|
|
|
Төсләр уйнарга тиеш
Бәет-пролог
Орчык кага-кага моңнар тукый Мәрәс авылының осталары. Бармакларга күчкән борынгы хәтер — Җан упкыны, йөрәк авазлары. Кара җепкә үрелеп дөрли алсу, чирәм яшел төсе — җәй назы. Синтетик дөньяның нурсызлыгын түзә алмый халык авазы. Бу палас түгел лә, күңел кылы, төсләр белән җырланган озын көй. Ана күзе булып безгә карый тылсымлы һәм мәңгелек Туган өй...
Адәм баласы өчен дөньяда иң кадерлесе — Ана һәм Туган җир. Чөнки беренче аваз салудан соң, бала иң элек ана йөзен күрә. Ана йөзен, ана күзен... Безнең аналарыбызның күзләре кара, зәңгәр, яшькелт, соры һәм тагын бик күп төсара төсмерләрдән гыйбарат. Илаһи көчтән кешелеккә күз һәм колак бирелгән. Колагыбыз ана бишек җырлары аша дөнья аһәңен ишетсә, күзләребез туган җир төсен гомергә күңелебездә йөртергә мөмкинлек бирә. Туган җир төсләре дә ана йөзе, ана тавышы кебек хәтеребездә уелып кала. Ерак киткән җирләрдән “әнекәем, туган илем, туган җирем” дип өзелеп сагынуыбыз — шул балачак илебез төсләре һәм көйләре, балачакта татыган ана назы ул. Борын-борын заманнардан ук безнең әниләребез өйнең эч һәм тыш кыяфәтенә бик нык игътибар биргәннәр. Өй бизәр өчен сөлгеләр тукып элгәннәр; чигелгән дөнья татар өйләренең диварларын бизәгән. Нур өстенә нур өстәп, әниләребез — ул бөек рәссамнар — үзләренең нәкышләрендә гомер күрмәгән тутый кошларны, юлбарысларны, оазис дөньясын, әкияти җанварларны чигеп, безне балачактан ук хыялый гүзәллек дөньясына алып кергәннәр. Каз өмәләрендә, өй күтәргәндә, печән чапканда безнең тиз көйләребез хасил булса, иң кадерле мирасыбызны — моңлы озын көйләрне татар хатын-кызлары төсле җепләр белән эш иткәндә иҗат кылган. Моның ачык дәлиле — татарның кадерле мирасы — “Гөлҗамал” җыры: Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал, Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр. Энҗе дә мәрҗән — кызларның кул бавы, Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы. Татарстанның Тукай районындагы Мәрәс авылы халкы күптәннән инде халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән мирасы — палас һәм келәм сугу сәнгате белән шөгыльләнә. Мин бу эшнең осталары Нурия апа Сәйфуллина һәм Хәят апа Садриева белән таныштым. Бу сәнгатьнең ни рәвешле татлы бер газап икәнен алардан ишеттем. Сарык бәтиен беренче көтүгә куганда ук, алар булачак келәмнәренең төсләрен уйлый башлыйлар. Төс сайлау — рәссамнар эше, ул бик зур талант таләп итә. Бу осталар үз сәнгатьләрендә нинди талантлы булсалар, сүзгә дә артистлардан ким түгел. Аларның сүз белән идарә итү осталыгына төсләр төсмерләве кушыла. Моңнар белән бергә үрелеп, күз һәм күңел рәхәте булган иҗат җимешләре — келәмнәр, паласлар дөньяга килә. Бу иҗатның никадәр катлаулы икәнен сез Мәрәс авылы остасы Нурия апа Сәйфуллина сөйләвеннән аңларсыз (сөйләү стиле һәм диалект үзенчәлекләре сакланды): — Нурия апа, сез эше күп дия башладыгыз, менә шуңардан сөйләп китегез, йонындан ук башлап. — Җөнен иң башта язарга кирәк. Төтен диләр бит инде, әйеме, аны төтәргә алып барабыз кайчакта. Хәзер инде язгы җөнне үзең генә тетәсең, көзге җөн булса — станокта. Минзәләдә бар төтә торган җир, Чаллыда да бар. Шунда теттереп алып кайтып, башта җеп эрлисең. Аны оста кешеләр ясый. — Йон эрләүнеме? — Бездә җегерләү дип әйтәләр аны. — Җөн җегерләү? — Әйе, бездә шулай. Йон эрләү инде ул. — Юк, сезнекечә кирәк. Сездә йон диләрме, җон диләрме? — Җөн. Йон дип кем инде әйтә? (Бервакытта да үз версияңне бирергә ярамый, Нурия апа минем арттан «җон» дияргә башлады, «җөн» урынына. — М.Ш.) — Мишәрләр әйтә. — Бездә җөн җегерләү өмәсе ясыйлар. Анда бик күп хатын-кызлар җыела инде. — Кайсы вакытта, кыш көнеме? (Хата сорау бирдем. “Кайсы вакытта” дигәне җиткән иде. — М.Ш.) — Кыш көне. Җөн җегерлисең дә, аннан соң катасың — ике орчыкны бергә китереп. Урыйсың, аннан соң катасың. Аннары төяклисең аны. — Ни өчен төяклисең? — Юарга уңайлы булсын өчен. — Нәрсә ул “төяклисең”? — Менә шушындый хәтле киләпләр булалар инде алар. Киләп дип аталалар. Менә шушы киләпкә салгачтын, «җепне киләпкә саласың» диләр. Аннан соң юарга керек ныгытып. — Нинди суда? — Кер сабыны белән. Порошокларны мактамыйлар аны, порошокны бетереп булмый. Аңа бер буяу да матур керми. Бик ныгыттырып юарга кирәк. Бер кере дә калмасын, сабыны да калмасын җепләрнең. Шуннан соң аны манасың инде. Иң күп кара җеп кирәк була паласка. Аның бит төп ние кара була. Аннан соң узорлар ясарга бөтен төсләр кирәк була. — Узор дип әйтмәдегез бит сез элек, бу рус сүзе. Сездә нәрсә дип әйтәләр узорга? (Каян эләктереп бетерәләр рус сүзләрен? — М.Ш.) — Бизәк инде. Бизәк дип әйтәләр. — Ә буяуларны ничек, кайдан таба идегез? — Буяуларны элек китереп сата иделәр. Магазиннарда сата иделәр, Ташкенттан, Березникидан алып кайталар иде инде. Шуннан ала идек буяуларны. Аннан соң манасың инде аны. Яшел буяу бик матур булмый. Сары белән зәңгәрне кушып ясыйлар. Сарыны күбрәк салсаң, нык матур чирәм яшел төсе ясала иде: “Ай, синең ниең чирәм яшел икән, бигерәк матур”, — диешәсең инде. Сарыны әзерәк салсаң, ул зәңгәр яшел... “Бусы бигрәк матур, бусын читкә куерсың”, — диләр. (Нигә сорамадым икән, нигә бик матур төсләр читкә куела, дип. — М.Ш.). Аннан соң ал төс. Бездә алны да бик кызык диләр — юләр ал. Иң матур ал — юләр ал. — Юләр ал? Ул акылы булмагангамы юләр? (Вәт сиңа сорау! Юләр алдан да юләррәк сорау. — М.Ш.) — Белмим. Шулайдыр ул. Нык ал булганга микән, шәмәхә ал — ул теге алга караганда шәмәхәрәк була. Кызыл бик күп кирәк. Чия кызыл — ул караңгырак була. Төрле төсләр була кызылда да: сары төс тә, ал төс тә бар анда. Ал белән сарыдан ясыйсың кызыл төсне. Төсләрне кушмыйча бер матур төсне дә чыгарып булмый. Ал шәмәхә — күбрәк салсаң, шәмәхә ал, әзерәк салсаң — ачык ал. Юләр ал хәзер юк та инде, күргән юк. Сарыга әз генә кызыл салып ясыйсың: сыек сары, яшькелт сары. Палас сукканда төсләрне төсмерләргә кирәк. Ал кырына кызылны куеп булмый бит инде, матур туры килми. Кара төсләр янына ачык төсләрне куярга кирәк. Кара төс кырына ачык төс куймасаң, тегесе дә чалт кара булмый, бусы да чалт булып тормый. Төсләр уйнарга тиеш! Бер генә төстән сукмыйлар. Кара бик кара булырга тиеш, аны читкә куялар инде. Казлар күкәй салганда палас сугарга утыралар. Аңа яктылык бик кирәк. Төсләрне кояш нурында күрергә карарга кирәк. Тәрәзәдән кояш нурлары төшә, көннәр озыная инде. Рәхәтләнеп утыр да утыр. Җәй килә дип күңел күтәрелә, моңлана-моңлана эшлисең. Кыш көнен җөн әзерләргә кирәк. Палас сукканда аны берне генә сукмыйлар бит инде. Кызларга бирнә итеп тә әзерлиләр. Паласлар тузып бетте, акчаң булса да алып булмый хәзер. Бирнәгә идән паласлары бирәләр, диван паласлары бирәләр. Ул бик җайлы: чыгып селкисең дә җәеп куясың. Кактың — бернәрсә дә эшләми. Алып чыгып карга аунат — өр-яңа булып тора. Келәмнәр сукканда җеп озатырга кирәк. Ул буйлык дип атала бездә. Буйлык калынырак була, аңа җеп кыстырып баралар. Аңа да бик күп төсләр кирәк инде. Алны да әллә ничә төсле, кызылны да, яшелне дә әллә ничә төсле итеп ясарга кирәк. Уртасыннан караңгырак ясап, читләрен ачыгырак итәсең. — Җепләрен ничек әзерлиләр соң? — Бармактан юанырак агач аласың, урап барасың, барасың-барасың да аннан кисеп чыгасың да шуларны кыстырып утырасың. Энә белән кое казып утыру инде ул урап. Үзбәкләр асып куеп сугалар, без алга килгән җепкә кыстырып барабыз. Язгы җөннән суккан паласлар нәфисерәк була, киезләнмәгән була. Бөтен җепләрне тигез җегерләргә кирәк. Ничә төс!!! Җепләрең тигез булмаса, паласның я башы артка китә, я арты алга килә — тигез булмый. Палас сукканда җанга нәфислек, көч керә. Җан рәхәте! Миңа бик кадерле сугылган паласлар, мин кибетнекенә алыштырмыйм аларны. Ул паласларга караганда күңел күтәрелә. Никадәр түземлелек кирәк, ихтыяр көче кирәк. Палас сугу — көчлеләр эше. Ачу килгәндә, төсләрең уңмаса, паласларыңны тотып аткан чаклар да була. Бием әнкәй (кайнана — М.Ш.) бик әйбәт иде. Үзсендереп кенә тора иде, мактап кына тора торган иде. Минем җепләрем дә җеп төсле булмагандыр инде. “Әй, әйбәт эшләй, фәлән хәтле җеп җегерләде, күрсәтер идем әле сезгә, тапмыйм гына”, — дияр иде. Мин кеше табарлык җиргә дә куймыйм инде. Күңелемне үстереп, күп паласлар суктырды инде. Әнкәйгә рәхмәтләр укыйм инде. Әйтсә иде: “Утыра инде бу дөмегеп, җөн әрәм итеп”, — дисә инде, башка тотмыйсың бит. Безнең авылда палассыз кеше юк. Хәят апаның ике улы да суга. Аларның бармаклары да безнекеннән ничә тапкыр зур! Палас сукканда бик йөгерек бармаклар кирәк. Шаккатырсың ул Хәят апаның уллары суккан паласларга! Элек бу паласларны бик күп алып китәләр иде. Әзер җөн белән киләләр иде, сугып бирергә кушалар. Җөннең бөтен эшен бетереп киләләр. Үзе сукмаган кеше җепне дөрес итеп әзерләми бит, җитмәгән җире күп була. Андыйларны үзең рәтлисең инде. Хәзер синтетикага мөкиббән киттеләр. Аның тузанын да суыртырга җиңел кебек. Әмма төсе, исе күңелне болгатып, үпкәләрне тузгыта. Паласларны үзем суккач, синтетик келәмнәр бик төсле булса да, нурсызлар алар, мәет кебек... Кеше җылысы кермәгән ул келәмнәргә! Мин үз паласларымны алыштырмыйм аларга, бик кадерлеләр алар миңа — үз төсләрем, үз бизәкләрем. Элек алты кадак җөн кирәк иде палас сугарга, хәзер ул җитми — кеше үсте, караватларны киң ясыйлар. Халык җырлары безнең суккан паласларга ошый; хәзерге татар радиосы һәм телевидениесеннән дыңгыр-дыңгыр каккан музыка шул синтетик келәмнәргә охшый. Аларның һаман бер сүз. Халык җырларын да теләсә кем җырлый алмый, алар шулкадәр моңлы... Аңа да бик күп түземлелек кирәк. Матурлыкны күрә белмәсәң, җырлап та булмыйдыр инде. Паласларның матурлыгын алдан күргән кебек, җырны да матур итеп җырлар идем, бик матур итеп җырлыйсы килә... Матурлыкны күрү табигатьтән дә киләдер инде ул. «Җан рәхәте» дигән, борынгыларда калган сүз бар. Нурия апа, Хәят апаның нәкышләренә караганда, җан упкыныннан актарылып, борынгы көйләр агыла. Дөнья гүзәллеген бармаклары, күз нурлары аша үткәреп, төсләрдә тасвирлаган осталарның хезмәтен күреп җан елый. Җан елавы исә күңелне чистарта, ә күңел, чистарынгач, үз түренә чын рәхәтлекне урнаштыра. Матур озын көйләрне һәркем башкара алмаган кебек, паласны да теләсә кем суга алмый. Халык көйләрен башкаручыларга да, Мәрәс авылы халкы кебек, дөньяның гүзәллеген тасвирлар өчен нәкъ менә шул борынгы хәтер кирәк.
Әлеге текст — татар халкының кадерле мирасы булган келәм/палас сугу сәнгатенә, төсләр дөньясына һәм Мәрәс авылы остасының тере сөйләменә багышланган язма. Мәсгудә Шәмсетдинова
|