем сине уйлап ястүдә. Камиль Шамсуаров Мәсгудә дус килер, чәй эчәрбез
Ак чынаякларга баллар салам, Самавырым кайнап чыгадыр, Үз хәсрәтең өчен чыдап була, Бала хәсрәтләре егадыр. Ак чынаякларга салдым баллар, Сихәтләнсен диеп, тәннәрем, Бер утырып укыйм Корьән Сүрә Тынычлансын диеп җаннарым. Ак чынаякларга баллар салам, Баллы чәйләр эчү тәмлегә, Чәйләр эчкәч сөенеп дога кылам Дөнья мохитларе ямьлегә. Ак чынаякларга салдым баллар, Балаларым чәйлар эчәрлар, Еллар имин булып сау булсалар, Тигез матур гомер кичәрлар. Ак чынаякларга салдым баллар, Самавырым кайный өй ямьләп, Мәсгудә дус килер, чәй эчәрбез Бавырсаклар белән бик тәмләп. Камиль Шамсуаров
Әни көне котлы булсын, замандашым, БИК Зур эшлар башкарды бит газиз башың , Сер бирмәден, яши бирдең ирләр кебек, Утырмадың кул кушырып, елап-жебеп. Камиль Шамсуаров
Композитор килде авылга (Композитор Мәсгудә ханым Шәмсетдиновага) Күктән атылып төшкән йолдыз күк Композитор килде авылга, Хезмәттәге безнең батырлыкны, Илдә булган бөтен матурлыкны Җайлап кына көйгә салырга. Композитор килде авылга, Иң саф чишмә типте диярсең. Авыл халкы чыкты тыңларга, Сагышлы һәм татлы моңнарга Сусаганнар ахры күрәмсең. Таң җиледәй бәгырьләрне сыйпап Чорнап алды шундук моң-тылсым. Хыял бишегендә тибрәтерлек, Һәм туйганчы назда изрәтерлек Җанга якын моңлы җыр булсын. Композитор - тылсым иясе! Күңелендә давыл уйнады. Хисләреннән дөрләп кабын гына, Могҗизага ярты адым гына, Җырга салыр матур уйларны. Көтмәгәндә туар ул могҗиза. Җырга салыр туган ягымны. Композитор килде азга гына, Кайтып китте нурлы Казанына Бетмәс ямьгә күмеп авылны. Фәнәвис Дәүлетбаев. 7 апрель, 1988 ел. Татaр Суыксу.
Мәсгудәгә багышлау Мин төнгә йолдыз эләм дидең… бу төн түгел – тузган кара чәч. Ә күзләрең күлләр диярсеңме, көйләреңә күңелең эләрсеңме – галәмнәрне гизеп йөрмәгәч. сыкранма, үксемә, үтенмә, ярсуың тетрәтә тауларны. Һай авыр, катламнар арасын актарып җир көен җиһанга кайтару… үүү-үү-ү, үү-ү, үү-үү… дим-томнан үрелгән буй сыннан сузыла меңләгән җепселләр тамырга, яфракка, күкләргә агыла моң-сагыш җөй буйлап, бөрешкән җиһанга чөй булып, әҗәлне үртәгән көй булып: “ү” дә “ү” – әрнүле казыну, эзләнү… Җә, “ү” – дә таптың ни, башка көй, башка өн юк мени? сыкранма, үксемә, үтенмә, ярсуың тетрәтә тауларны. Бардыр ул авазлар, ә бүген “Ү” тиште күңелем тартмасын… Үзеңә калдырам эзләргә Үзәккә үтерлек башкасын. сыкранма, үксемә, үтенмә, ярсуың тетрәтә тауларны.
Мәсг-үүү-үү-ү-дәгә багышлау җ… - җ… -җ… - җ… Һәр аваз, һәр аһәң атыла күкләргә җ… - җ… -җ… - җ… җ… - җ… -җ… - җ… Һәр аваз, һәр аһәң сихерли, күтәрә биеккә, еракка… бу – галәм, бу – чиксез, бу – төпсез галәмәт. җ… - җ… -җ… - сузыла көч – дәрман, ут өстәп фикергә… гүяки сүтелә күңелдә җепселләр, гүяки үзем үк сүтеләм. Сузыла, сызыла фикер – җеп… җ… - җ… -җ… тик… фикер өзелә… мин өзәм – куркыныч… Кайдадыр Караңгы төпсезлек корбаны Җ-җ-җ-койрыклы ук-фикер… Янә бер фикерем очырдым, кайтыр дип, Юлладым күңелем күгенә – Бу аваз, бу аһәң – - ң.. – ң… -ң… очырды…батырды фикерем… күңелем дә галәм икәнен белмәдем, белмәдем, белмәдем… - ң… – ң… -ң… канатың сагыш-моң, сагыш-моң, фикерем, күңелдә югалдың – ң… – ң… -ң… Кайдадыр Караңгы төпсезлек корбаны Җ-җ-җ-койрыклы ук-фикер… meditatio * - юнәлтелгән тирән уйлану Җәүдәт Сөләйманов Милләт хакына җаннарыгызны фида кылып йөргән сездәй газизләргә ниләр генә теләсәңдә аз булыр сыман. Уртак омтылышыбыз һәм шәхсән тормышыгызда, иҗатыгызда баглаган өметләрегез һәрчак якты һәм талмас канатлы була күрсен. Ихлас күңелдән Нургиз Зәркән /Әнвәр Әхмәтҗанов/ Әхмәт Саттар: Татар халкының иң бәяле, иң дини композиторына Мәсгудә Шәмсетдиновага зур ихтирам илән ак бәхетләр, иҗади канатлы еллар, мәңгелек җырлар Ходай насыйп итсен. Амин! Халкыбызның назлы моңы син, Яз башының тәүге җыры син, Урның булыр изге Җәннәттә Ихтирамсаң шагыйрь Әхмәткә. Сихри уйлар дини моңнарыңда, Изге аваз һаман колагымда Гомерем буе ахры туктамас. Чын алмаз Син, җаныем, чын Алмаз…
Гөлшат Зөйнашева: Мәсгудә матур! Шушы шигырьгә музыка язсаң иде. Үзең кебек матур итеп, моңлы итеп, бераз борынгыча да, бераз заманча да итеп яза аласың син. Сара апа, әйтмешли — Көй!!! кирәк!.. Көй!!!.. Көйсез җырлар җырлап, кайбер җырчылар җанга тия. Көй бит җанга тими, җанны назлый, иркәли. Көй көтеп, сине яратучы Гөлшат Зәйнашева. 29 август, 1994 ел. (Шигырь архивта - МШ) Әссәламегаләйкем!И назлы чәчкәләр! Сөйләгез сез хөрмәтле ил кызы Мәсгудәгә уй-фикер, канатлы хыялларымны. Арттырыгыз аның Илһам дигән шифалы сулышын. Әмин. Хәмид Вәлиди. Батты кояш, янды шәфакъ, кабынды ут Иделдә. Дулкынланып тибрәлде җыр, түгелде моң күңелдән. Калыкты Ай, сипте көмеш, кочты Идел тугаен. Җирне сагынып зар елыйдыр Зөһрә-сылу, мөгаен.
Матшин Миркадәм Аминович: Хөрмәтле Мәсгудә ханым! Сезнен “Социалистик Татарстан” газетасында 1991 нче елның 13 нче сентябрендә басылган “Җырлап кына йөрер идем” исемле публицистик мәкаләгезне зур канәгатьлек белән укып чыктым. Каргалыда татар китаплары булмауны искә алып мин үземнең шәхси библиотекамнан Каргалы авыл библиотекасына 10 татар китабы салам (салдым). Сезгә киләчәктә дә уңышлар теләп Миркадәм абыегыз. Яр Чаллы, 24 сентябрь 1991 нче ел.
27 нче март 1993 нче ел. Вәлиуллина Мәүлия: Сезгә зур хөрмәт белән Мәүлия апагыз яза. Бу минем күптәнге хыялым. Үлгәнче язып калдырам әле дип уйладым. Чөнки беркайчан да, бер җирдә дә ишеткәнем юк. Мөмкинчелек Мәсгудә Шәмсетдиновада гына. Ул фольклор һәм бәетләр җыя. Бу бәеттә Мәрьямны дус кызлары агу эчертеп үтерәләр көнчелек белән. (Бәет архивта – МШ) Минем Сездән үтенечем, зинһар, гаепли күрмәгез. Сез бит югалган язмаларны эзлисез. Менә шуның өчен дә Сезнең хезмәтегезгә минем өлешем булсын, дип, язам. Безнең күзләр начар, дөрес тә түгел, һәм ямьсез дә. Гаепләмәгез! Аннан, элеккеге Биләр районы Күлбай-Мораса авылы ягына барып чыгарга туры килсә, анда шундый хәл булган иде. Һәм шуңа бәет чыгарылган иде. Хәзер мин аны оныттым инде. Шушы авылның бик чибәр бер кызын сугыш вакытында урман кисәргә җибәргәч агач басып үтергән иде. Бәет чыгаруның тагын бер сәбәбе — аны шушы авылның егете алып калмакчы була. Ә кыз ризалык бирми. Үкенечкә, агач басып үтерә. Менә шунда бәет чыгаралар.
Исәнмесез, Мәсгудә! Миңа Чайковскийның татар музыкасы язуын исбатлар өчен (ә ул шулай) аның кая үсүен, бала чакта нинди җырлар тыңлавын белергә кирәк. Автобиографияда ул махсус күрсәтелмәгән булырга тиеш (нәсел-җебе дә). Бәлки аның үскән ягына командировкага барып килергәлер? Аның нәселен белөчеләр бардыр! Мәсгудә! Командировкага барыр булсаң Чистайга кил, Чаллы аша, я Әгерҗе аша барырбыз Удмуртиягә (Чайковскийның туган ягына), Моны бер атна эчендә эшлә! Ихтирам белән, Рауза. 24 февраль 1994 ел. Исәнмесез, Мәсгудә! Сиңа кайнар сәламнәр озатып, Рауза! Сезнең таныш журналистларыгыз бар, “Казанда кайчан татар консерваториясе булыр?” кебек мәкалә дә язып чыга алалар. Мин сине бүтән йөдәтмәм инде, әгәр язган булса “Корьән авазлары” сериясенә синең сценарий белән тулы тапшырулар эшләрбез. Библиотекада утырып вестибуляр аппаратыбыз (улитка) автоном – биоэнергия белән яшәүче орган икәнлеген белдем (кровообращение анда юк). Шуңа күрә, бит сыпыру-биотоклы куллар белән дога кылу аңа көчле тәэсир ясый, музыка-космик энергиянедә хәрәкәткә китерә, бездәге энергияне дә. … Минем Мәликә әби: “Коръәндә Мөхәммәд пәйгамбәребез (сгв) Кыямәт көнендә Давыт пәйгамбәр (сгв) көенә укыр”, дип язылган, ди. Кайсы аять икәнен оныткан. Давыт (сгв) Забурны-Псалтирьны язган, аның укуын “cулар да акмый тыңлаган, артына җеннәр, баш өстенә кошлар җыелып тыңлаган”. Тавышы бик матур булган икән. Сагынып, Рауза, 3 нче апрель 1994 ел. Исәнмесез, хөрмәтле вә яраткан Мәсгудә! Инде күптән сиңа “хат язам”, 12 нче апрельдән башлап. Ул көнне “Балкыш”та Коръән укыдың. Каян алдың син ул матур көйне? Күздән яшьләр агыза торганны? Я, Хода! Ник мондый укулар елына 1-2 тапкыр гына, һәм “Балкыш”тан гына? Бу мөгъҗизаны ешрак ишетсәк ни була соң? Ни гаҗәп, син укыганда күз алдына Коръәннән хәзерге матур хәрефләре түгел, ниндидер изгелек тезелеп барды. Ә кичен йокларга ятып синең Коръән укуыңны исемә төшергән идем, Тавил Хаҗиәхмәтовның “Ноктюрн” дигән рәсем полотносы күз алдыма килде. Мин аны бик яратып караган идем, чөнки бу картинадагы төсләр гадәттә юк кебек. Аларны пароход палубасыннан аска карап яр буенда үскән агачларның судагы күләгәсендә генә күреп була. Димәк, син укыган сурәдә дә без күреп бетерә алмаган, ишетеп-тыңлап аңлап бетермәгән хисләр турында. Шуларның күпмесендер туплаган музыка булып чыга. Чыннан да музыканың төсе бар булып чыга. “Ноктюрн”дагы төсләр, күренешләр шулхәтле матур, аларны кичке якта гына күреп була. Шуңа Тавил рәсемен “Ноктюрн” дип, кичке музыка, дип, атаган да. Шулай итеп, Коръәннән син тапкан музыкалар — музыкаларның анасы булып чыга. Ходай саулык бирсен сиңа. Коръәннең 58 нче сурәсендә психик авырулар турында (хатынын анасына ошату), дәвалау чаралары да күрсәтелгән (2 нче һәм 4 нче аятьләр — М.Ш.) Бу сурәдә Аллаһ сүзе Коръәннең барлык сурәләренекеннән дә күбрәк. Мин бу сүрәнең көен дә иң тынычландыра, иркәли, юата торган көйдер дип уйлыйм. Шундый авыруларны дәвалый торган ритмнар да, дип. Мәсәлән, уңъяк ярымшар бөтенләй эшләми, яисә бик аз эшли ике ягы да, сул ягы эшләмәүчеләр дә бар. Киләчәктә боларны мәктәп яшендә үк дәваларлар дип уйлыйм. Кытайлар аларны күз буенча дәвалыйлар. Вакытың булса Чистайга килеп чыкмассыңмы? Әлегә сау бул, сиңа уңышлар теләп, Рауза. 24 июль, 1996 ел. Мәсгудә! Хәерле кән! Аллага тапшырып мин сиңа шушы берничә бөртек әйберне салып җибәрергә булдым әле. Калганы синең хөкемдә. Теләсә нишләт. Үпкәләр дип курыкма, андый хәл булмаячак. “Әй, Илаһым, ташламачы…”га музыка язылуын бик теләр идем, әлбәттә. Язылмый икән инде, берни эләр хәл юк. Әмма, минемчә, аңа юньле көйне син генә яза аласың (гомумән, аңа көй язып булса). Мин сине бик яратам, Мәсгудә, сиңа чын күңелемнән уңышлар, сәламәтлек телим. Бәхетле бул! Фирая. 12 март, 1996 ел.
Исәнмесез, хөрмәтле Мәсгудә ханым?! Сезнең радиодан сөйләгән чыгышларыгызны яратып һәм кызыксынып тыңлаганым бар. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әни кирәк” җырын Клара Хәйретдинова башкаруында, ничә еллар үтсә дә, мин күз яшьләремне тыя алмыйча тыңлыйм. Сезгә исәнлек, гаилә бәхеите, иҗади уңышлар, чиксез шатлыклар һәм җан тынычлыклары телим. Бер Ходаем, Сезне беркайчан да ташламасын. Сезгә хөрмәт белән, Хәлимә Сафина.
12 октябрь, 1998 ел. Буа районы, Альших авылы.
Исәнмесез, Мәсгудә ханым! Сезгә, иҗатыгызда һәм тормышыгызда зур уңышлар теләп Казанда яшәүче Луиза ханым яза. “Фәлсәфә дәфтәреннән” дигән тапшыруда сезнең катнашуыгыз үзенә бер Ходай Тәгаләнең барлыгына инану турында. Сезнең иҗатыгыз - әүлиялар иҗаты, чөнки сез тәбигать белән аеруча бәйләнештә. Ходайдан ярдәм алып, аны эзләп иҗат итәсез. Мине энем сезгә төс белән дә ошата, бәлки без Ходайдандыр. Чөнки без аз. Сезнең белән бер генә очраша алсам ул миңа бик зур бәхет булыр иде. Мин зур өметтә. Сез минем әтием үскән яклар “Хуҗалар тавы” ягында да иҗат итәсез икән. Астрологик яктан да Ходай Тәгаләнең дә изге урыннары алар. Балтач районы Карадуган авылы якларында булганыгыз юкмы? Булырга тырышыгыз. Үзем 16 ел гел юлда булу сәбәпле сезнең юл йөрү кичерешенә мөнәҗәт яздым. Казахстан — Башкортстан Ыргый поезд ераклардан, ерак Казахстаннан, Бер чиктән икенче чиккә эзләп Башкортстанны. Дала гизә, поезд чаба, йөрәк гел дөп-дөп тибә, Якынайта тайгаларны, һаман кайтасы килә. Чаба поезд, уй тизерәк, ярышалар бергәләп, Казахстан, Башкортстан юлларын бергә бәйләп. Ашкына йөрәк, талпына, очар коштай уйнаклый. Казахстан, Башкортстан — туймыйм юлларын таптап. Менә шундый эчке кичерешләр калдырдыгыз минем йөрәгемдә. Рәхмәт сезгә, рухи бай булыйк. Сезне Ходай олыласын. 14 февраль, 1999 ел. Хөрмәтле Мәсгудә ханым! Сезнең “Ител суы”на язган талантлы музыкагыз спектакльнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрде. Аны тора-тора аңлыйсың икән. Инде килеп зур юбилей алды көннәрендә әйтелгән мактау сүзләре, Нуриханның иҗатына югары бәя бирүегез, данлавыгыз, билгеле, карт кеше күңеленә сары май булды. Тагын бер мәртәбә рәхмәт Сезгә. Ихтирам белән: Руфина, Нурихан Фәттахның хәләл җефете.
Исәнме Сез! Мәсгудә, менә бүген “Социалистик Татарастан” газетасында милләттәш хатын-кызларны бәйрәм белән котлавыгызны укыгач, күңелне ниндидер бер соклану, шатлану, моңлану тойгылары биләп алды. Рәсемегезгә озак карап тордым. Ерак башкорт авылының берсендә гап-гади бер семьяда шундый сәләтле, көчле ихтыярлы, тәвәккәл кыз бала үсеп чыгар дип кем уйлаган ул вакытта, сез әле үсеп кенә килә торган 13-14 яшьлек кенә кыз чагыгызда. Мин итек басарга сезнең Кышлау-Елга авылына 20 елдан артык барып йөрдем. Шәмселислам абый белән Рәфига апаның, сезнең туганарыгызның хөрмәтен күп күрдем. Алар барысы да якты чырайлы, кунакчыл, кешелекле, искиткеч яхшы кешеләр иде. Шуңа күрә газетаны укыганда мин күңелем белән бергә Башкортстанда хис итем үземне: сагындым аларны, тагын бер күреп сөйләшәсе, аларның да шатлыкларын уртаклашасы килде. Әниегезнең: “Рәшит, безнең кыз да юкны эзләргә дип шәһәргә китте әле” — дигән сүзләре искә төште. Әйе, сеңелкәем, сез, чыннан да, юкны эзләргә, дөньяда әле булмаган яңа көйләрне эзләп табарга, ата-бабаларыбызның сагыш-моңнарын, уй-хисләрен, куаныч-шатлыкларын киләчәк буыннарга җиткерүнең беркайчан да тузмый, югалмый торган юлларын табарга, халкыбызның батыр улларының якты образларын мәңгеләштерүнең юлларын эзләргә киткәнсез икән. Ниятегез изге булганга, максатка ирешү теләгегез сезне һаман алга өндәгән. Газетада язганча, сез хәзер фәлсәфи җанлы композитор булып җиткәнсез. Шундый дәрәҗәгә күтәрелә алгансыз, туган телебездә яшьләргә үсү өчен бирелгән мөмкинлекләрне дөрес итеп күрә, аңлый белгәнсез. Сез хәзер үзегенең туган илгә туган халкыбызга бурычлы булуыгызны тирән аңлап эшләгәнгә күрә, тагын да югарырак үрләрне яуларсыз дип ышанам. Мәсгудә, сез хәзер буыннарны буыннарга тоташтыра торган, үзегез салган юлыгызда балкып торган, мәңге сүнми торган маяк булып күз алдына киләсез. Менә шуларны уйлап сокландым, куандым. Әти-әниеңнәр белән шатлыкны бергәләп уртаклашасы, аларны тагын бер күрәсе килде шул (әтиең мәрхүм бугай инде). Мәсгудә! Зур тырышлык белән максатыңы барып җитүең, ирешкән уңышларың белән котлыйм, алдагы көнеңдә саулык-сәламәтлек, хезмәт юлыңда тагын да зуррак уңышлар телим. Гомерең буена халык күңеленең яктылыгын тоеп яшә! Шул тәвәкәллегең, көчле ихтыярың, кыюлыгың гомергә юлдаш булсыннар үзеңә. Мәсгудә! Үзегезнең семья кешеләренең барысына да, очрашсагыз Рәфига апага, туганнарыгызга минем сәламемне тапшырырсыз. Рәнҗемәсеннәр, мин аларның яхшылыгын беркайчанда онытмыйм, зур рәхмәт аларга. Мин 2-3 елдан бирле сезнең якка чыга алмыйм. Иптәшем үлде, бер ел була инде бер үзем яшим хәзергә. Балалар үз семьялары белән Казанда яшиләр. Юл уңае чыкса безне дә читләтеп үтмәгез. Хатым сезнең кулга ирешкәнен белсәм, мин бик шат булыр идем. Борчуым өчен гафу итегез. Саба районы, дер. Больше-Шинар, Рәшит абыең Гайнанов.
Кайнар сәламнәр! Чәчкә матурлыгы орлык бөртегеннән күренсә - зыялы кешенең гүзәллеге аның кечкенә генә җаныннан балкып тора бит...Изге эшләрегез өчен, Үрге Чебенле авылының җырын саклап калган өчен, пакъ жаннарыгызга тагын да рәхмәтләрем! Сәхрә даладан кайнар сәләмнәр белән Нур Хөсәенов. Мәсгудә апай, исәнмесез! Мин Үрге Чебенле егете, минем күз карашларымны минем статьяларым аша күреп белә аласыз. Сүзем Каргалыга кагылышлы сезнең “Ватаным Татарстан" газетасында чыккан язу турында булыр. Урындыктан егылып төшә яздым. Чебенленең гимны, аның көе югалган булып санала. Минем укытучым Наиль абый истәлекләрендә, аны Бату Мулюков алып китә, эшкәртеп бирермен дип. Шуннан бирле сүзләрен белгән кеше юк дип санала. Сез язган дүртюллык, шулмы? И, рәхмәт яугыры кеше. Рәшит абыйга иртәгесен җиткерермен. Наиль абый һәм сез телгә алган әбиләр юк инде, урыннары җәннәттә булсын. Менә җомга көн! Нинди куаныч. Хәлиулла Хәлфәне минем истәлекләремаша яңа китапка кертергә тиешләр. Языгыз әле калган сүзләрен, зарыгып көтеп калам. Ихтирам белән Нур. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр, Җаның алып гүргә салып вәйран иткән дөньядыр, Җанымны бирмим дисәңдә, бирмиенчә ни чара, Я сәфәрдә, я хәзердә җаның алгын дөньядыр. Безнең әби-бабайлар Чебенле гимнын шиллыкларда һәм кунакларда җырлый торган булганнар. Аны бөтен авыл халкы башкарган, аның көенә күпләр елап утырганнар. Бу, мин белгәнемчә, бик кайгы-хәсрәтләрне чагылдырган җыр булырга тиеш. Аны белгән кеше Наиль абый, тел укытучысы иде. Ул Бату абый белән очрашкан булган, җырны исенә төшерә алмады. Авылда аны белгән кеше юк дип санады, ялгышкан икән. Бу җыр миңа бик кирәк! Минем әни һәм апаларым җырлыйлар иде. Әле генә авылдан кайтып төштек, Рәшит абыйдан кайнар сәламнәр сезгә. Авылга килгән вакытларыгызны исенә төшереп сөйләде. Ул да бик куанды, сүзләрен алып кил инде миңа ди. Мин бер авылда булган чарада бу хәлләрне халыкка җиткерермен. Минем шигырьләр Җил кагылды иңнәремә, Күз яшьләрем чиртте кылларын. Киек аһәң кисте яраланган Һәм адашкан гомер юлларым. ........................................... Юл чатында гомер эстәп Үлем сыртын кимерә-кимерә Шыр ялангач Газыраил Җан йолкыйдыр гүя эскәк. Адәмнәрнең үзе үлсә моңы кала, Моңы булса, илләрендә ташлар сулыш ала. Елга әйткән – кыйммәтлесе камыш дигән, Инеш әйткән – кыйммәтлесе агыш дигән, Гашыйк әйткән – кыйммәтлесе сагыш дигән, Сафлык өчен сагыш җанлы моңын салган, Менә шунда пәйда булган изге иман. Бу шигырьне мин Мәдхия китабына кертер өчен язган идем. Нигәдер оялдым үземнең исемемне куярга, Зөлфәттән сорадым, мөмкинме синең исемеңне куям, дип. Ул рөхсәт бирде. Хәзер уйлыйм, мин нигә оялдым икән шундый матур фәлсәфи шигырьдән. Көтүдән аерылмаска тырышканмындыр инде.
|