|
|
|
Тотем
Миләш — татар халкы өчен изге тотем агачы. Татар җырларында «Миләш» образы күбрәк күңел халәтен, эчке кичерешләрне сурәтләү өчен кулланыла. Ул — серләрне һәм кайгыларны уртаклашырлык якын дус. Озын һәм салкын кышларда сыгылып утырган миләш җиләкләре минем балачак дөньямны, табигатемне бизәп торды. Әйләнә-тирәдә — ап-ак кар, ялангач агачлар һәм шул аклык уртасында күз явын алып торган куе кызыл миләшләр... Алар иң аяусыз кышкы суыкларда да үзенең җылылыгын, матурлыгын югалтмыйча исән кала. Тәрәзәдән карыйсың да, ак кар фонында шул кызыл җиләкләрне чүпләп утыручы кошларны күреп сокланасың. Кышкы буранлы төннәрдә туңган җиләкләр тәрәзәгә кага. Инәем: «Ялгыз җаннар бу, догаларыбызда аларны искә алуыбызны өмет итеп тәрәзә кагалар», — дия иде. Кайгы-шатлык, серне уртаклашып, Күңел халәтенә аваздаш, Татар җырларында сайрап үскән Миләш агачы ул — якын дус. Балачакның назлы бер бизәге Кышкы суыктагы кызыллык. Татар өйләренең тәрәз төбе Миләш төсе иңгән җылылык.
Әйләнәдә — ак кар, ялангачлык, Буран дулый, дөнья буяусыз. Ә миләшләр, куе кызыл булып, Җиңеп чыга кышны аяусыз.
Тәрәз аша карыйм: аклык уза, Кошлар чүпли туңган җиләкне. Шул кызыллык, аклык, тереклек бит Арыганга җылыта йөрәкне.
Ә төннәрен, буран котырганда, Әнкәй әйтә иде: «Ялгыз җаннар Дога өмет итү хакына Җиләк кага тәрәз катына».
|