Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Бер атнада ничә көн? Сhildren's Songs in Tatar

мәсгудә шәмсетдинова көе
гөлшат зәйнәшева сүзләре


Бер атнада ничә көн?
Бер атнада җиде көн.
Җиде төрле исеме —
Җидесен дә яттан бел:


Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе —
Онытма мәңге!..


Шимбә белән якшәмбе —
Икесе ял көннәре.
Ял көннәре атнаның —
Чәчәкләре, гөлләре.


Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе —
Онытма мәңге!..


Ял көннәре атнаның
Чәчәкләре, гөлләре.
Атнаның яфраклары,
Димәк, калган көннәре.


Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе —
Онытма мәңге!..


img1



img2



для печати:


https://drive.google.com/file/d/0Bzu2VWEhC77fZHZ2eXZvdVdwbDA/view?usp=sharing