Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Шуны да бит белмиләр. Сhildren's Songs in Tatar.

Мәсгудә Шәмсетдинова көе,
Резеда Вәлиева сүзләре


Шуны да бит белмиләр


Әллә нәрсә булды минем әти белән әнигә,
Йөдәтәләр сорау биреп “ник?” тә, “нәрсәгә?”, “нигә?”


Ник икеле аладың? - диләр,
Нигә соңга калдың? - диләр,
Ник дәресең карамадың?
Белмәгәч ник сорамадың?


Ник тагын пычракка кердең?
Нигә дип су ерып йөрдең?
Ник сугыштың Салих белән?
Әйтерсең инде мин беләм.


Ник икеле аладың? - диләр,
Нигә соңга калдың? - диләр,
Ник дәресең карамадың?
Белмәгәч ник сорамадың?


Иңбашларымнан тарталар,
Җиң очларымнан тарталар,
Бик каты итеп тарталар,
Бөтенләй аптыраталар.


Яле, бире кил! - диләр,
Тизрәк әйтеп бир, диләр,
Белмәгәч ничек әйтим соң?
Шуны да бит белмиләр.
Шуны да бит белмиләр.


img1



img2



для печати:


https://drive.google.com/folderview?id=0Bzu2VWEhC77fUDdNUTVHSUhCMm8&usp=sharing